Чишмэ
+12 °С
Облачно
Мәдәният
19 Марта 2022, 07:15

«Сәхнә дуслары» бәйрәм бүләк итә

12 мартта Ярми Мәдәният йортында Туфан Миңнуллинның «Әлдермештән Әлмәндәр» пьесасы буенча моңсу комедия премьерасы булды.

Тамашачылар үзешчән артистларны алкышларга күмделәрТамашачылар үзешчән артистларны алкышларга күмделәр
Тамашачылар үзешчән артистларны алкышларга күмделәр

Спектакльне Мәдәният йорты директоры Гөлфия Сәрвәрова җитәкчелек иткән «Сәхнә дуслары» театр төркеме куйды.

Аларның сәхнәдә эшләвенә өч ел, спектакльдә төрле һөнәр ияләре булган 13 үзешчән артист катнаша. Гүзәл Исмәгыйлева – тәрбияче, Җәмил Собханкулов – малтабар, Зөһрә Гарифуллина, Рәхилә Галикәева һәм Илдар Гали-кәев – пенсионерлар һәм башкалар.

Үзешчән артистлар Гөлшат Зәйнәшеваның «Гайфи бабай, өйлән давай!» пьесасы буенча куелган тәүге спектакльләрен 2019 елның 6 мартында тамашачы хөкеменә тәкъдим иткәннәр, үткән елда Хәкимҗан Зариповның «Их, кәләше дә, кәләше!» спектакле белән чыгыш ясап зур уңыш казанганнар. Ә быел ике пәрдәле моңсу комедия куярга булганнар.

– Бәләкәй чакта күршеләребез белән бергә җыелып телевизордан спектакль каравыбыз әле булса истә (телевизор бар кешедә дә юк, булса да еш ватыла иде). Татарстанның Галиәсгар Камал исемендәге татар дәүләт академия театры куйган спектакль гомерлеккә хәтердә калды. Аның төп герое – күпне күргән, дөньяның ачысын-төчесен татыган, әмма күңел көрлеген югалтмаган, әҗәле җиткәч тә төшенкелеккә бирелмәгән бабай. Бу әсәрдә тормыш кыйммәтләре, мәхәббәт һәм ил тарихы чагылдырыла, – дип тәэссоратлары белән уртак-лашты Гөлфия Харрас кызы.

Рольләрне бүлгәндә артистларның холкы, тавыш үзенчәлеге, сөйләшү темпы исәпкә алынган. Башта төп рольне Фәүзи Исмәгыйлевка бирергә булганнар, ул текстны тиз исендә калдырган. Әмма соңрак, Ринат Галикәевның төп герой белән охшашлыгын исәпкә алып, бу рольгә аны билгеләгәннәр. Башлангыч сыйныфтан ук Уфада, сәнгать мәктәбендә укыганга күрә, татар телендә сөйләү интонациясен һәм әдәби сөйләм алымнарын тапшыру авыр булса да, бик тырышкан.

Сәхнәне һәм декорацияләрне әзерләүдә дә авыл Мәдәният йортының сәнгать җитәкчесе Ринат Галикәев җитәкчелегендәге үзешчән артистлар катнашкан. Умарта һәм бура макетлары кул астындагы материаллардан аның алтын куллары белән ясалган.

Спектакльдә 10 артист катнашкан, кайберәүләр икешәр роль башкарган. Илвир Атнагулов Газраил һәм Мансур, Люция Собханкулова Гөлфирә һәм Йөзембикә булып уйнаган. Үзешчән артистлар һәм суфлерлар үз чыгышларына бик җаваплы караганнар, шимбәдән тыш, һәркөнне репетициягә йөргәннәр.

Яшь артистка Азалия Атнагулова кечкенә малай ролен уңышлы башкарган. Гөлфия Харрас кызы төрле чаралар һәм бәйгеләр үткәргәндә аны күптән игътибарга алган булган.

– Үзе җырлый, үзе бии, теремек һәм сәләтле кыз! – дип сокланып сөйләде ул Азалия турында.  «Әлдермештән Әлмәндәр»не карау бәхете тигән һәркем сокланып  аның сүзләре белән килешә. Артистлар тамашачыларга бәйрәм бүләк иткәннәр, тиздән әлеге спектакль белән район Мәдәният сарае сәхнәсендә дә чыгыш ясарга планлаштыралар.

«Сәхнә дуслары» бәйрәм бүләк итә
«Сәхнә дуслары» бәйрәм бүләк итә
Автор:Гузяль Ибраева
Читайте нас