Чишмэ
+20 °С
Облачно
Авыл хуҗалыгы
18 Мая , 05:11

Канэчкеч бөҗәкләргә каршы чара күрергә вакыт

Көннәр җылынуга мал-туар асраучылар һәм фермерлар, гадәттә, шатлана: ниһаять малларны көтүлеккә, саф һавага чыгарырга мөмкин.Ләкин кояшлы һәм җылы көннәр башлануга чебен-черки һәм кигәвеннәр кебек канэчкеч бөҗәкләр дә күбәя.Бу бөҗәкләр нәрсәсе белән куркыныч?

Канэчкеч бөҗәкләргә каршы чара күрергә вакытКанэчкеч бөҗәкләргә каршы чара күрергә вакыт
Канэчкеч бөҗәкләргә каршы чара күрергә вакыт

Вак чебеннәр һәм кан суыручы башка төрлебөҗәкләр тешләп кенә калмый – алар агулы матдә чәчеп тирене кимерә.
Шул сәбәпле хайваннарның тәне ялкынсына, кычыта һәм шешенә.
Ветеринарлар кисәтә: чебен-черки тешләве симулидотоксикоз дигән авыру китереп чыгарырга мөмкин, авыр очракларда хайваннарның үлүе дә ихтимал.
Чебен-черки өере белән һөҗүм иткәндә бигрәк тә куркыныч. Тиредә күпсанлы яралар барлыкка килә, бөҗәкләрнең селәгәе канга эләгеп үпкә шешүенә, йөрәк какшавына, кайчакта параличка китерә. Черкиләр терлекләрнең танау тишекләренә, күзләренә, колакларына кереп тула, бу исә буылуга һәм паникага китерә.
Чишмә районында канэчкеч бөҗәкләр һөҗүме һәм шуның белән бәйле йогышлы чирләр аркасында хайваннар үлү очраклары да бар. Бу барлык мал асраучылар өчен борчулы сигнал.

Үз хайваннарыңны ничек якларга?
Бәла-казаны булдырмас өчен гади, әмма нәтиҗәле чараларны үтәү мөһим:

– Терлекләрне көтүлеккә чыгарыр алдыннан репеллентлар белән эшкәртегез. Бу бөҗәкләрне куркыта торган махсус спрейлар, майлар яки эремәләр булырга мөмкин.
– Малларны көндезге эссе сәгатьләрдә көтүгә чыгармагыз. Хайваннарны иртә таңнан яки кич көтүең яхшырак.
– Көтү өчен җилле һәм калкулык урыннарны сайлагыз – анда бөҗәкләр азрак.
– Көтүлектә төтен шашкалары, бөҗәкләрне куркыта торган җайланмалар яки башка саклану чаралары кулланыгыз.
– Нинди дару сайларга кирәклеген белмәсәгез, ветеринарга яки ветеринария даруханәсенә мөрәҗәгать итегез.
Исегездә тотыгыз: малларны саклауга тотылган чыгымнар, мөмкин булган югалтулар белән чагыштырганда, арзангарак төшәр. Хайваннарыгызны саклагыз! Көтүлеккә чыгарыр алдыннан эшкәртү һәм гади саклык чаралары терлекләрне авырулардан, үлемнән һәм зыяннан саклап калачак. Бәла килүен көтмәгез – бүген үк чарасын күрегез!

Илшат Гәрәев, Чишмә районы ветеринария станциясе начальнигы.

Автор:Дильбар Хамитова
Читайте нас