Медицина хезмәткәрләре – табиблар (12 белгеч), фельдшерлар (җиде), шәфкать туташлары таләп ителә. Авыл хуҗалыгы предприятиеләре агрономнарга мохтаҗ (дүрт), сүз уңаеннан, бу районда иң күп акча түләнә торган эш. Аларга 40 мең сум хезмәт хакы тәкъдим итәләр. Шулай ук ветеринария фельдшерлары, машина белән сыер саву операторлары, тегермәнчеләр, тракторчылар җитми. Машина йөртүче иң кирәкле һөнәрләрнең берсе булып кала, район буенча 28 шофер таләп ителә. Өстәвенә, бу һөнәр хезмәт хакы буенча икенче урында тора, аларга 39 788 сум эш хакы тәкъдим итәләр. Җитмәсә, Эш белән тәэмин итү үзәге «В» һәм «С» категорияләре буенча бушлай укыту да оештыра. Слесарь-ремонтчы да бик кирәкле һөнәрләрнең берсе – район предприятиеләре шундый белгечлеге булган 21 кешене эшкә алырга әзер. Тегүчеләр, тегү машинасы операторлары, йөк төяүчеләр, төргәккә төрүчеләр дә (унар кеше) таләп ителә.