Чишмэ
+2 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Хикәяләр
19 декабрь 2022, 17:26

Кем иде дә, кем булды...

Авыл кызлары озатырга якын да китермәгәнлектән, яшьлеген кимсенеп уздырды Ирек.

Кем иде дә, кем булды...
Кем иде дә, кем булды...

Хәер, кызларга гына түгел, авыл егетләренә дә, «печник Хаҗи малае» гына иде ул. Аның әтисе гомер буе якын-тирә авылларда мич чыгарып көн күрде. Үзенең дә кечкенәдән әтисенә булышып йөреп, тормыштан алган бердәнбер һөнәре ташчы иде.  
Тугыз сыйныф тәмамлап, шәһәргә киткәч тә укып тормады, төзүче булып эшкә керде. Осталыгын күреп төзелеш җитәкчесе үз йортын таштан салуны да аңа ышанып тапшыра. Йортның бизәлешенә сокланып, соңрак башкалары килә. Шуннан китә, минсиңайтим!
Бүгенге көндә ул ташчылар бригадасына җитәкчелек итә. Шәһәрдәге бөтен байларның төзелеш эшләре аның кулы аша уза. Шул сәбәпле, эшләп тапкан байлыгы да хәттин ашкан. Үзе өчен генә дә тырышмый ул. Күтәрәмгә калган авылның хаҗәтләрен дә кайгыртып, авылдашларына да булышып тора. Әтисе Хаҗиулла абый да улы төзеп биргән иркен таш йортта бер кайгысыз гомер кичерә...  
Хәер, үкенүчеләре дә бар. Яшьлектә егетне кире борган авыл кызларының кайберсе, аерылып кайтып, ялгыз тормышта авырлык белән көн күрә. Их, дөньяның кая борыласын алдан белгән булсалар икән!.. 

 

Фото: Ачык чыганаклардан

Кем иде дә, кем булды...
Кем иде дә, кем булды...
Автор:
Читайте нас: