Чишмэ
+2 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Хикәяләр
15 март 2022, 11:24

Чаңгы ярышлары узды...

Чишмәлеләр онытылмаслык тәэссоратлар алдылар

Чаңгы ярышлары узды...
Чаңгы ярышлары узды...

5 мартта Чишмәдә «Рәсәйнең чаңгы юллары» XXXX Бөтенрәсәй чаңгы узышлары барышында район ярышлары узды.

Катнашырга теләүчеләр, кар явып торуга карамастан, әкренләп ярыш үтәчәк урынга җыелдылар. Ярты сәгать үтүгә чаңгы ярышында катнашырга теләүчеләр берничә дистәдән артып китте. Беренчеләрдән булып 88 яшьлек Павел Семахин килде.

– Ярышларда ел саен катнашам, көз көне дә йөгерү белән шөгыльләнәм. Чөнки спорт – ул тормыш нигезе. Җәй көне велосипедка утырам, йөгерәм, җәяү күп йөрим. Танышлар очраганда: «Әле һаман йөрисеңме, исәнсеңме?» дип сорыйлар. Мин аларга: «Сез дә йөрегез, сәламәт булырсыз!» дип җавап бирәм. Бүген чаңгы юлы бик шәп, кар яву да комачауламый, – диде Павел Иванович.

Чаңгы ярышларын ачу тантанасы район Мәдәният сарае каршындагы мәйданда узды.

– Ярышларга җитәкчеләрнең һәм өлкәннәрнең генә түгел, ә балаларның һәм хезмәт коллективларының да килүе шатлыклы. Бүген иң көчлеләр җиңсен, чаңгы юлында барыгызга да уңышлар телим, – дип биредә җыелучыларга мөрәҗәгать итте район хакимияте башлыгы Ришат Мансуров.

Физик культура һәм спорт комитеты рәисе Марат Вәлим-хамматов, Балалар һәм үсмерләр спорт мәктәбе директоры Елена Рычкова һәм башкалар  чарада катнашучыларга уңышлар теләделәр.

Тормыш иминлеге нигезләре укытучылары – 2нче мәктәптән Марат Биктаһиров, Р. Абзалов исемендәге Алкин-2 мәктәбеннән Урал Вәлиев, Шөнгәккүл мәктәбеннән Илдус Хәкимов, Башкорт агросәнәгать колледжының Чишмә филиалыннан Владимир Чернышков, 5нче мәктәптән Илмир Янгиров күп еллар намуслы хезмәтләре, яшьләргә хәрби-патриотик тәрбия бирүдә актив катнашканнары өчен Чишмә районы хакимиятенең Мактау грамоталары белән бүләкләнделәр.

Беренчеләрдән булып чаңгы юлына район җитәкчеләре чыкты.

Район башлыгы сүзләренә караганда, ярышларда катнашырга теләүчеләр елдан-ел арта. Чишмә яшьләре дә спортка актив тартыла.

– Бу ярышлар «Спорт – тормыш нормасы» федераль проектын тормышка ашыру барышында уза. Чаңгы юлы әйбәт, күңелле музыка белән һава торышы да яхшы кәеф өсти. Бүген үзем дә ярышларда катнаштым, – диде Р. Мансуров.

Чаңгы узышларында гаиләләре белән катнашучылар да булды.

– Ирем белән мин һәм улларыбыз Рөстәм белән Руслан да чаңгыга бастык. Безнең өчен спорт, шул исәптән чаңгыда йөрү яңалык түгел. Чөнки балалар белән чаңгыда еш йөрергә тырышабыз. Бүген рәхәтләнеп шудылар, шулай ук яхшы нәтиҗә күрсәттеләр. Тормыш иптәшем Илшат үзенең яшь категориясендә өченче урын алды, ә Рөстәм җиңү яулады, – диде Айгөл Шәмсетдинова.

Чарага килгән һәркем кайнар чәйдән һәм тәмле боткадан авыз итә алды.

– Чаңгыда да йөрдек, тәмле ботка да ашадык, бәйрәм белән дә котладылар. Хәзер биеп алсак та була, – дип көлештеләр балалар бакчасында эшләүче хатын-кызлар.

Үзләре әйтүенчә, алар чаңгы ярышында башкалардан калышмаска һәм тәрбиячеләрнең нәрсәгә сәләтле булуын күрсәтергә булганнар.

Шуны да билгеләп үтәргә кирәк, яшь чаңгычылар өчен аерым чаңгы юлы әзерләнгән иде, алар Спартакиада зачетына ярыштылар.

– Бераз дулкынландым, чөнки күптән катнашканым юк иде. Калмаш авылыннан килдем. 15 яшьтәмен, тугызынчы сыйныфта укыйм. Безнең мәктәптә спортка, бигрәк тә чаңгыда йөрүгә зур игътибар бирелә. Спорт тормышымда мөһим роль уйный, сәламәт булырга һәм яхшы формада калырга ярдәм итә, – дип билгеләп үтте Гөлназ Байкова.

– Чаңгы ярышында беренчегә генә катнашмыйм. Электән икенче һәм өченче урыннарны алганым булды. Борчылмыйм, чөнки иң мөһиме җиңү түгел, ә катнашу, – дип сүзгә кушылды 15 яшьлек Рузил Карачурин.

Соңыннан чаңгы ярышында җиңүчеләргә һәм призерларга дипломнар, медальләр һәм призлар тапшырылды.

 

 

 

 

Безнең белешмә

Җиңү паркы мәйданында узган спорт чарасында барлыгы 150гә якын кеше катнашты. Аларның иң яшенә 6 һәм иң өлкәненә 88 яшь иде.

Чаңгы ярышлары узды...
Чаңгы ярышлары узды...
Автор:Элина Ибрагимова
Читайте нас: