Чишмэ
+6 °С
Облачно
Авыл хуҗалыгы
17 Сентября , 05:27

Татлы тамыр өчен көрәш

Чишмә районында шикәр чөгендерен җыю буенча масштаблы кампания дәвам итә. Безнең иҗат төркеме «Башкир-агроинвест» җәмгыяте «Мир» бүлекчәсенең Дмитриевка авылы янында урнашкан кырларында булды. Райондагы шикәр чөгендере мәйданнарының төп өлеше нәкъ менә шунда үстерелгән.

Хуҗалыкта шикәр чөгендерен казу 20 августта ук башланды, ә берничә көннән техника тулы куәтенә эшли башлады. Бүгенгә хуҗалык 15 мең тоннага якын чимал әзерләгән дә инде – бу Чишмә шикәр заводының тотрыклы эшләп китүе өчен җитәрлек күләм. Әмма төп эшләр әле алда: механизаторларга уңышның калган 80 процентын җыеп алырга кирәк. Билгеләп үтик, «БАИ» җәмгыяте – Чишмә районында әлеге техник культураны үстерүче иң эре хуҗалык.

Эшләр барышы автоматлаштырылган, төгәл көйләнгән һәм турыдан-туры заводтагы кабул итү графигына бәйле. Чиратлар булмаган очракта, бер «КамАЗ» сменасына биш рейс ясап өлгерә. Кырда 22 тонна сыйдырышлы машинаны төяүгә якынча дүрт минут вакыт китә. Салкыннар башлангач, туңган туфрак аркасында бу процесс ике тапкырга әкренәячәк һәм якынча 10 минут вакыт алачак, шуңа күрә аграрийлар һәр уңайлы сәгатьне файдаланып калырга тырышалар.

- Хәзер идеаль һава торышы, – дип билгеләп үтте Чишмә бүлекчәсе директоры Марс Фәйзуллин. – Җил дә, яңгыр да юк, төяү җиңелрәк бара. Коры туфрак – уңыш җыюның төп шарты. Пычрак булмау авыр техникага кырдан төп юлларга киртәсез чыгарга мөмкинлек бирә, бу исә юлларны чистартуга китә торган чыгымнарны киметә. Моннан тыш, яңгырлы көннәрдәге кебек, батып калган машиналарны тартып чыгару өчен буксирларны әзер тоту ихтыяҗы да юк. Бу ресурсларны максималь дәрәҗәдә сакларга мөмкинлек бирә: хуҗалыкта чөгендер алу белән беррәттән, сөрү һәм көзге чәчү эшләре дә бара. Һәр коры көн алтынга бәрабәр, һәм һәр белгеч үз эше белән мәшгуль. Әгәр һава торышы бозылып, яңгыр куркынычы туса, тракторчыларны башка участоклардан ашыгыч рәвештә алып, чөгендерчеләргә ярдәмгә җибәрәләр.

Дмитриевка кырларында бүген алты-җиде «КамАЗ» һәм төягеч эшли. Эш  тәүлек әйләнәсе оештырылган. Исәпчеләр һәр хәрәкәтне катгый контрольдә тота.

Эш ике сменага бүленгән: беренчесе иртәнге сигездән кичке сигезгә кадәр, икенчесе кичке сигездән иртәнге сигезгә кадәр дәвам итә. Тукталышсыз циклны техник мәсьәләләрне урында ук хәл итүче дежур инженерлар һәм өстәмә техника тәэмин итә. Кырда калган уңышны җыючы махсус трактор йөри, эшчеләр кулларына сәнәк тотып чыга, һәр чөгендерне җыеп алу максат итеп куела – хуҗалык җитәкчелеге уңышның һәр граммы заводка барып җитәргә тиешлеген ассызыклый.

Уңыш күрсәткечләре орлык гибридлыгына бәйле рәвештә төрлечә: кайбер җирдә гектарыннан 42 тонна җыелса, кайдадыр бу сан 55 тоннага кадәр җитә. Дмитриевкада «Щелково» компаниясенең Рәсәйдә җитештерелгән орлыклары кулланыла. Ләкин предприятиенең төп байлыгы – ул кешеләр.

«Башкир-агроинвест» белгечләре үзләренең универсальлеге белән дан тота. Моңа ачык мисал – механизатор Ярослав Коробков. Күптән түгел генә ул ашлык җыю комбайнында эшләгән булса, дүрт көн элек аны төягечкә күчергәннәр. Өйрәнү турыдан-туры кырда узган, һәм яшь белгеч бу бурычны да уңышлы башкарып чыга.

Ярослав – Чакмагыш районыннан, гаиләсе белән бу якларга ике ел элек күченеп килгән. Авыл хуҗалыгы техникасы белән ул иртә таныша: һөнәри юлын Бүздәк авыл хуҗалыгы техникумының өченче курсында ук башлый. Шул көннән бирле ул аграр тармакка тугры кала. Тормыш иптәше Юлия исә шикәр заводының фильтрлау цехында хезмәт куя. Икесе дә үз юлларын авыл хуҗалыгы белән бәйләгәннәр һәм бу сайлауларына бер дә үкенмиләр.

Ярослав заманча компьютерлаштырылган төягечтә эшли: «Техника үзе үк центнерларны исәпләп бара. Планны күпме арттырып үтәгәнеңне шунда ук күрү – күңелне күтәреп җибәрә, яңа казанышларга рухландыра», – ди ул. Күченү турындагы карарны Ярославның хатыны тәкъдим иткән. «Чишмә районында тормыш яхшырак булыр диде, һәм без ялгышмадык», – дип елмая гаилә башлыгы.

Механизатор Эльмир Булатовны да хуҗалык агрономнары үз эшенең тиңдәшсез остасы дип бәяли. Бабик авылында яшәүче Эльмир эшкә көн дә машина белән килеп йөри. Аның һөнәри юлы 17 яшьтә башланган, ул Караякуп мәктәбендә укыганда таныклык алган вакыттан бирле рульдән аерылмый. Төрле оешмаларда туплаган бай тәҗрибәсеннән соң, ул нәкъ менә «Башкир-агроинвест»та үз урынын тапкан – 2020 елдан бирле биредә намуслы хезмәт куя.

  • Шартлар лаеклы, хезмәт хакы яхшы, кайнар төшке һәм кичке ашны туп-туры кырга алып киләләр, тик эшлә генә, – ди Эльмир Булатов. Ул шикәр чөгендере казу нормасын арттырып үти. Ә бу инде хезмәт хакыннан тыш премия.

Трактор руле артында утыру – ул зур җаваплылык та. Эльмир – күп балалы әти. Тормыш иптәше Әлфинә белән дүрт бала тәрбиялиләр, аларның икесе инде студент. Алмаз белән Эльза УТЭКта белем ала. Илүзә белән Илнар – Караякуп мәктәбе укчылары. Ишле гаилә өчен тотрыклы эш иминлекнең һәм иртәгәсе көнгә булган ышанычның ныклы нигезе ул.

Автор:Дильбар Хамитова
Читайте нас