Чишмэ
+2 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Хикәяләр
7 Май , 12:24

Кара айгыр һәм сары бия

Германия белән сугыш кызганнан кыза барды. Бу сәбәпле “Тау-Күл” колхозындагы 1943 елгы язгы чәчү эшләрен башкару өчен зур кыенлыклар кичерергә туры килде. Кыр эшләрен башкарырдай көчле кешеләр сугышка китте. Колхозның бердәнбер полуторка машинасы да аның шоферы белән бергә туры сугышка озатылды. Ул гына да түгел башка кыенлыклар да килеп туды. Колхоз 1942 елда чәчкән игенен җыеп бетерә алмады, җыелган кадәр уңыш “Все для фронта” дигән лозунгны үтәү өчен тулысынча дәүләткә тапшырылды. Мал азыгы да бик аз күләмдә генә әзерләнгән иде. Печән гомумән чаба алмадылар. Салам да бик аз булды, чөнки иген күп чәчелмәгән иде. Аны да җыеп бетерә алмадылар.

Кара айгыр һәм сары бия
Кара айгыр һәм сары бия

Колхоз сыерларын һәм вак малларын колхозчыларга вакытлыча (җәйгә кадәр) асрап торырга тараттылар. Колхозның салам түбәле амбарларының, складларының саламын алып, суга бутап малларга ашаттылар. Колхозчылар да үз мал-туарын һәм колхоз малларын амбарларының түбәсен сүтеп ашатып беттеләр. Бу накыс һәм сыйфатсыз азык малларны йончытты, ә атлар хәтта күтәртә, йорт хайваннары ачлыктан үлә башлады. Сыерларны савып сөт алу турында сүз дә юк. Аларны үтермичә язга кадәр исән килеш саклап калу бурычы гына торды. Колхоз идарәсе шушы кыенлыклардан чыгу юлын эзләде, чаралар күрде. Чираттагы идарә җыелышында ачлыктан күтәрткән атларны үткән елгы печән эскертләренең төбен кардан ачып, атларны чанага салып шунда тукландырырга чыгарырга булдылар. Үткән елгы катып калган кычытканны һәм нечкә агач ботакларын җыеп, аларны балта белән тапап малларга бирергә булдылар. Бу эшкә бөтен колхозчылар (ирләре фронтка киткән хатын-кызлар) һәм мәктәп балалары җәлеп ителергә тиеш, дип карар кылдылар. Бу кыенлыкларны кичереп, ничек тә булса атларны колхозның язгы чәчү эшләрендә файдаланырлык итеп аякка бастырырга кирәк иде. Ә колхозчылар бакчаларын сөрү, тырмату һәм бәрәңге чәчү өчен сыерларын җигәр хәлгә җиттеләр, мондый хәл (сыер җигү) бу якларда булган хәл түгел иде. Чәчү эшләрен тик майның унбишләрендә генә башлый алдылар. Ул эш июнь азагына кадәр сузылды, чөнки эшне ачлы-туклы атлар белән ачлы-туклы балалар башкарды. Алар яланда бозылган саламнан ясалган куышта яшәп, бирелгән 3 кашык бобы оныннын пешерелгән боламык ашап эшләделәр. Дөрес, җәй җиткәч төрле үләннәр (кычыткан, балтырган, әрекмән, сәрәнә) һәм ашка салырдай башка үләннәрне кулландылар.

Инде эшләр җайланды дигәндә дә көтелмәгән яңа кыенлык килеп туды. Яланда сабан сөреп һәм җир тырматып эшләр барган чакта әле ачлыктан яңа гына котылган атлар арасында моңарчы күренмәгән, халыкка билгеле булмаган ниндидер чир таралды. Атлар ашамыйлар, чебен-черки бимазаласа да башларын күтәрмиләр. Ул гына да түгел, кайбер атлар алларында торган әйберләрне: ташны, агачны, читәнне яисә чүмәләләрне, чокырны, кешене дә күрми башладылар. Мескеннәр барган юнәлешендә берәр әйбергә барып бәрелгәнче бара да бара. Берничә ат шулай текә ярдан буага егылып төшеп тончыгып үлде. Бу хәл халыкны куркуга салды, алар, чирләмәсә ярар иде, дип мал-туар өчен хәвефләнә башладылар. Шундый шомлы авыру күп имеш-мимеш хәбәрләр таралуга сәбәпче булды. Имеш, бу чирне немец фашистлары тарата икән, аларга урындагы сатлык җаннар, председатель булыша икән. Тау-күлдән ерак түгел немец авылы бар иде. Андагы немецларны (ирләрен) күптән инде кулга алып трудовой лагерьгә җибәреп беткәннәр, ул авылга комендатский режим кертелгән иде. Имеш монда качып калганнары һәм хатыннары бу чирне тарату белән шөгыльләнә, дип сөйләделәр. Хәтта аларны эзләүне оештырдылар.

Халит һәм тагын 7 укучы җитәкче итеп куелган олы яшьтәге бер кеше белән бергә кыр эшенә җәлеп ителде. Аңа атлар карау (конюх) эшен башкарырга кушылтылар. Бу эшне шатланып кабул итте. Хайваннарны, бигрәк тә атларны ярата иде. Җитмәсә, бригадир (сугыштан яраланып кулсыз кайткан абзый) аңа әле колынлыктан чыкмаган яшь сары бияне атлар көткән чакта менеп йөрергә кушты. “Балам мин сиңа яшь, сары, матур бияне бирәм. Син аны үлән җыеп ашат, яшь агач ботаклары да ярый, вакытында эчер, кычкырып әрләмә, ямьсез сүз әйтмә, ул тыңлаулы, сиңа атлар көтәргә яхшы ярдәмче булыр”, диде. “Син беләсеңме? Бу яшь атның әнисе теге сары бия бит. Ул безнең яхшы эшче ат: көчле, үзе тыңлаулы, бик тәртипле, тышаусыз җибәрсәң дә читкә китми. Ә әтисе колхозның правление конюшнясында аерым ашатып тотылган зур гәүдәле кара нәсел айгыры иде. Яллары җиргә тиеп тора иде аның, мәһабәт, горур айгыр. Кешнәсә бөтен авылга ишетелә иде. Бахырны нигәдер печтеләр, картайды дип уйлаганнардыр инде. Ләкин сугышка җибәрергә атлар сайлаганда иң башта шул кара атны алдылар, командир менеп йөрер диделәр. Бигрәк матур ат, бахыр, исән булсын инде! Ә сугышта бит ат яраланса, дәвалап тора алмыйлар. Я суялар, яисә бик ашыгыч булса атып китәләр”.

Шундый яхшы атны алгач, Халитнең түбәсе күккә тиде. Ул сары бияне кочаклап, үбеп алды, аркаларын, кабыргаларын сыйпады. Булдыра алган кадәр ашатты, эчертте. Әле тай яшеннән чыгып бетмәгән бия озакламый матур юртак атка әйләнде.

Ләкин “бәла аяк астында йөри” диләр бит. Бер көнне бу юртак сары бия ашамый башлады. Башын, күзен чебен сырып алса да башын чайкамый, койрыгы белән кумый. Куышка ерак түгел учак яна, ә ул аның өстеннән таптап үтте, учакка ерак түгел чокырга барып төште. Бу ни хәл? Ул көнне эшләүче балалар янына бригадир килгән иде.

.........

Киңәш итештеләр дә атны ветврачка күрсәтергә дигән фикергә килделәр. Халиткә сары атын җитәкләп авылга алып кайтырга кушылды. Авылга кайту юлы өч чакрым. Шул юлны үткән арада Халит ни генә уйламады! Ул инде белә иде. Әлеге алама, моңарчы таныш булмаган чир булса, аның сары биясен атачаклар. Ул чир йогышлы булган өчен. Чирле хайванны суярга да ярамый, каны буялып чире кешегә йогарга мөмкин, ул малның итен дә ашарга ярамый, чире йога. Шуңа күрә мал зиратында башта бик тирән кабер казып атны төртеп төшерәләр дә шунда, каберендә аталар. Аннары ерткыч хайваннар казып ашамаслык итеп күмәләр. Аңлашыла ки, ерткыч җәнлек каберне чокып үләксәне ашаса, әлеге йогышлы авыру таралып, зур афәткә китерә ала!

Шушындый кайгылы уйлар белән Халит яраткан сары атын колхоз идарәсеннән ерак түгел ялан абзарда калдырып өенә кайтып китте. Өйгә килеп керү белән әнисен кочаклап җылый башлады.

- Әни! Нишлим инде?! Минем сары атым да чирләде бит, аны хәзер аталар инде!

Әнисе аналарга гына хас булган юату чаралары белән Халитне бераз юата алды.

- Бәлки, син әйткән чир булмас әле, алдан хафаланма, иртәгә барысы да билдәле булыр, -дип улының башыннан сыйпады, аркасыннан сөйде. Сагынган иде ул улын.

Өйдә ашарга бернәрсә дә юк. Халитнең әнисе киптерелгән черек бәрәңгене ваклый иде дә шуны сөттә кайнатып ашыйлар иде. Ул гына түгел, кычыткан, кыр суганы (юа) да кушкач тәгам итәрлек бер азык барлыкка килә бит. Әлеге вакытта Халитнең әтисе шундый үләннәрне җыярга киткән иде. “Бәлки балтырган да табылыр”, диде ул чыгып киткәндә.

- Әни, мин яланга, атлар янына китим инде, - диде Халит.

Ул урамга чыкканда үтеп барган йөк төягән арбаны күрде. Бу арба көн дә шул вакытта бу урамнан үтә торган таныш арба иде. “Раевский” зерносовхозында бөтен совхоз өчен икмәк пешерелә. Ул икмәк совхозның отделениеләренә язгы һәм көзге эшләр вакытында бирелә. Һәр эшкә чыккан кешегә 200 грамм икмәк тия, диләр иде. Бу инде зур казаныш. Ул гына түгел, совхозның бер отделениесендә пленга төшкән японнар да эшли икән, дигән хәбәр таралган иде. “Кара син аны, нинди гаделсезлек, безгә икмәк юк! Японнарны ашаталар, ә без монда ачыгабыз!” дип зарланалар иде “Тау-күл” колхозчылары һәм совхозның бу икмәкне алалмаган кешеләре. Монда кемнедер гаепләве дә кыен иде, сугыш заманы бит! Бөтен җыелган иген дәүләткә тапшырыла. Совхоз игенне бик әз генә алып кала һәм үз эшчеләренә кызу эш вакытында бераз икмәк бирә ала иде. Ә “Тау-күл” колхозы 1942 елны чәчү планын үти һәм чәчкән кадәресен дә җыеп алалмады. Аның сәбәпләре алдагы битләрдә әйтелгән иде инде. Колхозчылар ачлы-туклы яшәргә мәҗбүр булдылар. Хәтта ачлыктан үлү очраклары да булгалады.

Халит шул арба артынна бара. Арбада өстенә брезент япкыч капланган икмәк. Гаҗәп хәл: икмәк өсте яхшылап ябылмаган икән бит. Брезентны җил кузгаткандыр инде. Өстә яткан берничә икмәк күренеп бара, арба селкенгәндә алар да селкенә. Ә дилбегәге тоткан йөк хуҗасы моңа игътибар итми. Борын астыннан гына ярым тавыш белән моңланып, атын ара-тирә дилбегәсе белән ашыктырып китеп баруын белә. Менә урамның тигезсез юлы башланды. Арба тәгәрмәче зур ташлар өстеннән үтә башлады, арба нык селкенү сәбәпле бер буханка икмәк тәгәрәп юлга төште. Ә йөк арбасы тукталмыйча баруын дәвам итте, дилбегә тоткан ир бу хәлне сизмәде, игътибар итмәде. Икмәк юлдан читкәрәк чыгып тәгәрәп Халит алдына килеп туктады.

Я Ходай, барсыңдыр да Син! Халитнең бу елда бер тапкыр да авызына икмәк капканы юк иде. Авылда ачлык, икмәк пешерү юк. Колхоз язгы чәчүдә эшләгәннәргә генә өчәр кашык он бирә ала. Америка күчтәнәче диләр. Халитнең авызыннан селәгәе тамды. Икмәкне күтәреп бер минут уйланып торды: йөк хуҗасына икмәкнең төшеп калганын әйтергәме-юкмы? Әйтергә исәбе бар иде дә, әйталмады. Икмәкне умырып кабып аласы килде. Тик, саф күңеле ирек бирмәде. Алдарга, кешенекенә тияргә, кеше рәнҗетергә намусы җитми торган бала иде Халит. Шуңа күрә бу икмәк кабуны ул җинаять эшләү кебек кабул итте. Аннары икмәкне күлмәк эченә кыстырып өйгә таба йөгерде. “Әни өйдә бит, ул да ач. Аның белән киңәш итим. Ул ачуланмас икмәкне алганга”, дип уйлады ул. Йөгереп өенә кайтып керде. Икмәкне әнисенә сузып аңа карады, әнисе дә гаҗәпләнеп улына бакты.

- Ни булды, улым? Кем бирде бу икмәкне?

- Әни мин икмәкне таптым, син дә ач бит, ашыйк аны!

Халит икмәкнең ничек аның кулына килеп эләгүен дөрес итеп сөйләп бирде. Әнисе тыңлагач, эшнең асылын аңлагач:

- Юк, улым, ашамыйбыз! Әтиең кайтсын, аның белән киңәш итик. Ул да ашарга рөхсәт итмәс, берәр чара тәкъдим итәр, - диде. Аннары икмәкне алып шүрлекнең өске тактасына куеп, өстен тастымал белән каплады.

Халит бик гаҗәпләнде бу эшкә. Әнисенең икмәкне ашамавын, аңа да ашарга рөхсәт итмәвен аның зур яңгылышлыгы дип уйлады. Ә бит Халитнең дә, әнисенең дә ярты ел икмәк капканнары юк. Әлеге вакытта икесе дә ачлар. Бу икмәкне ашамау бик зур гаделсезлек, хәтта хыянәт, дип уйлады Халит. Ачулы тавыш белән җылый-җылый әнисенә дәште:

- Ни эшлисең, әни, бу зур яңгылыш. Без бит икебез дә ачбыз, егылырга торабыз. Шулай булгач, үлмәс өчен бу икмәкне ашарга хакыбыз бар, - дигән сүзләрне әйтә алды. Тагын әйтер сүзләре бар иде аның, ләкин өлгерә алмады, әтисе кайтып керде.

Ул улының әнисенә кычкырып тупас дәшүен ишетеп гаҗәпләнгән иде. Чөнки Халитнең аларга карата һәрвакыт ихтирамлы булуын, ягымлы тавыш белән сөйләшүен белә, ә бу юлы аның сөйләшү тоны әрепләшкәнгә охшаган.

- Ни булды улым, нигә алай әниең белән ипсез сөйләшәсең? – дип сорады ул.

Халит бу сорауга җавап биреп өлгерә алмады, әнисе әле генә икмәк белән булган хәл турында барсын да аңлатып сөйләп бирде. Халитнең әлеге җылау катыш кычкырып сөйләшүе дә аны жәлләп, яклап сөйләшү, дип аңлатты. Галиәхмәт төшенде.

- Икегез дә дөрес уйлыйсыз. Сез ачлар бит, ашарга телисез, ләкин бу икмәкнең хуҗасыннан рөхсәт алырга, икмәге төшеп калуы, Халитнең аны табып өйгә алып кайтуы турында әйтергә кирәк. Кирәк дип тапса, акча бирербез. Ул икмәк ташучы иртәгә нәкъ шул вакытта безнең урамнан үтәчәк, аның белән шунда сөйләшербез, рөхсәтен алырбыз. Кеше хакына рөхсәтсез тотынырга ярамый. Иманлы кешеләр кеше хакына керми, - диде Галиәхмәт.

Хәзер бөтен гаилә зур вакыйга көткән кебек иртәгәсе көнне көтә башлады. Халит иртүк торып урамнан үтәчәк икмәкле арбаны көтте. Ниһаять, сәгать 10нарда арба аларның өе турысына килеп җитте. Бу вакытта икмәкне тотып Галиәхмәт тә чыккан иде. Алар йөкнең каршына чыктылар, әти кеше кулын күтәреп атлыны туктатты. Йөк хуҗасы Галиәхмәтне белә икән:

- Здравствуйте, Галиахмет абзый, как здоровье, как поживаете уважаемый? – дип арбасыннан төшеп ике куллап бик җылы итеп исәнләште, аркасыннан да какты.

Халит белән әтисе ашыгып-ашыгып икмәк белән булган хәлне сөйләп бирделәр, һәм тастымалга төрелгән икмәкне йөк хуҗасына суздылар.

- Извините нас, наверное нехватка хлеба, недостача буханок принесла вам неприятность. Вот тот хлеб обратно, - диделәр.

- Что вы, что вы! Ничего неприятного не было. Приемщик продуктов принял хлеб как всегда оптом. Торопился. Ко мне никаких претензий не предъявлял. Хлеб всем, кому положено, хватило, - диде икмәк ташучы. Аннан Галиәхмәтнең икмәк тоткан кулын ипләп кенә үзеннән этәреп:

- Ненадо мне этого хлеба давать, берите его себе и съешьте семьей, мало того, я скажу вам вот что: я вас Галиахмет абзый, знаю как очень честного и доброго человека, поэтому даю вам еще одну буханку хлеба. Это будет от меня, как богу угодно, хаир. Съешьте всей семьей этот хлеб, порадуйтесь хоть один раз в эти тяжелые годы! – диде.

Галиәхмәт белән Халит бу хәлгә аптырап калдылар. Нинди мәрхәмәтле кеше бу!

Аннары бик тотлыгып чын күңелдән зур рәхмәтләр укыдылар. Галиәхмәтнең күзләреннән яшь чыкты, Халит үзе дә сизми калды, теге икмәк хуҗасының кулыннан барып үпте.

- Спасибо! Будьте здоровы, передайте привет вашей супруге, и нашу благодарность. Я прошу Всевышнего, чтобы он уберег вашего сына от вражеских пуль, чтобы он вернулся с войны живым и невредимым и осчастливил вас! Спасибо, добрый человек.

Икмәк хуҗасының тагын бераз сөйләшеп торырга теләге бар иде. Ул үз кайгысын сөйләп бирде. Фронттагы улыннан 3 ай инде хат юк икән. Моны әйтеп ул кайгысын бушатыр төсле тоелгандыр, ләкин киресенчә булды, күзләре яшьләнде. Аннары ул ашыгуын әйтеп, төшке ашка кайтып җитәргә кирәк, дип арбасына җиңел генә сикереп менеп утырды да атын каулады.

Галиәхмәт белән Халит ул күздән югалганчы артыннан карап озатып калдылар. Изге теләкләр теләделәр алар бу кешегә, шул ук вакытта көчле жәлләү тойгысы борчуга салды. Мескеннең улыннан хәбәр юк бит! Ник кайгырмасын ди! Исән-сау булсын инде улды, тизрәк хәбәре килсен иде, куансыннар иде әти-әнисе. Бәлки аларның уллары госпитальдә дәваланып кайтырга чыккандыр, юлдадыр.

Халит белән Галиәхмәт озак керми торгач, Бибиәсма урамга чыгып карап керергә теләгән иде дә кире уйлады, өйдә көтәргә булды. Ниһаять, Галиәхмәт һәм Халит тастымалга төрелгән ике икмәк тотып өйгә килеп керделәр, йөзләре шат. Әни кеше барсын да аңлады: димәк, икмәк мәсьәләсе уңай хәл ителгән, самавырны тизләтергә кирәк, икмәк кабып чәй эчәрләр, әзрәк сөтләре дә бар.

“Ии, Раббым Ходаем, рәхмәтеңнән ташламагансың”, дип ул бисмилласын әйтә-әйтә самавырның кайнавын тизләтү өчен итек кунычы белән өрдерә башлады. Аннары икмәкнең берсен бик игътибар белән, һәркемгә тигез булсын, дип бүлде. Халит шунда: “Минем сары атыма да өлеш чыгар инде, әни. Бик чирли, берни ашамый, бәлки, икмәк ашар иде”, диде. Әтисе белән әнисе бу хәлне аңладылар, чирле малга дару булсын, дип атка да өлеш чыгардылар. Бергәләп бик тәмләп, әлеге хәлгә хушланып икмәкләп чәй эчтеләр.

Халит атының өлешен алып колхоз идарәсе ягына, атлар абзарына таба йөгерде. Конюшняга килеп керде, ләкин анда сары ат күренмәде. Халитнең башы әйләнеп китте. Ат юк, кайда иттеләр икән аны? Үтерделәрме әллә? Я, Ходай! Ат караучыны эзләп тирә-якны карап чыкты. Ниһаять, аның идарә конторасыннан чыгып килүен күреп, каршысына йөгерде.

-Ибраһим абый, минем сары биям кайда?- дигән соравына ул тыныч кына:

-Аны аттылар бит, балакай, -диде. Халитнең башы әйләнеп китте, кычкырып җылап җибәрде.

-Нигә аны дәваламадыгыз? Кая ветеринар? Нигә минем атны үтердегез дәваламыйча?! 

-Балам синең атың начар йогышлы чир беләр чирләгән булып чыкты. Аңа әле дәвалау чарасы һәм дару юк диләр. Шуңа күрә атны тиз арада үтереп күмү чарасын күрделәр.

-Белмиләр алар, начар укыганнар, шуңа күрә дәваларга өйрәнмәгәннәр. Аларга җан иясен үтерү җиңел, ә дәваларга, терелтергә кыен, - дип зурларча фикер әйтеп куйды.

Ибраһим агай Халитнең фикере белән килешкән сыман, “Бәлки шулайдыр”, диде. Ул арада Халитнең тагын башы әйләнеп, чайкалып куйды һәм егылып китте.

Ибраһим аптырады, ни эшләргә белмәде. Кемнәндер ярдәм көткән кебек тирә-якка каранды. Ә тирә-юньдә бер кеше заты да юк иде. Халитне күтәреп пожар мичкәсе янына алып килде, аннан учы белән су алып аның битенә сипте. Пычрак дип тормады, авызына да су алып берничә мәртәбә малайның йөзенә өрде. Халит күзләрен ачты, ыңгырашты. “Кая сары атым минем” дип әйтә алды, тагын күзен йомды. Ул арада идарәдән бухгалтер хатын чыгып килә иде. Мондагы хәлне төшенеп, ул хатыннарга гына хас осталык белән Халитне һушына китерү чарасын күрде. “Балакай, елама, тынычлан!” дип башын сыйпады, битен үпте, сөйде, күтәреп идарә өенә алып кереп диванга салды. Шунда ук йомышчы эшен башкаручыны рәиснең идарә кырындагы җиңел арбасына утыртып фельдшерны алып килү өчен медпунктка җибәрде. Фельдшер килүгә Халит һушына килгән иде инде. Аңа бер атна эшкә бармаска куштылар. Тынычландыра торган дарулар эчерделәр. Менә шулай Халит үзенең өзелеп яраткан атыннан мәхрүм булды. Сугышта гына атмыйлар, тылда да аталар икән. Атмау юлын эзләүче булмады шул. Ә атны дәвалап терелтү чарасы булган икән.

Сугыш чорында Тау-Күл авылына Украинадан һәм Белоруссиядән күп кенә “беженнар” килде. Аларның күбесе кала кешеләре иде. Араларында авыл җиреннән колхоз хезмәткәрләре дә бар иде. Шулар арасында берсе мал табибы булып чыкты. Ул кеше колхозга үз һөнәре буенча эшкә керергә теләк белдерде. Аңа “Тау-күл” колхозында атлар чирләве турында сөйләделәр. Ул әлеге чир белән таныш булып чыкты. Бу чир белән күбрәк ачлыктан йончыган атлар чирли, аңа каршы дәвалау чаралары һәм дарулар да бар икән. Ул үзенең “Мал-туар чирләре һәм аңа дарулар” (энциклопедия) китабын укып, чирле атларны дәвалау чаралары турында сөйләде һәм нинди дарулар кулланырга кирәклеге турында әйтте. Колхозның калган атларын ул киңәш иткән чаралар кулланып коточкыч чирдән коткардылар.

Халит авырып ятканда аның хәлен белергә дип бригадир да килде. Җылы сүзләр табып юатты. Эшкә чыккач менеп йөрергә яхшы ат бирәчәген әйтте. Әтисе белән әнисенә карап, Халит ишетерлек итеп: “Улыгыз бик тырышып, эшне яратып эшли. Атларны да карый, җир тырматуда һәм сөрүдә катнашырга да өлгерә”, диде. Бригадирның бу мактау сүзләренә барысы да шатланды.

Алда әйтелгәнчә, сары биянең атасын – кара айгыр Васьканы фронтка алганнар иде. Аның язмышы, сугышка алынган башка атларныкына караганда, гаҗәп булып чыкты. Ул туган авылына, “Тау-күл” колхозына исән-сау кайтып керә алды. Бу хәлне ишетеп бөтен авыл халкы гаҗәпләнде. Шулай булмыйни! Ат сугыштан исән кайткан бит! Аны жәлләп, күрергә, аркасыннан сөеп булса да китәргә дип, күпләр правление конюшнясына килделәр. “Бу изге җандыр, диделәр атны кызганып һәм яратып. Ә бит аның сугыш юлы бик-бик озын, катлаулы һәм куркыныч булган.

Адәм балалары сугыша. Сугыш – ул кешеләрнең үзара үтерешүе. Кешелеккә хайваннар, кошлар алдында оят булырга тиеш. Хәтта ерткыч җанварлар да бер-берсен үтерешмиләр, үтерү өчен сугыш оештырмыйлар. Галимнәр, акыл ияләре һәм осталар кеше үтерү өчен кораллар уйлап чыгаралар, бер-берсен үтерәләр, калаларны, авылларны җимерәләр. Бу ни хәл?! Кешелек җәмгыятен цивилизацияле җәмгыять дип атап буламы? Кешеләр үзләрен генә түгел, хайваннарны да җәфалыйлар. Без белеп бетермибездер, бәлки, кешеләр белән бергә сугышка алынган атлар да ”Нигә бәндәләр болай сугышалар икән, нигә безне (атларны) да сугышка җәлеп итәләр икән”, дип уйлыйдыр бу турыда.

Безгә билгеле булган кара айгырны да башка атлар белән бергә вагоннарга төяп бик еракларга алып киттеләр. Илнең көнбатышына җитә башлагач шартлау тавышларын ишетеп, атлар куркышып тартыла, тибенә башладылар, вагон стеналарына бәрелделәр. Ләкин беркая да бара алмыйча тоткын булып басылдылар. Бер шәһәр янында аларны төшереп, бер ай чамасы вакыт йөгертеп, окоплар аркылы сикертеп карадылар. Строй белән йөрергә, шартлаулардан, пушка, пулемет тавышларыннан курыкмаска күндерделәр. Ашату-эчертү монда начар булмады. Авылда хуҗасы белән каядыр барса, көнендә әйләнеп кайталар иде. Һич тә булмаса өч көннән дә калмыйча туган авылга, таулар, күлләр янына, үзенең дусты биясе һәм башка атлар арасына кайта иде. Алар белән бергә киң яланда иркенләп үлән ашый, бер-берсенең кабыргаларын, муеннарын ялашып, терәлешеп басып торалар иде. Бу инде дуслык кылу, яратышу, хөрмәтләшү билгесе була иде. Ә менә бу юлы ничәмә айлар, хәтта ел да үтеп китте, кайту турында хәстәрлек күрүче юк. Тезелешеп каядыр барабыз да барабыз, дип уйлады кара ат.

Бер зур кала янына җитәрәк кара айгырны һәм тагын берничә атны җигеп ерак урыннарга пулеметлар илттеләр. Шул ук атлар белән зур пушкаларны ... белән ерак-ерак араларга тартып илтеп куйдылар. Күрәсең, зур сугышка әзерләнәләр булса кирәк. Бер-берсен үтерешергә әзерләнәләр. Кешеләр акылдан язганнар ахры. Безнең акыллы кара атыбыз шулай дип уйлады.

Гаҗәп бит кешеләр, үтерешәләр! Ерткыч җанварлар да бер-берсе белән сугышмый бит!

Бу эшләрдән, корал ташудан атны повар коткарды. Әле дивизия торган җирдән ерак түгел урында солдатларны азык-төлек белән тәэмин итү, тукландыру пункты булырга тиеш иде күрәсең. Монда ялан кухнялары килде. Безнең кара ат шулай итеп кухня һәм азык склады кырында хезмәтче булып калды. Эш күп булды, ләкин ул азык-төлек янындагы эшне авырга санамады. Печәннән һәм саламнан өзмәделәр, тәмле-томлы башка азык та эләгеп торды. Хуҗалары сүгенми, сукмый, хәтта кара атны ярата, сыйпый, хөрмәт билгесе күрсәтә. Ә моңа кадәр төрле, хәтта куркыныч хәлләр дә булды бит. Күп вакыт ачлы-туклы яшәргә туры килде, дип уйлады кара ат. Туклану белән бәйле бер хәл нык исендә калган иде аның. Көз көннәре иде. Кара айгыр белән тагын ике атны аерып алып ашата башладылар. Бу мул туклану 6-7 көн дәвам итте. Атлар үзләренчә “Бу ни хәл!? Безне сугымга әзерлиләрме әллә?” дип уйлагандыр. Тик алай булмады. Бер караңгы төн уртасында бик хушланып кына ятып торганда тиешенчә коралланган, гранаталар таккан өч солдат килеп, 3 атны алып юлга чыктылар. Разведкага, диештеләр алар, янәсе, атлар да сизсен нинди мөһим эшкә барасыларын. Сугышчыларга задание бирелде: дошман урнашкан урынны, нинди сугыш кораллары барлыгын белергә һәм фашист гаскәрләренең планын белү өчен “тел” алып кайтырга. Ул “тел” немец офицеры булырга тиеш!

Бик озак барганнан соң, таң алдыннан солдатлар кара урман эчендә атларны агачка бәйләп, иелә-иелә, шуыша-шуыша немец тылына китеп югалдылар. Бер көн, ике, өч көн узды, солдатлар һаман кире килмәделәр. Ә атлар башлары өскә каратып агачка бәйләнгән көенә басып торалар да торалар, тезгеннәр кыска, иелеп тә, ятып та булмый, аяклар тала. Мескеннәр бик ачыктылар, арыдылар. Ярый әле бу урында аю-бүре юк. Сугыш аларны да куркыткандыр, еракка качканнардыр, мөгаен. Дүртенче көнне таң атуга солдатлар күренде. Атлар кешнәгән тавыш чыгарып куануларын белдерделәр. Килүчеләр 4 кеше булып чыкты. Берсе немец офицеры икән, бик зур гәүдәле. Солдатлар дүрт ат алып килмәгәнгә үкенделәр. Алар немецның кулларын кабат нык итеп бәйләделәр, авызын томаладылар, кычкырырга ярамавын кисәттеләр, аннары немецны алып һәм атларны җитәкләп кайтыр юлга чыктылар. Көндез урман эчендә качып тордылар, төнен атладылар. Бер тәүлек дигәндә үз частьларына кайтып җиттеләр. Атларның эче эчкә батты, кабыргалары сырланып күренде, бөтенләй хәлсезләнделәр, ята башладылар. Дөрес, кайткач аларны белеп кенә, әз-әзләп ашатып, җылы су эчертеп аякка бастырдылар.

Ниһаять, алдан әзерләнгән, каһәр төшкән сугыш башланды. Немец фашистлары Сталинград янында җиңелгәннәрен оныта алмадылар. Зур чәм белән үч итәргә, сугыш инициативасын үз кулларына алырга булдылар. Безнең кара ат өчен авыр вакыт – сугыш чоры башланды. Пулялар очты, снарядлар, бомбалар шартлады. Кыр госпитален күчергәндә бар авырлык ат өстенә төште. ....

Немецлар бит окопны экскаватор белән казыйлар, азык һәм сугыш коралларын да машинада йөртәләр, атларны ерак тылда гына кулланалар иде. Бу урында сугышлар тәмамланды. Үтерештә ике яктан да меңәрләгән бер гаепсез бәндәләр һәлак булды...

Адәм баласы озын гомерле булып, бәхетле итеп яшәргә, дуслыкта, рух шатлыгында гаилә корырга, дөнья көтәргә туа бит. Ата-аналар балалар үстереп, аларның бәхетле тормышын күреп шатлана. Ә сугыш аларның бар өметен юк итә. Сугыш - ул сатана (шайтан) уены. Аны башлаган, сугыш башларга сәбәп биргән кешеләр иң беренче булып каты җәзага тартылырга тиеш. Ул кешеләргә инде җәһәннәмдә урын әзерләнгәндер. Сугыш чыгуның сәбәбен төрлечә аңлаталар. Советлар Союзы сугыш башлану сәбәбен Германиягә, аның башлыгы Гитлерга һәм аның ярдәмчеләренә яба. Көнбатыш Европа илләре һәм башка кайбер илләр бу сугышның башлануына Советлар Союзы гаепле, дигән фикердә. Безгә, гади халыкка, сугыш башлануда төп гаепле кешене табу мөмкин түгел. Һәрхәлдә, шуны әйтергә була: сугышның башлануына кем дә булса сәбәпче, аны Ходай белә һәм ул бәндә, аны котырткан һәм аның явыз ниятен хуплаган кешеләр, халык әйтүенчә, тәмугъның иң түрендә яначаклар.

Сугыш туктады, ике якның да гаскәрләре хәзергә тынычландылар, ләкин бу илләр арасында бер-берсен күрә алмау, тәнкыйтләү, ягъни позизияләр сугышы дәвам итә.

Безнең танышыбыз кара атның эше әле тәмамланмаган. Икенче урынга күченү мәшәкатьләре килеп туды. Ә дошман әледән-әле усаллыгын күрсәтеп тора.

............................................

Кара ат бәләкәй генә бер авылны үткәндә зур афәткә юлыкты. Күктә фашист самолеты оча иде. Җирдә бернинди дә бомбага тотарлык объект юк. Тик бер ат тар гына юлдан бәләкәй йөк арбасы белән әкрен генә китеп бара. Шул мескен кара ат иде бу. Аның йөгенә самолеттан ата башладылар. Җитмәсә, очкыч бик якын килеп бомбасын ташлап китте. Акылыннан язгандыр инде бу кансыз фашист. Бернинди коралсыз кеше кечкенә генә ат арбасына йөк төяп тормыш мәшәкате белән китеп бара бит. Повар бер якка, арба ватылып икенче якка очты. Атның арткы ботына бомбаның зур ярчыгы килеп кадалды. Ул уңайсыз итеп арба тәртәсенә егылды, дилбегәсенә уралды, шаулып кан ага башлады. “Уф” дигән сымак тирән тын алып көрсенде. Арба ватылган, детальләре тирә-якка очкан. Бу хәлгә кадәр тирә-юньдә кешеләр юк төсле иде. Ләкин бомба төшеп повар афәткә очрагач, аты егылгач кинәт каяндыр берничә ир-ат һәм хатын-кыз килеп чыкты. Кемдер “Суярга кирәк атны”, диде. Икенчеләре атка ярдәм кулы сузды. Поварны селкетеп, дәшеп карадылар, гәүдәсен күтәрә төштеләр. Үлгәнен аңлап жәлләделәр, документларын карап кем икәнен белгәч, гаиләсенә хат язарга кирәк, дип сөйләштеләр. Икенче хәрби часть аркылы командир исеменнән официаль хат язылырга тиеш, шулай дөрес була диделәр һәм үлекне алып киттеләр. Санитар машина да килеп җиткән иде инде.

Берничә ир-егет кара атның җәрәхәтен карады. Араларындагы хатынның ире колхоз ветеринары икән. Ул яраларга сөртеп бәйләү өчен дарулар барлыгын әйтте. Икенче бер ир атны суярга кирәк, дигәч, әлеге хатын аңа: “Син бүремени, шушы яраланган мескен атны ашарга?!” диде. Ул тиз арада өенә барып кирәкле дарулар һәм бинт алып килде. Ирләргә атны яткан җирендә ныклап тотып торырга кушты һәм үзе җәрәхәтне бәйләде.

“Былай булгач ат яшәячәк”, диделәр дәвалаучылар. Ул арада авыл малайлары да ат янына җыелып өлгерделәр, башыннан сыйпадылар, кайсылары икмәк алып килеп атны ашата башлады.

 - Мин атны үземә алып кайтып дәвалыйм, терелтәм. Аннан кая илтү турында хәрби часть идарәсе күрсәтмә бирер, - диде бу мәрхәмәтле хатын.

Шунда бер кеше атның тамгасына игътибар итте.

- Карагыз, карагыз! Атның арткы аягына БАССР, к-з “Тау-Күл” дип язылган тамга бар. Безнең командир шул яктан бит, аңа күрсәтик әле, ул нәрсә дияр икән, - диде.

Командир янына йөгерделәр. Гаҗәп бит! Командир, подполковник Башкортстанның Әлшәй районының элекке военкомы булып чыкты. Колхоз атларын сугышка мобилизовать иткәндә шул хуҗалыкка военком үзе барган булган. Ул атны карагач та таныды. Танымаслык түгел шул: шундый гайрәтле, матур, мәһабәт ат бит! Ул авыл да билгеле, Тау-күл дип атала. Авылда сугышта батырлыклыр күрсәткән Советлар Союзы Герое да бар – Бикеев Солтан Хәмит улы. Бу атны ул да белә, ярата иде. Карап торырлык матур, акыллы ат бит!

Ул яраны бәйләгән хатынга карап:

- Син атны дәвала, ашат. Мин хозчастька әйтермен, бераз азык бирдерермен. Озакламый безне ерак көнчыгышка таба күчерергә тиешләр дигән имеш-мимеш хәбәрләр йөри. Әгәр шулай була калса, мин аны үземнең атлар янына алырмын. Бездә алар күп түгел, унлап баш ат бар. Бер вагонга таман була. Раевка станциясендә төшереп калдырырмын, колхозына хәбәр итәрмен.

Шулай булды да. Бервакыт “Тау-Күл” колхозы идарәсенә райондагы хәрби комиссариаттан “Раевка” станциясенә кеше җибәрегез, анда сезнең колхоздан сугышка алынган атны төшереп калдырачаклар, дип шалтыраттылар. Халык гаҗәпләнде. Нигә бер ат кына кайта икән? Утызны алганнар иде бит. Бу сорауга җавап булмады, әлбәттә. Кешеләр моны яхшы белә иде, алар эчтән генә шулай уйладылар. Сугышка киткән кешеләрнең дә яртысыннан күбесе кайтмады бит! Кайтканнары да каты яраланучылар. Гарипләнеп кайтучыларның күбесе үлеп бетте. Ә исән калган атларны кайтару турында сүз дә юк инде. Мескен атларның күбесе сугыш яланында кырылып беткәндер.

Тау-Күл авылында зур вакыйга булды. Кара айгыр Васька сугыштан кайткан бит. Гаҗәп хәл! Изге аттыр ул бахыркай! Халык атны күрергә ашыкты. Авылның бәләкәченнән башлап карт-корысына кадәр колхоз идарәсе ихатасына ат күрергә килделәр. Һәрберсе атны сыйпарга, яратырга, авызына берәр азык каптырырга тырышты. Ат янына теге атылган сары биянең анасын да алып килделәр. Кара ат аны күргәч йомшак кына итеп кешнәде, аңа җавап итеп сары бия дә кешнәгән тавыш чыгарды. Янәсе, “Исәнме дускаем. Ни хәлдә тордың? Мин сине сагындым”.

Балалар гаҗәпләнеп карап тордылар, атларны сыйпарга тырыштылар. Каяндыр печән табып, үлән йолкып атлар алдына салдылар.

Айгырны карауны һәм аңа атланып эшкә йөрүне Халиткә ышанып тапшырдылар. Ул атлар ярата, игътибарлы булыр, вакытында ашатыр, эчертер, диделәр. Шулай итеп Халит хәзер сугыштан кайткан атка атланып атлар көтүе көтә. Кара атның муенына шарф сымак әйбер бәйләп, аңа “Ветеран ВОВ” дигән язу чикте.

Бер елны Хөрмәтулла абзыйга (идарә атларын караучыга) бригада атларын төнлә ашату өчен яланга чыгарырга куштылар. Көндез бияләр эштә була бит. Менә бер кичне атларны биек тау өстенә кудылар. Анда үлән мул, мал-туар тапамаган. Хөрмәтулла абзый һәм тагын ике ат караучы уңайлы урында учак кырында сөйләшеп утыралар. Бервакыт еракта бүре улаган тавыш ишетелә. Бу берничә мәртәбә кабатлана. Атлар да колакларын торгызып бер тирәгәрәк җыела башлыйлар. Ә кара айгыр алгы аякларын җиргә нык-нык басып, башын горур күтәреп көтү тирәли урап чабып йөреп атларны бер тирәгә туплый. Атлар аның нәрсә әйтергә теләгәнен аңлап башларын күч эченә, сыртларын читкә таба каратып басалар. Кара ат алар бер түгәрәк булып оешканчы урап чабып йөри. Шул арада бүреләр дә ат көтүе янына якынлашты. Кара айгыр чабып килгән уңайга алгы аягын күтәреп бер бүрегә тибеп җибәрә. Улау катыш чинаган тавыш ишетелеп кала. Кара айгыр атларны һаман уратып йөгерә. Тагын чинаган тавыш чыга. Монсында инде ул икенче бүрене арт аягы белән типкән була. Шул вакыт ат караучыларның берсе һавага атып җибәрә. Соңыннан алар атларны карап йөргәндә бер бүренең башы изелеп үләлми ятканын, икенчесенең үлгән гәүдәсен күрәләр. Айгыр аңа типкән дә таптап киткән. Менә нинди бит ул безнең кара айгыр!

Правление атларын сугыш башланганчы Фазлетдин абый карады, кара айгыр аның җаваплылыгында иде, ул аерым аранга ябып асрады. Бияләрне атландыру, аларның исәбен алу эше дә аңа йөкләтелгән иде. Сугыштан ул яраланып, бер аягын югалтып кайтты. Кайткач та идарә атлары янына килде. Үзе тәрбияләгән кара атны күрсәтүләрен сорады. Аны яланга алып бардылар. Кара атны кочаклап елады мескен. Аны төрле очрашуларга чакыра башладылар. Балалар янына барырга булса, кара атны да үзе белән ала, аларга аның колын чагындагы холкы, сугыш юлын үтүе турында сөйли иде. Атка игътибар зур булды. 9 Майда - Җиңү көнендә сугыш ветераннары белән очрашу чаралары оештырылганда һәрвакыт алып килә торган булдылар. Бу чаралар бик файдалы һәм кызыклы үтте.

Татар-башкорт халкы атны бик ярата шул. Ат аларга хуҗалыкта төп ярдәмче һәм тормыш юлдашы булган бит!

Автор:Айсылу Габидуллина
Читайте нас: