

Анда Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татарлары конгрессының Милли советы рәисе Вәсил Шәйхрәзиев Башкортстан Республикасының татар иҗтимагый оешмалары җитәкчеләре һәм әгъзалары белән очрашты.
Үткән елда Татарлар конгрессы, «Ак калфак» татар хатын-кызлары җәмгыяте һәм «ТНВ» телевидениесе вәкилләре Ярми авылында булдылар, мәдәният хезмәткәрләре, авыл Мәдәният йортының «Җидегән чишмә» фольклор ансамбле әгъзалары алар өчен «Каз өмәсе» халык бәйрәмен күрсәттеләр. Шул чарадан соң ярмилеләрне Башкортстан татарларының милли-мәдәни автономиясендә үткән башка чараларга да чакыра башлаганнар.
– Безне, Ярми авылында яшәүче җиде кешене, кунак итеп чакырдылар. Чара бик ошады, үзебезне халкыбызның бер өлеше итеп тойдык. Төрле күргәзмәләр белән таныштык, чыгышларны тыңладык, башка районнардан килгән иҗтимагый оешмалар җитәкчеләре белән тәҗрибә уртаклашу формасында үткән әңгәмәләрдә катнашканнан соң үзебез дә кызыклы чаралар үткәрергә ниятлибез, – диде Ярми Мәдәният йорты мөдире Гөлфия Сәрвәрова.
Ярмилеләр Уфадан зур ниятләр белән кайтканнар, җәй көне Туймазыда узачак фольклор коллективлар бәйгесендә катнашуга гариза бирергә планлаштыралар. Әлеге вакытта театр түгәрәге һәм фольклор ансамбль репертуарына кертү өчен сәхнә әсәрләре, гореф-гадәтләр һәм җырлар сайлыйлар. 28 гыйнварда татар хатын-кызларының милли баш киеме – калфак тегү буенча осталык классы үткәреләчәк, шулай ук милли киемдәге курчаклар да ясаячаклар. Мәдәният йортының художество җитәкчесе Ренат Галикәев моның өчен тимерчыбыктан конус рәвешендә материал да әзерләгән инде.
Бу чаралар халкыбызның тарихын, мәдәниятен, гореф-гадәтләрен һәм йолаларын саклау максатында үткәрелә.