Чишмэ
+25 °С
Облачно
Мәдәният
15 Марта 2022, 12:26

Санжаровкада казак җырлары яңгырый

Санжаровка авылы клубында өченче ел инде «Зимняя вишня» казак җыры вокал ансамбле эшли.

Санжаровкада казак җырлары яңгырыйСанжаровкада казак җырлары яңгырый
Санжаровкада казак җырлары яңгырый

Узган елның июнендә ул Октябрьский шәһәрендә VII төбәкара казак мәдәнияте фестиваль-бәйгесендә катнашып, «Вокал ансамбльләр» номинациясендә өченче урын алды һәм диплом белән бүләкләнде.

– Фестиваль-бәйгедә катнашу бик булышты, Казак мәдәнияте үзәге укытучылары һәм хезмәткәрләре безнең өчен осталык класслары үткәрделәр, борынгы йолаларны күрсәттеләр. Казак җырларыннан торган репертуарыбызны интернет аша сайлыйбыз, сәхнә мәдәниятенә өйрәнәбез, – ди коллектив җитәкчесе Оксана Лысенко.

«Зимняя вишня» ансамблендә сигез кеше – ике ир-ат һәм алты хатын-кыз катнаша. Атнага ике тапкыр репетиция үтә. 2022 елда тагын «Яңа исемнәр» конкурсында катнашу өчен гариза биргәннәр. Коллектив һәм клуб белән 2003 елдан бирле Оксана Васильевна җитәкчелек итә. Ә моңа кадәр ул Санжаровка мәктәбендә укытучы булып та эшләгән. Үз эшен бик яратып, күңел биреп башкара. Клубта «Росинка» балалар фольклор коллективы да шөгыльләнүен әйтеп китик. Сәхнә костюмнарын хатын-кызлар үзләре тегәләр.

– Кыенлыклар да бар – клубта микрофон юк. Үзебездә чыгыш ясаганда аның булмавы сизелми – ансамбльдә катнашучыларның тавышы көчле, клуб та зур түгел, залда акустика яхшы. Ә башка урыннарга барып чыгыш ясаганда кыен, –диде Оксана Васильевна.

Коллективның казанышлары да бар инде – ул «Җырлаучы авыл-2021» Республика конкурсының II дәрәҗә дипломына, районнар арасында үткән «Яңа исемнәр-2021» интернет-бәйгесенең «Вокал коллективлар» номинациясендә I дәрәҗә дипломга лаек булды. Бу исемнәр ансамбль әгъзаларының югары һөнәрилеген раслый, әмма иң мөһиме – авыл һәм район халкының яратып, алкышлап каршы алуы, тамашачыларның «Зимняя вишня» коллективы чыгышын һәр чарада көтеп алуы.

 

Санжаровкада казак җырлары яңгырый
Санжаровкада казак җырлары яңгырый
Автор:Гузяль Ибраева
Читайте нас