Чишмэ
+2 °С
Облачно
Авыл хуҗалыгы
2 Апреля , 06:08

Язгы чәчү чорына әзерлек дәвам итә

Халык мәкалендә юкка гына «Бер көн алдан чәчсәң, бер атна алдан урырсың», дип әйтелмәгән. Авыл хуҗалыгында мул уңыш алу тәү чиратта язгы кыр эшләрен вакытында һәм дөрес башкаруыбызга бәйле. Район хакимиятендә  шул уңайдан Башкортстан авыл хуҗалыгы министрлыгы вәкилләре һәм белгечләр катнашлыгында киңәшмә узды. Төп тема язгы чәчүгә әзерлек мәсьәләсенә багышланды.

Язгы чәчү чорына әзерлек дәвам итәЯзгы чәчү чорына әзерлек дәвам итә
Язгы чәчү чорына әзерлек дәвам итә

Авыл хуҗалыгы идарәлеге начальнигы Эрнес Кәримов Башкортстан Авыл хуҗалыгы министрлыгы мәгълүматларына караганда, иң файдалы культураларның берсе майлы культуралар, бигрәк тә арпа булуын билгеләп үтте. Аның рентабельлеге 31%ка җитә. Чәчүлекләрне планлаштырганда моны исәпкә алу мөһим.

2026 елда районда сабан рапсын 2,5 тапкырга, шикәр чөгендерен – 144 процентка, уҗым бодаен 154 процентка арттырырга планлаштыралар. Калган авыл хуҗалыгы культуралары элекке дәрәҗәдә кала яки бераз киметелә.

Чәчү өчен орлык җитәрлек, тәэмин ителеш – 100 процент. Минераль ашламалар сатып алына. Бар техника диярлек төзек: 315 тракторның 311е ремонтланган, ягъни паркның 98%ы эшкә әзер. Ел башыннан 101 млн сумнан артык яңа техника алынган, дизель ягулыгы кайтаруга килешүләр төзелә.

«БР Авыл хуҗалыгы консультацияләре үзәге» директоры Ирек Сакаев грант ярдәме турында сөйләде. Хуҗалык итүнең кече формалары – авыл хуҗалыгының мөһим өлеше, һәм алар өчен ярдәм чаралары саклана. Аның сүзләренә караганда, 2026 елда махсус хәрби операциядә катнашучыларга «Агромотиватор» гранты бирү өчен 29,4 млн сум бүленәчәк. Ярдәм күләме – өчтән җиде миллион сумга кадәр. Бу акчага маллар һәм техника сатып алырга мөмкин, иң мөһиме, авыл хуҗалыгы билгеләнешендәге җирең булсын.

 Әгәр фермагыз, басу яки плантациягез, контактлы зоопаркыгыз яки үз продукцияң белән кафегыз бар икән – агротуризмны үстерүгә 3-10 млн сумга кадәр грант алырга мөмкин. Бу бизнесны киңәйтү һәм туристлар җәлеп итү өчен бик яхшы ысул. Шулай ук «Гаилә хуҗалыгын үстерү» программасы да гамәлдә (3 млн сумнан 30 миллионга кадәр). Шунысы мөһим: бер үк грантны ике тапкыр алып булмый. Әмма төрле программаларга, мәсәлән, агротуризмга һәм гаилә фермаларын үстерүгә берьюлы гаризалар бирергә мөмкин. Ә менә «Агростартап» яки «Гаилә фермалары» алган булсагыз, кабат ярдәм күрсәтелмәячәк. Барлык нечкәлекләрне Авыл ху-җалыгы идарәлегенең мәгълүмат-консультация үзәгендә ачыкларга була.

Хакимият башлыгы Ришат Мансуров билгеләп үткәнчә, хуҗалык-ның уңышы җитәкчеләрнең җаваплылыгына һәм хезмәтенә бәйле. Техникага, элеваторларга, ашлык киптергечләргә инвестиция – ул эшкуарлыкны гына үстерү түгел, ә хезмәткәрләрнең мул тормышының да нигезе.

Салынган һәр хезмәт, әгәр барысын да акыл белән һәм вакытында эш-ләсәң, уңыш китерәчәк. Агымдагы ел да Чишмә районының барлык авыл хуҗалыгы эшчәннәре өчен уңышлы булсын!

Чара бүләкләү тантанасы белән тәмамланды: районның алдынгы агросәнәгать комплексы вәкилләре билгеләп үтелде.

Шәхси эшмәкәр һәм крестьян-фермер хуҗалык башлыгы Фәзил Маннанов, «Нурис» җәмгыяте терлекчесе Флүр Байбурин күп еллар дәвамында авыл хуҗалыгын үстерүгә өлеш кертүләре, югары һөнәри казанышлары өчен РФ Авыл хуҗалыгы министрлыгының Рәхмәт хатларына лаек булдылар.  «Урал җире» җәмгыяте директоры Егор Артюхка, «Агропромбизнес» директоры Алексей Моховка, Фидан Мусинга һәм КФХ башлыгы Флүр Йосыповка да Рәхмәт хатлары тапшырылды.

Язгы чәчү чорына әзерлек дәвам итә
Язгы чәчү чорына әзерлек дәвам итә
Автор:Дильбар Хамитова
Читайте нас