

Чишмә районында «Мәктәпкә җыенырга ярдәм ит» акциясе күркәм традициягә әверелде. Быел да бу изге эштә мәгариф идарәлеге җитәкчесе Зилә Ямалетдинова һәм мәгълүмат-методика үзәге җитәкчесе, районда БДИ координаторы Нурия Аллагулова актив кушылдылар. Алар һәр елны булачак беренче сыйныф укучыларына ярдәм итә. Бу бары тик кирәк-яраклар алу гына түгел, ә балаларга 1 сентябрь бәйрәменә тагын да күбрәк шатлык өстәү дигән сүз.
Бу юлы игътибар үзәгендә ике кыз – Первомайский авылыннан Злата һәм Чишмә поселогыннан Руфина булды. Икесе дә быел беренче тапкыр мәктәп бусагасын атлап керәчәк.
Злата әнисе белән икәү яши. Гаилә әлеге вакытта катлаулы чор кичерә: әнисе вакытлыча эшләми, шуңа күрә баланы мәктәпкә әзерләү җиңел түгел. Злата, балалар бакчасына йөрмәсә дә, бик зирәк һәм кызыксынучан кыз. Бераз оялчан булса да, аның карашындагы кызыксынучанлык һәм белемгә омтылышы сокландыра. Ул мәктәптә тиз ияләшер һәм иң тырыш укучыларның берсе булыр, дип ышанасы килә.
Мәктәп формасын сайлау чын бәйрәмгә әверелде. Зилә Равил кызы, Злата һәм аның әнисе бергәләп кием сайлаганнар.
– Златаның киеме уңайлы гына түгел, ә мәктәпкә башын горур күтәреп барасы килеп торсын өчен, чын-чынлап матур булуын теләдек, – диде Зилә Ямалетдинова.
Ак якалы, челтәр алъяпкычлы куе зәңгәр төстәге мәктәп формасын киеп, толымнарына ак тасмалар таккач, Злата бераз дулкынланган, ләкин шундый бәхетле укучы кызга әйләнде дә куйды.
Руфина исә күп балалы гаиләдә үсә. Алар биш кыз: Дарина (12 яшь), Зарина (10 яшь), Руфина (7 яшь), Амалия (4 яшь) һәм кечкенә Тиана (1 яшь). Өч укучы кызны 1 сентябрьгә әзерләү – җиңел эш түгел, август ае — җаваплы һәм мәшәкатьле чор. Гаиләдә әтиләре генә эшли, әниләре декрет ялында, шуңа күрә дәүләт пособиеләре һәм читтән килгән һәр ярдәм алар өчен бик мөһим.
Кием сайлаганда хатирәләр яңарды. Мәктәп еллары, тантаналы линейкалар, яраткан дәресләр һәм кырыс булса да, гадел укытучылар искә төште. Үткәннәрдәге кызыклы вакыйгаларны искә алып, барысы да бергә көлештеләр. Яшь аермасына карамастан, барысын да уртак бер хис — баланың мәктәп тормышына ясаячак беренче адымын дулкынланып көтү берләштерә.
Бу очрашуда буыннарны бәйләүче үзенчәлекле бер җылылык бар иде: кайчандыр Руфинаның әнисе Резеданың үзен дә Нурия Флүр кызы укыткан. Еллар узгач укытучысы аның кызына мәктәп формасы сайларга ярдәм итә. Гаилә өчен бу көтелмәгән вакыйга булды.
-Бу күркәм традиция, әлеге изге эшкә өлеш кертүемә мин бик шат, – ди Нурия Флүр кызы.
Насыйровлар гаиләсе бу акциядә беренче тапкыр катнаша һәм күрсәтелгән игътибарга чиксез рәхмәтле.
Яхшылыкны акча белән генә үлчәп булмый, бала үзен мәктәптә көткәннәрен, аның уңышларына ышанганнарын тоеп, канатланып китсен өчен кайчакта бер изге гамәл, яңа кием яки җылы сүз дә җитә.
«Мәктәпкә җыенырга ярдәм ит» акциясе — ул кайгыртучанлык һәм игътибар күрсәтү проекты. 1 сентябрь һәр бала өчен шатлыклы, кызыклы һәм яңа ачышларга бай бәйрәм һәм Белем көне булып истә калсын иде!