Чишмэ
+15 °С
Облачно
Авыл хуҗалыгы
22 Апреля , 11:50

Язгы чәчү кампаниясе башланды

Чишмә районының авыл хуҗалыгы идарәлеге начальнигы Эрнес Кәримов районда чәчү кампаниясе оешкан төстә башланды, дип билгеләп үтте. Фермер Флүр Заһит улы Гыйлемханов беренчеләрдән булып бу эшкә керешкән.

Язгы чәчү кампаниясе башландыЯзгы чәчү кампаниясе башланды
Язгы чәчү кампаниясе башланды

 Аның хуҗалыгы эшне гадәттәгечә сабан бодае чәчүдән башлый – быел аны 250 гектарда чәчәргә планлаштыра, 80 гектарда чәчелгән инде.

Фермер хуҗалыкта тәҗрибәле механизаторлар Линар Мөбәширов, Юлай Якупов, Флүр Улямаев, Флүр Заһит улының улы Артур Гыйлемханов һәм Рәфис Байков хезмәт куя. Күпләр хуҗалыкка нигез салынганнан бирле монда эшли, кайберләре берничә ел эчендә чын һөнәр иясенә әйләнгән.

«Мин үзем коллектив өчен үрнәк булырга тиеш. Горурлык хисе бар, чөнки улым да безнең белән хезмәт куя. Династия дәвам итә!» ди Флүр Заһит улы.

Иртәнге сигездән кичке сигезенче яртыга кадәр эшлиләр, төшке һәм кичке аш катгый расписание буенча. Элек 20 ел балалар бакчасында эшләгән пешекче Лилия Вәлиева басу эшчәннәрен тәмле итеп ашата: бүген төшкә итле борчак ашы, бәрәңге белән ат итеннән гуляш, лимонлы чәй, прәннек, ә кичен – минтай балыгы белән ботка.

Шунысы да мөһим: Гыйлемханов хуҗалыгында диверсификацияләнгән стратегия гамәлгә ашырыла, ягъни фермер сатуны тәэмин итү һәм бер төрле продукциягә яки һава торышының үзгәрүчәнлегенә бәйле булмас өчен авыл хуҗалыгы культураларының оптималь комплексын сайлый: быел 250 гектарда уҗым бодае, 80 гектарда көнбагыш, 165 гектарда шикәр чөгендере һәм 105 гектарда арпа чәчәргә планлаштыра.

«Нерал-Чишмә» җәмгыятенең баш агрономы Зимфир Садыйков хәбәр итүенчә, кыр эшләре һава торышын исәпкә алып, план буенча бара. Яңгырлар дым каплату барышын беразга туктаткан, әмма игенчеләр вакытны әрәм итми: уҗым культураларына ашлама сибү һәм тырмалау, шулай ук шикәр чөгендере һәм көнбагыш чәчү өчен җир әзерли.

Район игенчеләрен алда киеренке эш атналары көтә, күңелләр күтәренке, чәчү дәвам итә!

Язгы чәчү кампаниясе башланды
Язгы чәчү кампаниясе башланды
Автор:Дильбар Хамитова
Читайте нас