Чишмэ
+14 °С
Облачно
Мәдәният
28 Апреля 2022, 11:13

Бердәм булыйк!

Чишмәдә музыкаль марафон барышында концерт үтте

«Морское братство» җәмгыяте әгъзалары«Морское братство» җәмгыяте әгъзалары
«Морское братство» җәмгыяте әгъзалары

27 апрельдә поселокта «Zа Россию» музыкаль-патриотик марафон барышында концерт булды.

Көн болытлы булуга карамастан, кичке җидедә Чишмә районы хакимияте каршындагы үзәк мәйданда халык күп иде – авыллардан килүчеләр дә булды. Марафонда катнашучылар байрак күтәреп бардылар. Чарада районның «Морское братство» җәмгыяте әгъзалары Юрий Алтунин, Финар Әсәдуллин, Андрей Биштаков, Алексей Косарев һәм Алексей Марков та катнашты.

– Без күңелебез һәм йөрәгебез белән Ватан алдында хәрби бурычларын үтәүче, Украинада махсус операциядә катнашучы хәрби хезмәткәрләр белән. Солдатларга теләктәшлек белдерү йөзеннән берничә акциядә катнаштык инде. Чөнки бердәм булсак, җиңелмәбез, – диде Юрий Алтунин.

Концерт башланыр алдыннан Рәсәй гимны яңгырады. Чараны алып баручы Марат Гатауллин марафонны ачып, бер-береңә ярдәм итү һәм гражданнар бердәмлеге кебек мөһим мәсьәләләргә игътибар итәргә чакырды:

– Без, идеология буларак, милләтчелек белән янәшә булган нацизмны инкарь итәбез. Халыкларны котыртып сугыштыруга каршыбыз. Безнең илдә тигез хокукларга ия бул-ган 200гә якын милләт яши. Төрле милләт вәкилләре районыбыз иминле-ге хакына тырышып эшлиләр. Иң мөһиме, без – бер ил гражданнары! Без – рәсәйлеләр!

Чыгыш ясаучылар да: Чишмә муниципаль район хакимияте башлыгы вазифасын вакытлыча башкаручы Эрнес Кәримов, БР Дәүләт җыелышы депутатлары, җәмәгать эшлеклеләре дә шул хакта сөйләделәр.

Марафонда район Мәдәният сарае хезмәткәрләре, вокал, фольклор коллективлар һәм ансамбльләр – «Надежда», «Гөлнәзирә», «Дуслык», «Червона калына», «Рябинушка» чыгыш ясады. Тамашачылар аларны көчле алкышлар белән каршы алдылар һәм «Афәрин!» дип озаттылар. Кичке сигездән соң яңгыр ява башлады, әмма халык кайтырга ашыкмады – артистларга кушылып җырлавын дәвам итте.

Музыкаль-патриотик марафоннар бөтен ил буйлап үтә, Рәсәй – бай тарихлы һәм авыр чорлар кичергән дәүләт, һәм без һәрвакыт тынычлык яклы.

Бердәм булыйк!
Бердәм булыйк!
Автор:Дильбар Хамитова
Читайте нас