Аларның өчесе – Чишмә филиалы хезмәткәрләре. Якташларыбыз көндәлек хезмәтләре, осталыклары һәм үз эшләренә җаваплы караганнары өчен зур бүләкләргә лаек булды.
Чын хезмәт ияләре – Чишмә филиалы ремонтлау цехының электр-газ белән эретеп ябыштыручысы Финат Нугаев һәм слесарь-электригы Альберт Арсланов Рәсәй Федерациясе Авыл хуҗалыгы министрлыгының Мактау грамотасы белән бүләкләнделәр. Ремонт цехының слесарь-ремонтчысы Филүз Байбуринга Рәсәй Федерациясе Авыл хуҗалыгы министрлыгының Рәхмәт хаты тапшырылды.
Финат Нугаев «Башсельхоз-техника»да 18 ел эшли. Шул еллар дәвамында аның хезмәт юлы агросәнәгать комплексы һәм нибары бер коллектив белән бәйле. Ул актив тормыш карашлы кеше, ярдәм кирәк булганда читтә калмый. Махсус хәрби операция башланганнан бирле Филүз Байбурин белән бергә яу кырындагы сугышчылар өчен «буржуйка» мичләре, медицина взводы үтенече буенча яралыларны ташу өчен уникаль конструкция – 100 килограммга кадәр йөкләнешкә чыдамлы, 10 кг авырлыктагы җыйнак кына арбалар ясаганнар. Абрай авылында Бөек Ватан сугышында катнашучылар хөрмәтенә куелган һәйкәл тирәли кую өчен койма эшләгәннәр. Финат Нугаев үз куллары белән зиннәтле ат арбасы ясаган, ул район чараларының бер бизәге булып тора. «Агач – җимеше, кеше хезмәте белән матур» мәкале үз эшен белгән оста куллы хезмәткәрләрне бик яхшы тасвирлый.
Альберт Арсланов «Башсельхозтехника»да 2008 елдан бирле хезмәт куя. Ул – слесарь-электрик, электр җайланмаларны хезмәтләндерә, җиһазларны ватылудан саклаучы махсус схемаларны сүтеп җыя. Бүгенге көндә басу-кырларда һәм фермаларда ышанычлы электр кораллардан башка эш бармавы һәркемгә билгеле.
Авыл хуҗалыгы министрлыгы бүләкләре – үз эшен бар булмышы һәм күңеле белән бирелеп, җиренә җиткереп башкарган, һөнәренә тугры калган хезмәткәрләрне хөрмәтләү генә түгел, ә озак еллар намуслы хезмәт кую, агросәнәгать комплексын үстерүгә зур өлеш кертү, һәрвакыт ярдәмгә килергә әзер тору, осталыкларын кешелеклелек сыйфатлары белән яраштыра белү өчен рәхмәт белдерү ул.
Эш яраткан кеше бәхетле була. Бу чынлап та шулай, якташларыбыз тырышып эшләп, якыннары турында хәстәрлек күреп һәм фидакарьлек күрсәтеп районыбызның һәм илебезнең бәхетле киләчәге өчен үз өлешен кертә.