Чишмэ
+19 °С
Дождь
Мәдәният
25 Марта 2022, 05:16

Мәдәни мирасны саклаучылар

Бүген – Мәдәният хезмәткәрләре көне. Ул Рәсәйдә ел саен 25 мартта билгеләп үтелә.

Узган елда «Лира-2021» премиясенә лаек булучыларУзган елда «Лира-2021» премиясенә лаек булучылар
Узган елда «Лира-2021» премиясенә лаек булучылар

Мәдәният һәм сәнгать эшлеклеләренең, иҗади һөнәр ияләренең, шулай ук мәдәни мирасны саклаучыларның һәм популярлаштыручыларның һөнәри бәйрәме РФ Президентының 2007 елның 27 августындагы 1111нче Указы белән билгеләнгән.

Район мәдәният сараенда үткән һәм Мәдәният хезмәткәрләре көненә багышланган концертта мәдәният бүлегенең 175 белгече катнашты. Үзешчән коллективлардан алып халык һәм фольклор ансамбльләренә кадәр, авыл һәм район мәдәният йортларында эшләүчеләр, китапханәчеләр, музей һәм балалар сәнгать мәктәбе хезмәткәрләре, сәләтле балалар һәм танылган артистлар бер сәхнәдә чыгыш ясадылар. Мондый дәрәҗәдәге һәм күләмдәге чара районда икенче тапкыр гына үткәрелә. Тантананың үзенчәлекле куелышы, җылы һәм дустанә мохит һәркемгә уңай хисләр бүләк итте.

Ел саен үткәрелүче зур кичә – «Лира-2022» премиясен тапшыру тантанасы аерым әһәмияткә ия, анда халыкка бәйрәм һәм матурлык бүләк итүче, сәләте, сәнгатькә эчкерсез мәхәббәте, бетмәс-төкәнмәс энергиясе булган көчле холыклы һәм олы җанлы кешеләрне хөрмәтлиләр.

Мәдәният бүлеге җитәкчесе Азат Арсланов әйтүенчә, авыл үзешчәннәре, сәнгать җитәкчеләре һәм китапханәчеләр дә бу эшкә зур өлеш кертә.

– Кечкенә авылларда клублар да, китапханәләр дә юк. Әмма безнең хезмәткәрләр халыкны җыеп авыл урамнарында төрле чаралар үткәрергә тырышалар, алар клуб сәхнәсендә куелганыннан бер дә ким түгел. Үрге һәм Түбән Тирмә, Иске Муса авыллары мәдәният хезмәткәрләрен билгеләп үтәсем килә, алар килеп эшли башлаганнан соң авыллар җанланып китте, халык һәр чараны көтеп ала һәм анда олысыннан алып кечесенә кадәр һәркем актив катнаша. Шуны да әйтеп үтәсем килә, агитбригадалар пандемия чорында «тынып торганнан соң» быел беренче апрельдән башлап элеккечә эшли башлаячаклар, – диде Азат Арсланов.

Мәдәни мирасны саклаучылар
Мәдәни мирасны саклаучылар
Автор:Дильбар Хамитова
Читайте нас