Чишмэ
+2 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Хикәяләр
17 гыйнвар 2022, 12:02

Алма агачыннан ерак төшми

Башкортстанда 2022 ел Һөнәри белем бирүне камилләштерү, лаеклы эш шартлары һәм хезмәт династияләре елы дип игълан ителде. Калмаш авылында яшәүче Ибраһимовлар гаиләсендә гаилә башлыгы һәм аның дүрт улы да «Башкир-агроинвест» җәмгыятендә механизатор булып эшлиләр.

Алма агачыннан ерак төшми
Алма агачыннан ерак төшми

Альфред Әхнәф улы хезмәт эшчәнлеген 1981 елда автомәктәп тәмамлаганнан соң башлый. Армиядә ике ел хезмәт иткәч, туган авылындагы «Победа» колхозына шофер булып кайта. Хуҗалык исемнәре – колхоз, авыл хуҗалыгы предприятиесе, җаваплылыгы чикләнгән җәмгыять, ачык акционерлык җәмгыяте дип алышынса да, җирдәге эш дәвам итә, һәм аның авыл хуҗалыгы техникасында эшли башлавына да быел кырык ел инде. Тәүдә ул озак вакыт йөк машинасында, соңгы елларда «Джон Дир» тракторында эшли.

– Хәзерге техника куәтле, заманча, тракторчыга уңайлы эш шартлары булдырылган, – ди тәҗрибәле механизатор.

Ул үз эшен шулкадәр ярата, хәтта уллары да башка һөнәр алу турында уйлап та карамаганнар. Малай чакта ук әтиләренең эштән кайтканын көтеп алганнар, ул аларны «КамАЗ»га утыртып йорт алдына кереп туктаган. Алар өчен шуннан да зуррак шатлык булды микән?!

– Ремонтлаганда гел янәшәмдә тордылар, бәләкәйдән машина йөртергә һәм ремонтларга  өйрәнделәр. Сүз уңаеннан, зур улым хәтта машина ачкычын алырга үрелеп беренче тапкыр тәпи китте. Хатыным аны кулына күтәргән килеш мине эштән каршы алды, баланы бераз читкәрәк бастырып куйды, мин ачкыч тоткан кулымны алга сузган идем, ул шуны алам дип атлап китте, – дип сөйләде Альфред.

Руслан 9нчы сыйныфны тәмамлаганнан соң 48нче һөнәрчелек училищесына (хәзер Башкорт агросәнәгать колледжының Чишмә филиалы) «Машина-трактор паркын техник хезмәтләндерү һәм ремонтлау буенча мастер» һөнәре буенча укырга керә. Вадим, Марсель, Владлен һәм Олег та аның үрнәгендә бу уку йортын тәмамлаган.

Шундый бер кызыклы очрак та булган әле. Марсель армиядә хезмәт иткәндә аның «БТР»ы ватылган. Озак ремонтлап маташсалар да төзәтә алмаганнар. Шуннан соң ул ял көнендә әтисенә шалтыратып әле ремонтта торулары, эшләренең алга китмәве турында сөйләгән. Әтисе «БТР» белән «КамАЗ» двигателенең бер төрле булуын әйткән. Ә икенче көнне телефон аша нәрсә эшләргә кирәклеген аңлатып торган, егетләр ул кушканча ремонтлаганнар. 

Ибраһимовларның йорт алдында хуҗалык ихтыяҗлары өчен «Беларус» тракторы тора – шуның белән печән дә әзерлиләр, утын да алып кайталар.

Күптән түгел төпчек уллары Олег армиядән кайткан һәм әтисенә алмашка тракторчы булып эшкә чыккан. Моңа кадәр ул Руслан белән алмашлап эшләгән. Ибраһимовлар бер-берсенә булышалар, бигрәк тә техника ватылганда ярдәмгә киләләр.

«Башкир-агроинвест» җәмгыятенең Чишмә бүлеге җитәкчесе Марс Фәйзуллин да гаилә башлыгы турында уңай сүзләр әйтте.

– Ул яхшы остаз, техниканы әйбәт белә, эшкә намус белән карый. Техника ватылса, үзенең сменасы тәмамлануга карамастан, улларына һәм башка яшь механизаторларга ярдәмгә кала. Уллары да хезмәт сөючән, әтиләре кебек, үз вазифаларына җаваплы карыйлар. «Алма агачыннан ерак төшми», дип юкка гына әйтмиләр бит, – ди Марс Флүр улы.

 

Алма агачыннан ерак төшми
Алма агачыннан ерак төшми
Автор:Гузяль Ибраева
Читайте нас: