

Районыбызның авыл хуҗалыгы эшчәннәренә югары җаваплылык һәм һөнәри осталык күрсәтеп, барлык эшләрне вакытында башкарып чыгулары өчен рәхмәт белдерәсем килә.
Барлыгы 52341 гектар мәйданда чәчү эшләре башкарылды, бу планлаштырылган күләмгә туры килә. Узган елда чәчүлек мәйданнар беразга күбрәк, 52889 гектар иде.
Агымдагы елда сабан ашлыгы һәм бөртекле-кузаклы культуралар 21940 гектарда, майлы культуралар, шул исәптән көнбагыш 19277 гектарда чәчелде. Моннан тыш, 704 гектарда җитен, 1507 гектарда рапс, 9604 гектарда ши-кәр чөгендере утыртылды.
Язгы кыр эшләрендә аерылып торган хуҗалыкларны билгеләп үтәсем килә. «Башкир-агроинвест» (12567 гектар), «Агро-Альянс» (5409 гектар) һәм «Нерал-Чишмә» (4534 гектар) җәмгыятьләре зур күләмдә эш башкарган алдынгы хуҗалыклар исәбендә. Бу авыл хуҗалыгы предприятиеләре югары темпта эшләп, уртак эшкә зур өлеш керттеләр.
Шикәр чөгендере чәчүлекләре мәйданы, узган ел белән чагыштырганда, 25 процентка артты. Бу әлеге культурага булган югары ихтыяҗ һәм шикәр җитештерүне арттыру мөмкинлеге белән бәйле.
Уҗым бодае чәчүлекләре дә ике тапкыр арттырылып, 10641 гектар тәшкил итте. Шулай ук рапс культурасы да быел 1507 гектар мәйданда чәчелде.
Игенчеләребез чәчүлекләр-не карауга да зур игътибар бирә. Уҗым культураларына 9961 гектар мәйданда ашламалар сибелгән, 4061 гектарда күпьеллык үләннәр тырматылды. Бу чараларның барсы да уңдырышлылыкны арттыруга юнәлдерелә.
Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, басуларга кертелгән минераль ашламаларның гомуми күләме 7000 тоннадан артып китте. Бу үсемлекләрне кирәкле туклыклы матдәләр белән тәэмин итә. Чәчүлекләр 6680 гектарда каралган, бу гомуми планның 27 процентын тәшкил итә. 2359 һәм 1281 гектарда эш башкарган «Башкир-агроинвест» һәм «Нерал-Чишмә» авыл хуҗалыгы җәмгыятьләре һәм басуларны 400 гектарда эшкәрткән «Агро-Альянс» бу өлкәдә алдынгы оешмалар арасында.
Заманча пестицидлар һәм микроэлементлар куллану, үсемлек авыруларына һәм корткычларга каршы нәтиҗәле көрәшергә, киләчәктә югары сыйфатлы уңыш алырга мөмкинлек бирә.
Өстәлләребез түрендәге икмәк – игенчеләрнең көндәлек тырышлыгы нәтиҗәсе. Аларның эше азык-төлек иминлеген тәэмин итеп, район икътисадына тотрыклы булып калырга ярдәм итә. Басу эшчәннәренә тирән хөрмәт белдереп, һәркайсына ихлас рәхмәт әйтәбез.
Эрнес Кәримов, район хакимияте башлыгының беренче урынбасары, авыл хуҗалыгы идарәлеге начальнигы.