

Узган атнада «Нурис» җәмгыятендә әлеге бәйгегә йомгак ясалды һәм җиңүчеләрнең исеме билгеле булды.
Бу механизаторлар Икром Мәхмүдов һәм Холик Охунов. Алар үз эшләренең чын осталары. Икром Мәхмүдов «КВК 800» комбайнында 178 гектар кукурузаны урып-җыеп, югары нәтиҗәләргә ирешкән. Ә Холик Охунов «Кировец» К-702 тракторында 3190 тонна яшел массаны тыгызлап, хуҗалыкның уңышына зур өлеш керткән.
Бүгенге көндә «Нурис» җәмгыяте — эре терлекчелек үзәге. Биредә 2200 баш мөгезле эре терлек, шул исәптән 790 савым сыеры асрала, көн саен 16 тонна сөт җитештерелә.
«Һөнәре буенча иң яхшысы» конкурсы — ул үзенең осталыгы һәм җаваплылыгы белән башкаларга үрнәк булган хезмәтчәннәрне аерып күрсәтү мөмкинлеге.
Авыл хуҗалыгы — бары тик техникага гына таянып булмый торган өлкә. Кыр эшләренең бар нечкәлеген күп еллар шушы тармакта эшләүчеләр белә һәм нәтиҗә яхшы булсын өчен бар көчләрен куя.