Чишмэ
+2 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Хикәяләр
2 февраль 2022, 12:19

Авыл проблемаларын бергәләп хәл итү мөһим

Быел Урындагы башлангычларга ярдәм күрсәтү программасы җиденче тапкыр гамәлгә ашырыла.

Авыл проблемаларын бергәләп хәл итү мөһим
Авыл проблемаларын бергәләп хәл итү мөһим

Былтыр бәйгедә Башкортстан буенча 1085 гариза катнашты, шуларның 539ы җиңүче дип табылды. Проектларның гомуми суммасы 589,5 миллион сум тәшкил итте. Урындагы башлангычларны тормышка ашыруның төп юнәлешләре турында әйтергә була инде: проектларның күбесе автомобиль юлларын һәм алардагы корылмаларны яхшыртуга, шулай ук мәгариф учреждениеләре объектларын һәм зиратларны төзекләндерүгә юнәлдерелде.

– Әлеге вакытта Чишмә районында барлык биләмәләрдә дә онлайн форматта яки урамда җыелышлар үткәрелә, халык анда беренче чиратта хәл ителергә тиешле проблемаларны сайлый, – дип безне авыл биләмәләре проектлары белән таныштырды финанс идарәлек начальнигы Резида Хәсәнова.

– Сафар, Ибраһим һәм Караякуп авыл Советларында үткән тәүге җыелышларда халык су башняларын капиталь ремонтлау проектын тәкъдим итте, ә Ярми авылында аерым урамнарны су белән тәэмин итү челтәрләрен капиталь ремонтлау өчен чыгыш ясадылар. Енгалыш һәм Шөнгәккүл авыл Советларында «МТЗ-82.1» тракторларын сатып алырга теләк белдерделәр. Чувалкип халкы урам утларын капиталь ремонтлау өчен тавыш бирде. Яңа ел алдыннан Чувалкип авылында ППМИ-2022 мәсьәләсе буенча тәүге җыелышлар тәмамланды. Анда авыл халкының 50%тан артыгы катнашты.

2022 елның 12 гыйнварында үткән йомгаклау җыелышында халык «Чувалкип авылында урам утларын капиталь ремонтлау» проектын бертавыштан хуплады. Проект буенча эшне алып бару өчен халык арасыннан биш кешедән торган инициаторлар төркеме сайланды.

Урындагы башлангычларга ярдәм күрсәтү программасы буенча бәйгедә катнашу өчен муниципаль берәмлекләргә гаризалар бирү, документлар әзерләү вакыты тәмамланганчы тагын бер ай кала.

ППМИ-2022  узган елның октябрендә ук игълан ителгән иде. Бәйгедә катнашу өчен документлар 2022 елның 15 мартыннан 2022 елның 13 апреленә кадәр кабул ителәчәк. Урындагы башлангычларга нигезләнгән иҗтимагый инфраструктураны үстерү проектларын бәйге нигезендә сайлау буенча конкурс комиссиясе утырышының якынча датасы 2022 елның 29 апреленә планлаштырыла, дип хәбәр итә ppmi.bashkortostan.ru сайты. Документларга ярашлы, урындагы башлангычларга нигезләнгән иҗтимагый инфраструктураны үстерү проектларын бәйге  нигезендә сайлап алу буенча конкурс комиссиясе утырышыннан соң өч көн эчендә әлеге сайтта бәйге нәтиҗәләре бастырыла. Тәүге рейтинглар апрель урталарында билгеле булачак. Бәйгедә җиңүчеләргә субсидия бирү турындагы боерыкны әзерләү һәм кабул итү җәйгә планлаштырылган, ә акчаларны үзләштерү 2022 ел ахырына тәмамланырга тиеш.

Авыл проблемаларын бергәләп хәл итү мөһим
Авыл проблемаларын бергәләп хәл итү мөһим
Автор:Дильбар Хамитова
Читайте нас: