Чишмэ
+15 °С
Болытлы

Басу-кырларда җыр яңгырый...

Басу эшчәннәре алдында агитконцертлар белән чыгыш ясау традициясе дәвам итә.

Басу-кырларда җыр яңгырый...Басу-кырларда җыр яңгырый...
Басу-кырларда җыр яңгырый...

Район мәдәният сарае артистлары «Нерал-Чишмә» авыл хуҗалыгы җәмгыяте механизаторлары алдында концерт программасы белән чыгыш ясадылар. Иксез-чиксез иген кырында күңелләрне җилкендереп моңлы җыр агылды.

Язгы кыр эшләренең кызу чорында Эрнес Кәримов җитәкчелегендәге Авыл хуҗалыгы идарәлеге хезмәткәрләре дә авыл эшчәннәре янына бардылар.

Агымдагы елда муниципалитетта агросәнәгать комплексы хезмәткәрләре арасында «Һөнәре буенча иң остасы» бәйгесе игълан ителде. Авыл хуҗалыгы предприятиеләре һәм крестьян-фермер хуҗалыкларының җиде көнлек эш нәтиҗәләре буенча алдынгы механизаторлар бүләкләнде. Бәйгедә «Нерал-Чишмә» авыл хуҗалыгы җәмгыятендә 420 гектарда көнбагыш чәчкән механизатор Владислав Сатеев  җиңүче дип танылды. «Башкир-агроинвест» җәмгыяте тракторчы-машинистлары: 458 гектарда шикәр чөгендере чәчкән Радмир Гыйльманов һәм 3500 гектарда ашлама керткән Равил Харисовның хезмәте дә лаеклы бәяләп үтелде.

Алдынгы механизаторларга район хакимиятенең Рәхмәт хатлары, күчмә вымпел, Чишмә районы гравировкасы белән термос һәм Башкортстанның дәүләт байрагы тапшырылды. Байракны алар шунда ук үз техникаларына беркетеп тә куйдылар. Хәзер ерактан ук күренеп тора: байрак җилфердәгән техникада – хуҗалык алдынгысы.

Район хакимияте башлыгы Ришат Мансуров аларга илебезнең азык-төлек иминлеген тәэмин итүгә өлеш кертүләре өчен рәхмәт белдерде.

– Сез – үз эшегезнең чын осталары, һөнәрегез-гә тулысынча бирелеп, көчегезне һәм вакытыгызны кызганмыйча эшлисез. Коллектив бердәм һәм тотрыклы булуы белән аерылып тора, предприятиедә тырыш хезмәткәрләр, тәҗрибәле механизаторлар һәм яшь белгечләр хезмәт куя.

Биредә остазлык традицияләре саклана, бер-берсенә ярдәм итеп эшлиләр, башкаларның хезмәтен хөрмәт белән карыйлар, – дип ассызыклап үтте ул.

Район мәдәният сарае хезмәткәрләре катнашлыгында агитконцертлар оештыру, Рәхмәт хатлары һәм истәлекле бүләкләр тапшыру чәчү кампаниясе барышында дәвам итәчәк.

Автор:Дильбар Хамитова
Читайте нас