Чишмэ
+2 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Хикәяләр
31 декабрь 2022, 15:02

Быел соңгы «PEREмена»

Яшьләр бию проектының сайлап алу туры тәмамланды. Анда катнашкан командалар бәйгене киләсе елда дәвам итәчәк.

Быел соңгы «PEREмена»
Быел соңгы «PEREмена»

Соңгы турда урын алу өчен 11нче сыйныф укучыларыннан торган өч команда – гимназиядән «Мафия», 5нче мәктәптән «Бригада» һәм Башкорт агросәнәгать колледжының Чишмә филиалыннан «Мастерята» көч сынашты.

Яхшы әзерлек белән килгән командаларның өчесе дә киләсе турга үтте. Төп лидерлар «Мафия» белән «Бригада» булды һәм ахыр чиктә алар арасындагы аерма нибары 4 балл тәшкил итте. «Мастерята» командасын исә, икенче тапкыр мөмкинлектән файдаланып, жюри коткарды.

Тамаша залы тулы диярлек иде. Проектны оештыручы һәм алып баручы залда утырган иң актив җанатарларга үзләрен сәхнәдә күрсәтергә мөмкинлек бирде. Батлны (бию ярышын) бу юлы Ләйсән Яхина (жюри әгъзасы һәм бию инструкторы) башлап җибәрде. Аның белән бергә сәхнәгә башкалар да күтәрелде.

«Көчле ихтыяр уеннары» бу юлы тапкырлыкка корылган мәсьәләләр һәм табышмаклар белән тулыланды, балаларга зирәк акыл гына түгел, җитезлек тә кирәк булды. Шулай ук аларга сигезенче сыйныф командалары үти алмаган бәйгедә катнашу тәкъдим ителде. Аның асылы шунда: урындыкта утыручының маңгаена түгәрәк печенье куела, ул аны кул белән тотмыйча гына тешләргә һәм савытка салырга тиеш. Бу юлы өч команда да, уңышка ирешү төрлечә булуга карамастан, биремне үти алды.

Проектның бию өлешенә килгәндә, жюрины «Бригада» командасының вальс башкаруы сөендерде.

«PEREмена» проектының чирек финалы менә шулай өметле төгәлләнде.

Бию проектындагы фотоларны «ВКонтакте» битендә карый аласыз: https://vk.com/album-43978671_290333544.

Быел соңгы «PEREмена»
Быел соңгы «PEREмена»
Автор:Елена Дибаева
Читайте нас: