Чишмэ
-10 °С
Кар
Бөек Җиңүгә - 80 ел
Барлык яңалыклар
Авыл хуҗалыгы
6 февраль , 09:32

«Башкир-Агроинвест» җәмгыятендә кыр эшләренә әзерлек бара

Авыл хуҗалыгы предприятиесендә чын һөнәр ияләре эшли. 

«Башкир-Агроинвест» җәмгыятендә кыр эшләренә әзерлек бара
«Башкир-Агроинвест» җәмгыятендә кыр эшләренә әзерлек бара

– Урып-җыюны тәмамлау белән ремонт эшләренә керештек. Язга кадәр трактор паркының яртысын әзерләргә уйлыйбыз. Хәзерге вакытта техника төзәтәбез: иске һәм яңа машиналарның двигательләрен яңартабыз. Запас частьләр белән проблема юк. Күп дилерлар профильләрен үзгәртте, сыйфатлы детальләр тәкъдим итүче яңа компанияләр барлыкка килде. Тагылма техниканы ремонтлау бераз соңрак башланачак, чөнки аның буенча эшләрнең күп өлешен без ачык һавада башкарабыз. Конструкция мөмкинлек бирсә, техниканы секцияләргә бүлеп, монда, җылы бүлмәдә ремонтлыйбыз. Аннары инде урында җыябыз. Нигездә без үз көчебез белән эшлибез, әмма, кирәк булганда, чит оешмаларны җәлеп итәбез. Мәсәлән, безнең аграр университет белән ныклы партнерлык мөнәсәбәтләре  урнашты. Алар шулай ук безне квалификацияле кадрлар белән тәэмин итә, – ди «Башкир-Агроинвест» җәмгыятенең техник директоры Дмитрий Чарочкин. Безгә практикага килгән студентлар еш кына эшләргә дә кала. Механиклар, инженерлар, механизаторлар – монда барысы да күңелгә ятышлы эш таба. Үз эшен оста башкаручы егетләрдән торган коллектив тупланган.

Филүз Гыйльманов предприятиедә 2005 елдан бирле эшли. Ә 2016 елда улы Радмир да килгән. Яшь белгеч эшнең бар нечкәлекләренә тиз арада төшенеп, әтисенең уң кулына әйләнгән.

Аларның эшчәнлеге-нең төп юнәлеше – чөгендер үстерү. Язгы чәчүдән һәм химик утаудан алып урып-җыю кампаниясенә кадәр бар көчләре мул уңыш үстерүгә юнәлдерелгән.

Кыр эшләре тәмамлангач, мөһим этап – техниканы киләсе сезонга әзерләү башлана. Монда да, кырдагы кебек үк, әти белән ул бердәм команда булып эшлиләр.

– Әлеге вакытта без чәчкечләрне һәм сиптергечләрне яңа сезонга әзерлибез. Эш кайный, техниканың якынча 80 проценты әзер. Монда үзеңнең  техникаңны ремонтлыйсың да кул кушырып утырасың дигән нәрсә юк. Ремонт команда эшен ярата, шуңа күрә барыбыз бергә эшлибез, – ди Радмир.

Өлкәннәрнең тәҗрибәсе яшьлек дәрте белән очраша һәм барысы бергә уртак нәтиҗәгә эшли икән – һәрвакыт уңышка ирешелә! Филүз һәм Радмир Гыйльмановлар да нәкъ шул рәвешле хезмәт куя, һәм аларның гаилә подряды бөтен предприятиегә зур файда китерә.

Алексей Елизарьев әлеге вакытта «Туман» сиптергечен ремонтлау белән мәшгуль. Билгеле булуынча, техника эшнең иң кызу мәлендә сынатмасын өчен,  аны тулысынча тәртипкә китерергә, сәгать кебек эшләсен өчен вакытында карап, төзәтеп торырга кирәк. Алексей нәкъ менә шуның белән шөгыльләнә дә инде. Ул һәр детальне җентекләп тикшерә: насос, фильтрлар, шланглар – барысы да төзек булырга тиеш.

– Даими рәвештә карап, вакытында төзәтеп торсаң, җитди ватылулар булмаячак, техника да озаграк хезмәт итәчәк, – дип аңлата ул.

Предприятие хезмәткәрләре игелекле эшләрдә дә актив катнашалар. Аларның инициативасы белән һәм шәхси акчалары исәбенә фронтка ике машина – «Нива» һәм «УАЗ» җибәреләчәк.

– Хәрби операциягә күпме машина җибәргәнне санамыйбыз да инде. Бу инде унынчы автомобиль, ә бәлки аннан да күбрәктер. Бу эшләрнең барысы да безнең техник директорыбыз Дмитрий Чарочкин җитәкчелегендә башкарыла. Ул безнең идеяләрне рухландыручы, әгәр кирәк булса, мондый эш өчен акча да, запас частьләр дә таба, – диләр алар.

Фронтка җибәреләсе автомобильләр ремонтланган, камуфляж төсенә буялган һәм озатырга әзер. Техникадан тыш, предприятие шактый зур күләмдә гуманитар ярдәм дә җыйган.

– Без бензопычкы, генератор, дизель җылыткыч, аккумулятор өчен зарядка җайланмалары сатып алдык – бу хәзерге вакытта безнең сугышчыларга бик кирәкле әйберләр, – дип фикере белән уртаклашты үзәк ремонт остаханәсе җитәкчесе Альберт Әсәдуллин. – Антифриз, двигательләр өчен май, бензин – бер өлешен үз акчабызга алабыз, аның бер өлешен запас частьләр белән тәэмин итүчеләр һәм дилерлар бирә. Битараф булмаган район халкы тапшырган маскировка челтәрләре, юрганнар, окоп шәмнәре һәм башка бик күп әйберләр техника белән бергә Мариупольгә озатылачак. «ГАЗель» руле артында предприятие шоферы Илнур Мәсәлимов бара. Бу аның гуманитар йөк белән дүртенче сәфәре булачак, моңа кадәр ул Кырымга, Донецк Халык Республикасына һәм Мариупольгә ярдәм илткән иде инде. Барысы да безнең егетләр өчен, – ди ул.

Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, «Башкир-агроинвест» җәмгыяте районда беренчеләрдән булып чәчү техникасын ремонтлауга керешкән.

Авыл хуҗалыгы идарәлегенең баш инженеры Венер Каһиров аграрчыларның техника паркы турында тулы мәгълүмат бирде. Районның авыл хуҗалыгы җитештерүчеләре карамагында 81 ашлык җыю комбайны, 133 йөк машинасы, 8 чөгендер һәм 6 мал азыгы җыю комбайны бар. Трактор паркларын әзерләүгә аерым игътибар бирелә. Бүгенге көнгә 189 трактор ремонтланган, апрель башына кадәр тагын 101 тракторны ремонтлау планлаштырыла. Район аграрчылары кулында җыенысы 315 трактор бар, бу барлык кыр эшләрен вакытында башкарып чыгарга мөмкинлек бирәчәк.

Автор: Диана Байкова
Читайте нас