

Уртача уңыш гектарыннан 34 центнер тәшкил иткән.
«Агропромбизнес», «Благоварский» һәм «Земля Урала» хуҗалыклары бөртекле культуралар урып-җыюны тулысынча төгәлләгәннәр. «Нерал Чишмә» һәм «Агро Альянс» предприятиеләрендә дә эшләр төгәлләнү этабында.
Сабан бодаен урып-җыю югары темп белән бара: мәйданнарның яртысыннан күбесе урылган, уртача уңыш – гектарыннан 32 центнер. Җитен алу да төгәлләнгән.
Шикәр чөгендерен казу дәвам итә. Район буенча уртача уңыш гектарыннан 355 центнер тәшкил итә, ә «Үзәк» МТСта бу күрсәткеч 400 центнерга җитә.
Чишмә шикәр заводы чимал кабул итә башлады – предприятиегә 22758 тонна тамыразык китерелгән.
Районның авыл хуҗалыгы идарәлеге башлыгы Эрнес Кәримов билгеләп үткәнчә, урып-җыю белән беррәттән, киләсе ел уңышы өчен нигез салына – көзгы чәчү кампаниясе башланды. Әлеге эшкә «Агропромбизнес», «Үзәк» МТС, «Нерал Чишмә» һәм «Земля Урала» хуҗалыклары кереште.