

Очрашуда яңа иҗади проектлар кысаларында хезмәттәшлек турында сүз барды. Исегезгә төшерәбез, уфалылар бик теләп «Ёлки» популяр фильмының яңа эпизодында төштеләр, республика башкаласы янә танылган кинофильмдагы шәһәрләр исемлегенә керде. Уфа Тимур Бекмамбетов проектларында беренче тапкыр гына катнашмый.
– Без геройлары Башкортстан халкы булган фильмнарыгызны карап барабыз. Бездә дә анимация өлкәсендә көчле белгечләр бар, шуңа күрә уртак проектларны гамәлгә ашыру кызыксындыра, – диде Радий Хәбиров.
Тимур Бекмамбетов, үз чиратында, очрашу алдыннан Уфаның «Муха» студиясендә булуы, андагы коллективның эше белән танышуы турында сөйләде.
– Анимацион фильмнар булдыруны ике нигез тәшкил итә. Беренчесе – фоннар һәм текстуралар, Артур Абдрахманов һәм «Муха» студиясе коллективы бу яклап уңышлы гына эшләп килә, икенчесе – персонажлар, аларның экрандагы тормышы. Анимация өлкәсендә белгечләр әзерләү буенча кайбер уйларыбыз бар. Һәм, әлбәттә, яңа проектлар кысаларында «Муха» студиясе белән уртак эш турында фикер алышырбыз, – дип билгеләп үтте Тимур Бекмамбетов.
Радий Хәбиров белән Тимур Бекмамбетов очрашкан көнне Уфада премьера алдыннан «Ёлки 8» фильмы күрсәтелде. Ә комедия пәнҗешәмбе, 16 декабрьдә күрсәтелә башлады.
Исегезгә төшерәбез, 28 ноябрьдә уфалылар комедия фильмы төшерелгән мәйданчыкка барып үзләрен актер сыйфатында сынап карый алды.
Чара «Торатау» Конгресс-холлы янындагы мәйданда проектның режиссеры һәм продюсеры Антон Богданов җитәкчелегендә узды.
– Уфа очраклы гына сайланмады. «Ёлки» франшизасын ил шәһәрләре буенча экраннарга чыгарырга карар иткәч, фильм төшерүдә катнашу өчен тәкъдим-нәр җибәрелде һәм Уфа беренчеләрдән булып җавап бирде», – дип билгеләп үтте ул.
Режиссер республика башкаласында кызыклы новелла – мәскәүлеләрнең Уфада Яңа ел каршыларга әзерләнүен төшерү турында сөйләде. Шулай ук Мәскәүдә, Пермьдә, Красноярскида, Төмәндә һәм Саранскида төрле эпизодлар төшерелгән.
Бүгенге көндә «Ёлки» фильмы заманча кино тарихында иң популяр кинофраншизалар рәтенә керә. Һәр картина альманах принцибы буенча төзелгән, анда төрле кешеләр тарихы үрелеп бара, ә вакыйгалар Яңа ел алдыннан була.
Гомумән алганда, проект сигез өлештән тора, беренчесе 2010 елда ук кинотеатрлар экранына чыкты, соңгы өлеше 2021 ел азагында күрсәтеләчәк. Күпләр «Ёлки» комедиясен карауны Яңа ел традициясе буларак кабул итә.
Фото: БР Башлыгы сайтыннан