Чишмэ
+19 °С
Дождь
Авыл хуҗалыгы
10 Июня , 11:44

Мал азыгы әзерләү башланды

Чишмә районының авыл хуҗалыклары мал азыгы әзерли башладылар.

Мал азыгы әзерләү башландыМал азыгы әзерләү башланды
Мал азыгы әзерләү башланды

Бу эшкә беренчеләрдән булып алдынгы хуҗалыкларның берсе – җаваплылыгы чикләнгән «Нурис» җәмгыяте механизаторлары кереште. Бүгенге көндә предприятие басуларында мал азыгы әзерләү буенча эш дәвам итә. Агымдагы елда хәвефсезлек һәм кыр эшләренә әзерлек мәсьәләләренә аерым игътибар бирелгән, барлык техника тикшерү үткән. Авыл хуҗалыгы хезмәткәрләре билгеләп үтүенчә, барлык агрегатлар төзек, машиналар паркы предприятие көче белән яңартыла.

Ферма мөдире Риф Байбурин сүзләренә караганда, хуҗалык алдында зур бурычлар тора. Быел 1240 гектар мәйданда терлек азыгы әзерләргә кирәк. Шуның 350 гектарында люцерна, 220 – донник, 450 – силоска кукуруз һәм 220 гектарында берьеллык үләннәр чәчелгән.

«Нурис» җәмгыяте кышкы чорда терлекләрдән мул продукция алу өчен әледән үк сусыл мал азыгы – сенаж сала башлаган. Мал азыгы әзерләү кампаниясен уңышлы башлап җибәргән алдынгы хуҗалык районның барлык авыл хуҗалыгы җәмгыятьләре өчен үрнәк булып тора. Терлекчелек комплексларын сыйфатлы мал азыгы запасы белән тәэмин итү өчен башкаларга да эшкә керешергә вакыт.

Мал азыгы әзерләү башланды
Мал азыгы әзерләү башланды
Автор:Дильбар Хамитова
Читайте нас