

2010 елгы Бөтенрәсәй халык санын алу нәтиҗәләре буенча, районда барлык милләтләр арасында украиннар саны 2,5 процент тәшкил итә. Алар Черниговка, Санжаровка, Каветка авылларында гомер кичерәләр. Боголюбовка һәм Богомоловка авылларына да кайчандыр украиннар нигез салган.
Санжаровка авылына 1899–1900 елларда Полтава өлкәсенең Херсон губернасының шул ук атамадагы авылыннан өч украин гаиләсе килеп урнашкан. Ә 1925 елда биредә 55 хуҗалык исәпләнгән. Алар үзләре белән җиләк-җимеш агачлары, көнбагыш, кәбестә, башка төр яшелчә орлыклары алып килгәннәр, ә күрше-тирә авылларда яшәүчеләр алардан әлеге культураларны үстерергә өйрәнгәннәр.
Бүген көндә авылда 150дән артык кеше яши, күбесе рус һәм украин милләтеннән. Алар клуб мөдире Оксана Лысенко җитәкчелегендә гореф-гадәтләрне саклау буенча актив эш алып баралар. Аерым алганда, авыл клубы аккаунтында, социаль челтәрләрдә халык бәйрәмнәре һәм традицияләре турында бик күп мәгълүматлар алырга мөмкин. Ел саен Раштуа, Пасха, Иван-купала, Троицк, Алма һәм Бал спаслары, Иске яңа ел алдыннан Юмарт кичә яки Меланка кебек милли һәм дини бәйрәмнәр билгеләп үтелә. Гаиләләрдә дә традицияләр саклана. Соңгы айда гына да төрле бәйгеләр белән кышны озату, «Прокати солнышко», «Валенки-метелочки» чарасы үткән, клубта «Бабья каша» фольклор композициясе күрсәтелгән. «Червона калына» халык ансамбле һәм «Зимняя вишня» казак җыры коллективы да районда яхшы билгеле. Ансамбльләр Башкортстанда яшәүче украиннарның «Кобзарь» республика милли-мәдәни үзәге белән тыгыз элемтәдә тора, төбәкара бәйгеләрдә актив катнаша.
– Өлкәннәрнең генә түгел, балаларның да халкыбыз мәдәнияте белән кызыксынуы шатлыклы. Башка халык мәдәниятен хөрмәт итү өчен үз мәдәниятеңне белергә кирәк, дип юкка гына әйтмиләр бит. Бездә «Росинка» балалар фольклор коллективы эшли. Ул 2015 елда оештырылды, анда алты яшьтән 15 яшькә кадәр ун бала шөгыльләнә. Без балаларны халык мәдәниятенә җәлеп итәргә – җырларга, биюләргә, халык гореф-гадәтләренә өйрәтергә телибез. Ансамбль фольклор-сәхнә юнәлешендә эшли. «Росинка» фольклор ансамбле авыл клубында уздырылган барлык чараларда актив катнаша, – дип билгеләп үтте Оксана Васильевна.
Каникулларда балалар көн саен клубка киләләр, яңа җырлар, биюләр өйрәнәләр, О. Лысенко төрле күңелле чаралар оештыра. Балалар уйныйлар, ярышлар оештыралар, кул эшләре, курчаклар ясау буенча осталык классларында катнашалар. Авыл клубының уен мәйданчыгында күңел ачу программалары, ярышлар үтә.
– Тик халык актив йөргән клуб хәвефсез һәм матур булсын иде. Безнең бинага кичекмәстән ремонт кирәк, – ди авыл клубы мөдире.
Сүз уңаеннан, ул мәдәниятне үстерүгә бәяләп бетергесез өлеш керткәне һәм активлыгы өчен «Районның иң яхшы мәдәният хезмәткәре» һәм «Лира» премияләренә лаек булган.