Чишмэ
+20 °С
Дождь
Мәдәният
18 Апреля 2022, 06:17

Бәхеткә юл кайдан?

20 апрельдә Чишмәдә Буа драма театры ике спектакль куя Чишмә районына Татарстаннан театр килә. Спектакльләргә бармый калмагыз!

Спектакльдән бер күренешСпектакльдән бер күренеш
Спектакльдән бер күренеш

Татарстанның Буа дәүләт драма театры – ул өлкәннәр һәм яшьләр өчен һөнәри дәрәҗәдәге театр тамашалары гына түгел, ул – чын мәгънәсендә социаль-мәдәни үзәк, үзенчәлекле проектларны тормышка ашыручы һәм шул рәвешле төбәкнең һәм республиканың мәдәни үсешенә ярдәм итүче иҗади киңлек – Петербург театры журналы (https://ptj.spb.ru/) аны театр яратучыларга һәм тамашачыларга шулай дип тәкъдим итә.

Буа дәүләт драма театры күп кенә халыкара һәм бөтенрәсәй фестивальләрендә катнаша. В. Шергинның «Концлагеристлар», И. Вырыпаев пьесасы буенча куелган «Иран конференциясе» һәм Ркаил Зәйдулла хикәяләре буенча «Абага. Мишәр хикәяләре» спектакльләре Рәсәй милли театраль премиясе һәм «Алтын битлек» фестиваленең «Long List» исемлегенә кертелгән.

20 апрельдә бу театр Чишмә тамашачысына ике спектакль тәкъдим итәчәк.

Зифа Кадыйрова әсәре буенча куелган «Бәхеткә юл кайдан?» спектаклендә гаиләдәге хәлләр, гафу итә белү һәм гаиләне саклап калу мөһимлеге турында сүз бара. Төп героиняга бик күп газаплар күрергә: эчкече улының мыскыл итүен, иренең һәм кызының хыянәтен кичерергә туры килә. Ул башын алып билгесезлеккә чыгып китә, сукбай булып йөри. Үзе кебек йортсыз-җирсез ирнең мәхәббәте аңа тормышта үз урынын табарга ярдәм итә, хатын исә аның бик күп акча салынган кейсын табып кыен хәлдән чыгарга булыша.

Автор үз әсәрендәге геройларның образын чагылдыру өчен яшәр урыны булмаган күп кешеләр белән аралашкан, хәтта алар кышларын җан асраган җылылык трассаларына төшкән, дип яза «Чаллы хәбәрләре» гәзите.

«Күпләр үзләренә «Бәхеткә юл кайдан?» дигән сорау бирәләр. Менә җавап: аның юлы хаталарны аңлап, бер-береңне гафу итә белүдә. Еш кына чын бәхет зур сынаулар аша килә», – ди Зифа Кадыйрова.

Буа театры шул ук көнне көндез Иван Тур-геневның «Муму» әсәре буенча куелган «Барыня» драмасын да күрсәтәчәк. Бу хәл гасыр ярым табышмак булып кала. Балачактан ук Герасим Мумуны ни өчен суга батырган дигән сорауга җавап эзлибез. Олыгайган саен җавапларыбыз да көтелмәгәнчәрәк була. Үзе өчен кадерле булган һәр нәрсәдән – иркен авыл табигатеннән, сөйгәне

Татьянадан һәм Муму кушаматлы этеннән мәхрүм ителгән Герасим куркуын җиңә һәм барыняга бәйлелектән котыла.

Буа театрының спектакле – ачык океанда ялгыз һәм ихтыярсыз кешеләр яшәгән салда булган хәл. Зур үзгәрешләр чорында яшәгән, шул ук вакытта якты киләчәк турында хыялланудан арыган кешеләр... Җәйне кыш, кышны яз алыштыра. Сал йөзүен дәвам итә һәм анда барысына да урын җитмәячәк...

Шуны да әйтергә кирәк, театр редакциягә хәбәр иткәнчә, бу спектакльләргә билетларны «Пушкин картасы» буенча да сатып алырга була. Театр «Барыня» спектакленә лаеклы ялда булган укытучыларны да чакыра – алар өчен керү бушлай.

Бәхеткә юл кайдан?
Бәхеткә юл кайдан?
Автор:Камиль Муратов
Читайте нас