Чишмэ
+1 °С
Кар
Барлык яңалыклар
Мәдәният
16 сентябрь 2022, 09:59

Һәр җыры – тәмамланган сәнгать әсәре

Илһам Шакиров – дөньяга сибелгән татарны берләштерүче көч. Татар җыры куәтен дөньяга алып чыккан җырчы.

Һәр җыры – тәмамланган сәнгать әсәре
Һәр җыры – тәмамланган сәнгать әсәре

Халкының киләчәген кайгыртып, алтмыш еллап татар филармониясендә эшләгән дәвердә гаҗәеп зур һәм күпкырлы репертуар туплаган шәхесебез. Аның һәр җыры – тәмамланган сәнгать әсәре иде, ди сәхнәдәшләре.   

Бүген татар җыры нинди булырга тиеш, дип сорасалар – ул, һичшиксез, Илһам Шакиров өлгесендә булырга тиеш. Аерым бер җырчы гына түгел, ул – тулы бер мәктәп. Шуңа бүгенге композиторлар, җырчылар, әгәр татар музыкасына, моңына  хезмәт итәргә телиләр икән, Илһам Шакиров иҗатын, җыр-моңын энәсеннән-җебенә кадәр өйрәнергә тиешләр.

Халык  Илһам абый белән булган хәлләрне дә яратып искә ала. Гыйлем иясе җырчыбыз  мәзәкчән, җор телле кеше булган. Татарстанның халык язучысы Гәрәй Рәхим аның белән ничек китап чыгаруларын һәм аның белән булган кызык хәлне дә искә ала:

– Илһам абый белән бик якын дуслар идек. Ул җырчы гына түгел, бик зур галим дә. Аның тарихи белеме кайбер галимнәрне бәреп егарлык иде.

Музыка тарихы дисеңме, әдәбиятмы, халкыбызның гореф-гадәтләреме – безнең өчен ул рухи байлык һәм мәгълүмат чыганагы булды. Миңа аның турында 70, 75 яшьлегенә багышлап китаплар чыгарырга насыйп булды. Бу басмаларда татар шәхесләре турында мәгълүмат бик күп. Без аның белән көннәр буе фотолар карап, аңлатмалар яза идек. Минем өчен Илһам Шакиров – иҗатташ һәм бөек җырчы. Җор теллеге турында исә аерым бер сөйләшеп утырып була. Аның кайбер фразалары күптән инде халык арасында яши. Әйтик, бервакыт Бөгелмәдән бер төркем язучылар һәм җыр­чылар белән иҗади сәфәрдән кайтып киләбез. Урыннарыбыз Илһам абый белән янәшә, рәхәтләнеп авыл кешеләре, дөнья хәлләре турында сөйләшеп барабыз. Шулчак арттагы рәттә утырып барган язучы Әхәт Гаффар эндәшә: «Илһам абый, сез гөмбә җыясызмы?». Илһам абый, мин бөтенләй гөмбә җыймыйм, дип җавап бирде. Әхәт Гаффар: «Җыегыз, Илһам абый, ул шулкадәр файдалы, итне  алмаштыра, туклыклы», – дип тезеп китте. Илһам абый Әхәткә борылды да: «Әгәр  гөмбә ит кебек булса, бүреләр авылга килеп сарыклар буып йөрмәсләр, урманда гөмбә генә чүпләп йөрер иде», – диде. Бик шаян, кеше күңелен күтәрә  белә торган кеше иде.

Илһам абый дибез икән, күз алдына аның баянчысы, Татарстанның халык артисты Рамил Курамшин килеп баса. Илһам абый турында истәлекләрен ул, беренче мәлләрдә сәхнәгә чыгып баскач, каз тәне чыга иде, дип искә алды. Гап-гади авыл малае башым белән нинди кешегә уйнадым, дип истәлекләре белән бүлеште:

– 1969 елда мине Илһам Шакиров җитәкчелегендәге концерт бригадасына күчерделәр. Мин бу хәлне күктән төшкән бәхет дип кабул иттем. Ул бөек җырчы гына түгел, зур эрудицияле, милли рухлы кеше дә иде. Бер мисал  китерәм.

1970 ел бугай, аны бер мәктәпкә очрашуга чакырдылар. Мондый очрашулар, гадәттәгечә, «Туган тел»не җырлап тәмамлана. Мин 3 куплет уйнадым да туктамакчы булам. Ә ул ишарә белән дәвам итәргә куша. Шуннан Илһам абый без белмәгән, коммунистлар тарафыннан тыелган дүртенче куплетны җырлады. Бу бит әле – коммунистлар заманы. Бик зур эрудицияле кеше дә иде. Эш бүлмәсенә керсәң, гәзит-журналлар тулып ята, ул бик күп укый, эзләнә иде.  Ерак араларга гастрольгә барырга туры килсә, аның белән милләт язмышы, тыелган тарихыбыз турында рәхәтләнеп сөйләшеп, вакытның ничек үтеп китүен дә сизми кала идек. Халтура аның өчен бөтенләй ят нәрсә иде. Камал театры сәхнәсендә җырлыймы ул, опера театрындамы, йә булмаса гап-гади авыл клубындамы – һәр җирдә йөз процентка бирелеп эшли иде. Микрофон белән хәйләләп тә була, ул исә беркайчан да мондый юлга бармады. Аның белән җыр бик тиз языла иде. Һәрвакыт бер тапкыр җырлый да, шуның белән эш бетә иде. Беркайчан да үзгәртү, яңадан яздыру турында сүз булмады.

Татарстан дәүләт фольклор музыкасы ансамбле сәнгать җитәкчесе, Татарстанның халык артисты Айдар Фәйзрахманов әйтүенчә, хәзер безнең төп бурычыбыз – әнә шул мирасны саклау:

– Илһам абыйның бу дөньядан китүе – татар халкы өчен зур югалту. Зур бер чорны, җыр сәнгатенең юнәлешен югалту бу. Ул безгә бик зур мирас калдырды. Алга таба татар халкына калдырган шушы мирасны мәңгеләштерү турында уйлашырга кирәк. Җырларын күбрәк яңгырату, халыкка төрле ысуллар белән тарату кирәк. Буыннар бәйләнеше өзелмәсен иде. Мин аны җыр өлкәсендә пәйгамбәребез дип саныйм. Илһам абый дәрәҗәсенә җиткән җырчыларыбыз булыр дип өмет тә итмим, булмас та. Илһам абый дәрәҗәсенә җитәр өчен чорлар сынавын узарга кирәк, чыныгу өчен авырлыклар аша үтү кирәк. Мин әйтмим, җырчылар бу авырлыкларны үтсеннәр дип. Бәлкем ул оныкларыбызга, балаларыбызга татар халкы гены аша барып ирешер.

Һәр җыры – тәмамланган сәнгать әсәре
Һәр җыры – тәмамланган сәнгать әсәре
Автор:
Читайте нас: