Чишмэ
+26 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Мәдәният
22 ноябрь 2022, 12:09

Фәридә Кудашеваның туган ягында «Ике аккош»

Келәш авылының күп функцияле клубында Фәридә Кудашева һәм Бәхти Гайсин иҗатына багышланган «Ике аккош» Бөтенрәсәй музыкаль конкурсының беренче туры узды.

Фәридә Кудашеваның туган ягында «Ике аккош»
Фәридә Кудашеваның туган ягында «Ике аккош»

Бу көнне клубта бәйрәм рухы хөкем сөрде: яраткан җырчыбызның көй-моңнары яңгырады, китапханәчеләр һәм Тарих-туган якны өйрәнү музее хезмәткәрләре тарафыннан РСФСРның атказанган артисты, Башкортстанның һәм Татарстанның халык артисты Фәридә Кудашеваның тормыш һәм иҗат юлына багышланган күргәзмәләр куелды. Бәйгедә катнашучылар һәм тамашачылар легендар артистканың төсле баннер янында урнаштырылган портреты фонында фотога төштеләр. Бәйгедә катнашучылар сәхнәгә чыгар алдыннан соңгы тапкыр җырларына репетиция ясадылар.

Чишмә районы хакимияте башлыгы Ришат Мансуров җыелучыларны сәламләп, мәдәни мирасыбызны сакларга өндәде. 

– Бу проектны башлаганда, бәйгенең вокал өлешен Фәридә Кудашеваның туган авылында үткәрергә хыялланган идек. Хыялыбыз тормышка ашты. Проект туктамады, без аны ике ел онлайн режимда үткәрдек. Келәш авылына – легендар шәхес Фәридә Кудашеваның туган ягына тагын бер тапкыр килүемә шатмын. Ул үзенең иҗаты белән туган халкына фидакарь хезмәт итте. Бу бәйге аңа һәм аның иҗатына карата хөрмәт билгесе, – диде жюри рәисе, Башкортстанның һәм Татарстанның халык артисты Айдар Галимов бәйге башланганчы чыгыш ясап. 

– Бүген биредә Башкортстанның төрле төбәкләреннән – Нуриман, Стәрлетамак, Кушнарен, Авыргазы районнарыннан килүчеләр чыгыш ясый. Татарстаннан, Пермь краеннан, Оренбургтан һәм башка өлкәләрдән катнашкан конкурсантларны жюри онлайн режимда бәяләячәк, әгәр беренче турны узсалар, аларны 1 декабрьдә Уфада Хөсәен Әхмәтов исемендәге Башкорт дәүләт филармониясе сәхнәсендә үтәчәк гала-концертка чакырачаклар. «Вокал башкару» номинациясе буенча гаризаларны Чишмә Мәдәният сарае кабул итте, 50гә якын башкаручы һәм ансамбль катнашырга теләк белдерде. Безнең Чишмә районыннан 13 башкаручы һәм бер коллектив – Калмаш авылы Мәдәният йортының «Куштирәк» халык фольклор ансамбле катнашты.

Җырчының туган авылы Келәштән вокал жанр яратучылар да читтә калмады. Катнашучыларның һәркайсы ике номер әзерләде: берсе Фәридә Кудашева репертуарыннан җыр, икенчесе халык җырларын яки заманча музыкаль әсәрләр. Автор үзе иҗат иткән җырны да башкарырга ярый, – дип хәбәр итте район Мәдәният сарае директоры Эльвира Яхина.

Исегезгә төшерәбез, фестивальне оештыруда Башкортстан Республикасы Мәдәният министрлыгы, «Башкортстан Республикасы татарларының милли-мәдәни автономиясе» төбәк иҗтимагый оешмасы һәм Авыргазы районы хакимияте белән беррәттән безнең район да катнаша.

– Авыргазы районының Толбазы авылыннан килдек. «Балкыш» вокаль ансамблендә шөгыльләнәбез, Фәридә Кудашева репертуарыннан «Дусларым» җырын әзерләдек, – дип үзләре белән таныштырды Резеда Рәҗәпова. 

Келәш авылыннан Лилия Мөхәммәдиева «Сандугач» ансамблендә шөгыльләнә. 

– Балачактан ук укытучыбыз Мәргия апаның шигыреннән бер куплет хәтерлим. Озак уйлап йөрдем дә тагын ике куплетын яздым. Бүген аны Фәридә Кудашева башкарган популяр җыр көенә такмаклар кебек җырларга батырчылык иттем, – дип сөйләде ул.

Бу көнне «Сандугач» ансамбленең тагын бер әгъзасы Гөлгенә Галимова да чыгыш ясады.  Ә Рәсимә Әхмәтова Стәрлетамак районыннан килгән.

– Фәридә Кудашева – яраткан җырчым, шуңа күрә бәйгедә бик теләп катнашам, – диде ул.

– Исемем Фәридә Кудашева, мин Келәш авылыннан. Атаклы якташымның җырларын тыңлап ләззәтләнергә килдем. Мин аның барлык җырларын да беләм, тыңларга яратам, ләкин өйдә генә җырлыйм. Миңа Кушнарен районыннан Роза Якупованың чыгышы ошады, – диде танылган җырчының адашы.

Вокал бәйгедә катнашучы иң яшь конкурсантка нибары 14, ә иң өлкәненә 74 яшь.

Быел Бөтенрәсәй статусына ия булган «Ике аккош» конкурс-фестивале сигезенче тапкыр уза.

Фәридә Кудашеваның туган ягында «Ике аккош»
Фәридә Кудашеваның туган ягында «Ике аккош»
Автор:Гузяль Ибраева
Читайте нас: