Чишмэ
+2 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Хикәяләр
7 октябрь 2022, 09:46

Кара акчарлак буламы?

Галимҗан Гыйльманов Безнең авыл сугыш башланачагын белә иде. Борын-борынгыдан шул мәгълүм: хәтәр яу алдыннан төрле хикмәтле хәлләр башлана икән.

Кара акчарлак буламы?
Кара акчарлак буламы?

Кандай кызарып кояш баеган чакта, аулак юлларда, кешеләр каршына ак кием кигән чибәр затлар очрый башлый. Үлем, Әҗәл шулай чыга, имеш. Еш кына ул матур кыз кыяфәтендә була, ди.

Кырык беренче елның җәй башында күрше авылдагы Мәмәт картка шундый бер чибәркәй очрап, сугыш булачагын әйтеп киткәч, халык берара гөжләп алды. Кешеләр күңеленә «Халыклар атасы иптәш Сталин да туктата алмас микәнни бу сугышны?» дигән шик керә башлады…

Миңа – унике яшьлек малайга да килеп күренде ул «сугыш хәбәрчесе». Яманкул чокырындагы күлгә балык тотарга барган идем. Агыйдел ягыннан акчарлаклар кергәли ул күлгә. Бу юлы да берничәсе очкалап үтте; балык күзлиләр инде, беләм. Ләкин суга тигән кош күренми. Бик сәер тоталар бүген үзләрен. Ниндидер сер бар монда…

Ул серне мин бик тиз шәйләп алдым. Чем-кара акчарлак иде ул. Дөресе – «карачарлак». Бөтен кош шуның тирәсендә бөтерелә. Ниндидер шаукымы, сихере бар кебек аның. Тавышы да икенчерәк, шомлырак димме – ничектер карлыгып, ярсынып чыга…

Акчарлакларда балык кайгысы юк иде. Алар ниндидер уен уйнаган кебек кыланалар, гүя серле бер йола башкаралар… Үч иткәндәй, бүген балыгы да эләкми… Әллә анысына да шушы сәер кош сәбәпчеме?

Өйгә кайткач, бу хакта әнкәйгә сөйләдем. Әнкәй бер сүз дәшмәде. Әткәйгә әйткән икән. Әткәй, кичен бергә җыелгач, үзалдына сөйләнгән кебек кенә әйтеп куйды:

– Фәүзия, әзерләнә башларга кирәк, бүген-иртәгә сугыш башланачак…

Нәкъ бер атнадан сугыш башланды. Тагын бер атнадан әткәйне алып киттеләр. Теге кара акчарлак бүтән күренмәде. Кесәмә таш та алып йөри башлаган идем югыйсә… Сугыш хакында хәбәр итәр өчен күрше-тирә авылларга китеп барды, ахры…

Кара акчарлак буламы?
Кара акчарлак буламы?
Автор:Айсылу Габидуллина
Читайте нас: