Чишмэ
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Мәдәният
28 октябрь 2022, 11:22

Моңлы сандугач

Сара Садыйкова 1906 елның 1нче ноябрендә Казан шәһәрендә туа. П. И. Чайковский исемендәге Мәскәү дәүләт консерваториясендә белем ала. 1939 елда ул ТАССРның данлыклы һәм 1976 елда – ТАССРның халык артисткасы исеменә лаек була.

Моңлы сандугач
Моңлы сандугач

Ул үзенең эшендә бәхет таба, кешеләргә көч бирә торган, җир йөзенең матурлыгын, яшәүнең ямен күрсәтә торган җырлар яза. Бу көйләр йөрәктән йөрәккә күчеп баралар, алар бәхет һәм яктылык белән тулы. Аның иҗаты искиткеч күп төрле. Ул бик матур итеп җырлый да, шагыйрьләр язган шигырьләргә спектакльләргә көйләр яза, музыкаль комедияләр дә уйлап чыгара. Сара Садыйкова иҗатына бик күп төрле истәлекләр багышлана. Аны татар опера иҗатында беренче карлыгач дип атыйлар, тавышын моңлы сандугач тавышы белән тиңлиләр.

С. Садыйкова Казан шәһәрендә, приказчик гаиләсендә туган. Кызның ата-анасы алдынгы карашлы кешеләр булганнар һәм аны кечкенә вакыттан ук эшчән булырга, китап, сәнгать яратырга өйрәткәннәр. Өйдә китаплар күп булган. Кечкенә Сара Г. Тукай, Ф. Әмирхан, А. Пушкин, М. Лермонтов китапларын укып үскән. Кызның әнисе искиткеч итеп гармунда уйнаган. Кечкенә Сараның да музыкага сәләте кече яшьтән күренә башлый. Инде дүрт-биш яшендә яхшы итеп гармунда уйный, жырлый, тамашачыларны үзенең серле тавышы, искиткеч интонациясе белән гажәпләндерә ул. Сара, үзенең демократик карашлары белән данлыклы Аитов мәктәбендә, гимназия программасы буенча укый. Шуннан соң педагогика техникумына укырга керә. Аны анда татар халкының беренче композиторларының берсе, талантлы музыкант Солтан Гәбәши укыта. Искиткеч матур тавышы һәм кызның якты сәләтләре С. Гәбәшины кызыксындыра. Ул аңа хорда җырларга, үзен җырга, моңга багышларга киңәш итә. 1921 елда педагогика техникумы сәхнәсендә «Искиткеч егет» дигән драма куела. Төп роль – Сәхипҗамалны, шуның хәтле искиткеч итеп яшь Сара уйный. Аның уйнавын күргәч, тамашачылар алкышлап «Сә-хип-җа-мал! Сә-хип-җа-мал!» – дип кычкыралар. Театр яратучылар аның фамилиясен дә белмәгәннәр, а данлыклы артист Касыйм Шамил шуның хәтле искиткеч уйнавына гаҗәпләнгән, шул вакытта аңа болай дигән:

– Син артистка булырга тиеш!

Яшь артистка берничә ел Мәскәү театрында эшли, еш кына гастрольләргә китә. Аны Донбасс, Урал, Себер тамашачылары хөрмәтләп каршы алалар.

Аның сирәк тавышы һәм биек профессиональ иҗаты С. Сәйдәшевны бик кызыксындыра. Ул бик күп җырлар яза һәм аларны җырчыга биреп бара.

Аның тавышын музыка коралы белән чагыштырып була. Ул тавыш күңелләрне дә урыныннан кузгалтып куя. Ул һаман үзенең тавышы өстендә эшли. Мәскәүдә Дәүләт консерваториясенең П. И. Чайковский исемендәге Татар опера студиясендә укый. 1934 елда студияне бетергәч, Сара Татар дәүләт опера һәм балет театрында беренче солистлар арасына эләгә. Татар хатын-кыз композиторлары арасында да Сара Садыйкова беренче.

Бу хәл күптән, 1931 елда була. Салих Сәйдәшев бер музыкаль драма куярга әзерләнеп йөри.

С. Садыйкова Фәридә партиясен башкарырга тиеш була. Ләкин бу героиняга ария язылмаган булган әле. Һәм артистка кайчан аңа композитор көй язар икән дип сорагач, Салих Сәйдәшев, гафу үтенеп әйтә:

– Өлгермим бит. Бәлки син үзең язып карарсың? Һәм ул үзенең ариясен язарга тотына.

С. Сәйдәшевка үзе язганнарны күрсәтә. Композиторга Садыйкованың музыкасы бик ошый.

– Менә бит, килеп чыга! – дип шатланып, яшь җырчыга композиторлык белән эш алып барырга кинәш итә.

Ул үзенең киңәшендә ялгышмый. Сара Садыйкова музыкасы халыкта аңа карата мәхәббәт тудыра. С. Сәйдәшевның йолаларын дәвам итеп, ул чын күңелдән музыкаль әсәрләр тудыра. Аның композиторлык көче авыр сугыш елларында бик булыша. Миллионлап үлгән солдат, ирсез калган хатын-кызлар, балалар кайгысы, үзенең кайгысы – болар барысы да шул еллар музыкасына кагыла. Аның Ә. Ерикәй сүзләренә язылган «Сине көтәм» дигән җыры сөйгән яры белән саубуллашу турында, мәхәббәт хисләре тудыра. Ул җырның музыкасы танго ритмында язылган. Монда композитор рус һәм татар музыкасын катнаштыра. Матур музыка үзенең йомшак хисләре белән тулган.

С. Садыйкова татар музыкасы өчен бик күп җырлар язган. «Дөнья матур, дөнья киң» (Г. Афзал сүзләре), «Минем Татарстан» (Н. Дәүли сүзләре), «Беренче мәхәббәт» (А. Рәшитов), «Мин беренче чәчәкләрне эзлим» (С. Хәким сүзләре), бу җырлар аның иҗатының бик зур эчтәлеге, татар поэзиясен бик яхшы белүе турында сөйли.

Казанда ул яшәгән йорт диварына истәлек тактасы куелган. 

Әлеге күркәм чараларны гамәлгә ашыруда, әнисенең иҗади мирасын барлауда, әсәрләрен даими рәвештә дөньяга чыгарып, киң җәмәгатьчелеккә җиткерүдә кызы Әлфия Айдарская биниһая эш башкара.

Моңлы сандугач
Моңлы сандугач
Автор:Айсылу Габидуллина
Читайте нас: