Чишмэ
+5 °С
Болытлы
Бөек Җиңүгә - 80 ел
Барлык яңалыклар
Авыл хуҗалыгы
5 март , 09:01

Чәчүгә әзерлек: Чишмә аграрчылары язны каршылый

Чишмә районы хуҗалыкларында кыр эшләренә күптән әзерлек бара: авыл эшчәннәре  мул уңышка кырда түгел, ә техника басуларга чыкканчы нигез салынуын яхшы белә. Язгы көн елны туйдыра, шуңа күрә һәр минут кадерле.

Чәчүгә әзерлек:  Чишмә аграрчылары язны каршылый
Чәчүгә әзерлек: Чишмә аграрчылары язны каршылый

Иң җаваплы эшләрнең берсе – орлык әзерләү. Игеннәрнең тиз үсүе, яхшы шытуы, уңышның мул булуы да аның сыйфатына бәйле. Быел районда 6700 тонна орлык эшкәртелгән – бу, авыл хуҗалыгы идарәсе бәяләвенчә, чәчү кампаниясен тулысынча тәэмин итәрлек күләм.

– Орлык – бар эшнең башы. Эшкәртү чәчеләсе орлыкның сыйфатын яхшырта: авырулардан һәм корткычлардан саклый, – дип аңлата баш агроном Дамир Котдусов.

Без шәхси эшмәкәр Флүр Гыйлемханов хуҗалыгында булдык. Ул 350 гектар мәйданда ашлык һәм борчак культуралары үстерә. Быел 90 тонна орлык эшкәрткән һәм аларны чәчәр алдыннан агуларга әзерләнә, әмма төнге температураның тотрыклы җылынуын көтә.

– Барысы да вакытында эшләнергә тиеш. Иртә чәчсәң – үсемлекләрне югалту, соңласаң – уңыш кимү куркынычы бар. Яз ашыкканны яратмый, ләкин ялкауланырга да ярамый, – ди Флүр Заһит улы.

Гыйлемханов хуҗалыгында техника тулы комплектта: чөгендер алу һәм ашлык сугу өчен ике комбайн, чәчкеч, тракторлар, «КамАЗ»лар бар.

Барлык кирәкле техника үзенеке, димәк, тоткарлыксыз эшләргә мөмкин.

– Үз техникаң булу ышанычлы. Чит графикка бәйле булмыйсың, һава торышына карап эшләргә мөмкин, – дип ассызыклый Ф. Гыйлемханов.

Авыл хуҗалыгында кешеләр мөһим роль уйный. Арслан авылыннан Линар Мөбәширов әлеге хуҗалыкта 2019 елдан бирле эшли. Ул – универсаль белгеч: теләсә кайсы техниканың көен белә, чәчүгә орлыклар да әзерли. Юлай Якупов белән алар көненә 10 тоннага кадәр орлык эшкәртергә өлгерә.

– Кырда уңган куллардан башка булмый. Безнең команда ышанычлы: һәркем үз эшен белә, нәтиҗә өчен һәркем җаваплы, – ди Флүр Гыйлемханов

Быел хуҗалыкта бодай, арпа, көнбагыш һәм шикәр чөгендере чәчәргә ниятлиләр. Үткән елда фермер орлык фондын яңарткан, аны «Башкир-агроинвест» җәмгыятеннән алган,  хәзер үз орлыкларын гына кулланачак – бу экономия дә, сыйфатка ышаныч та.

Агымдагы елда мул уңыш алырга исәп тоталар. Әгәр һава торышы әйбәт булса, хезмәтебез бушка китмәс, дип өметләнә аграрчылар. Алар табигать көйсезлекләреннән курыкмый – тәҗрибәле иген-челәр һәр эшнең җаен белә.

– Халык мәкалендә әйтелгәнчә, «Ни чәчсәң – шуны урырсың». Без бар күңелебезне салып эшлибез, димәк уңыш шәп булачак, – дип елмая фермер.

Язгы чәчү – гади эш кенә түгел, ул традиция, тәҗрибә һәм җиргә ышаныч. Чишмә аграрчылары яңа сезонга әзер: орлыклар эшкәртелгән, техника ремонтланган, кешеләр нәтиҗәле эшкә әзер.

Автор: Дильбар Хамитова
Читайте нас