Чишмэ
+15 °С
Облачно
Мәдәният
26 Марта 2022, 06:20

Кәшәнәне төзекләндерү һәм мөселманнар җыены турында

Гүзәл Хәммәтдинова, район хакимиятенең мәгълүмат-аналитика бүлеге начальнигы Чишмә районында урнашкан Турахан һәм Хөсәенбәк кәшәнәләре киң җәмәгатьчелеккә билгесез булып кала.

Рәсәйнең Баш мөфтие Тәлгать Таҗетдин белән очрашуРәсәйнең Баш мөфтие Тәлгать Таҗетдин белән очрашу
Рәсәйнең Баш мөфтие Тәлгать Таҗетдин белән очрашу

Район хакимияте башлыгы Р. Мансуров башлангычында бирегә туристларны җәлеп итү буенча зур эш алып барыла. Ришат Әнис улы билгеләп үтүенчә, бу мәсьәләне хәл итү өчен мавзолейлар тирәсендә кирәкле инфраструктура төзергә һәм тирә-юньне тәртипкә китерергә кирәк.

Күптән түгел Чишмә районы делегациясе бу мәсьәлә буенча Рәсәйнең Баш мөфтие Тәлгать Таҗетдин белән очрашты. Райондагы борынгы мәдәният һәйкәлләре инфраструктурасын республика дәрәҗәсендә үстерү, шулай ук әлеге мәсьәләне хәл итү буенча кирәкле чаралар турында фикер алыштылар.

Имам Хөсәенбәк истәлегенә багышланган, районда ел саен үткәрелүче мөселманнар җыены кебек киңкүләм чараны үткәрү мәсьәләсе турында да фикер алыштылар. Кызганычка каршы, үткән елда пандемия бу чараны элекке форматта үткәрергә мөмкинлек бирмәде. Быел аны югары дәрәҗәдә оештыру планлаштырыла.

Кәшәнәне төзекләндерү һәм мөселманнар җыены турында
Кәшәнәне төзекләндерү һәм мөселманнар җыены турында
Автор:Дильбар Хамитова
Читайте нас