Яңа ел бәйрәмнәре 10 көн — 2021 елның 31 декабреннән 2022 елның 9 гыйнварына кадәр дәвам итәчәк. Бәйрәм көннәренә туры килгән 1 һәм 2 гыйнвардагы ял (шимбә, якшәмбе) 3 һәм 10 майга күчерелә.
Киләсе елда 23 февраль — Ватанны саклаучылар көне чәршәмбегә туры килә. Шуңа күрә бу көн генә ял була.
Моннан тыш, 5 март - шимбә көненә туры килгән ял дүшәмбегә, 7сенә күчерелә.
Шулай итеп, мартта Рәсәйдә 6нан 8нә кадәр ял була.
Май бәйрәмнәре, гадәттәгечә, ике өлештән тора: Хезмәт бәйрәме уңаеннан 30 апрельдән (шимбә) 3 майга кадәр (сишәмбе) һәм Җиңү көне хөрмәтенә 7 майдан (шимбә) 10 майга (сишәмбе) кадәр.
Рәсәй көне 2022 елда 12 июньгә, якшәмбегә туры килә. Шуңа рәсәйләр 11 июньнән (шимбә) 13 июньгә (дүшәмбе) тиклем ял итәчәк.
Ноябрь байрамнар 4 ноябрдән (җомга) 6 ноябрьгәчә (якшәмбе) дәвам итә.
Чыганак: Башинформ МА