Чишмэ
+7 °С
Ясно
Авыл хуҗалыгы
24 Сентября , 05:16

2026 елгы урып-җыю кампаниясе: шикәр чөгендере җыеп алынды

«Әсәдуллин Азамат Әлфәт улы» крестьян-фермер хуҗалыгы шикәр чөгендере алуны уңышлы төгәлләде. 150 гектар мәйданда үскән уңыш тулысынча җыеп алынды.

2026 елгы урып-җыю кампаниясе: шикәр чөгендере җыеп алынды2026 елгы урып-җыю кампаниясе: шикәр чөгендере җыеп алынды
2026 елгы урып-җыю кампаниясе: шикәр чөгендере җыеп алынды

Нәтиҗәләр куандыра: гектарыннан уртача 500 центнер уңыш чыккан. Чишмә шикәр заводына 5000 тонна, Раевка шикәр заводына 2000 тонна татлы тамыр озатылган.

«Бу — һәркем үзенең бәяләп бетергесез өлешен керткән тату команданың уртак хезмәте», — дип билгеләп үтте хуҗалык җитәкчесе.

Чыннан да, уңышлы нәтиҗәләр артында тырыш хезмәт тора. Азамат Байбурин берүзе 1000 тонна уңыш ташыган. Ташу эшләре тәүлек әйләнәсенә, ике сменада барган: көндез телескопик төягеч руле артында Филзир Әсәдуллин эшләсә, төнге сменада Фларит Бикбулатов хезмәт куйган.

Филия Урманова басудагы ир-атлар өчен көн саен кайнар төшке һәм кичке ашлар әзерләгән, ә Ислам Байбурин аны вакытында механизаторларга илтеп торганды.

Хуҗалык җитәкчесе Уфадан кайтып ярдәм иткән Филзирга аерым хөрмәтен белдерә.

Ул һәр елны урып-җыю чорында ярдәмгә килә: августта ялда булганда ашлык җыюда булышса, сентябрьдән үзенең техникасы белән чөгендер кырларында эшләде. Бу — туган җиргә булган чын тугрылык үрнәге!

Ял итәргә вакыт юк, тиздән көнбагыш уру башланачак. Фларит Әсәдуллин үзенең заманча тракторында киләсе елда чәчү өчен җирләрне эшкәртә.

Без район кешеләре һәм аларның хезмәте белән горурланабыз! Илнең азык-төлек иминлеге нәкъ менә шулай, гади хезмәт кешеләренең тырышлыгы белән ныгытыла.

Автор:Дильбар Хамитова
Читайте нас