Этләр һәм песиләргә котыру авыруына каршы вакцина ясау түбәндәгеләрдән кисәтә:
- сезнең ихатадагы йорт хайваннарын котыру авыруы йогудан саклый. Әгәр шәхси йортта, бигрәк тә урман янында яшәсәгез, котыру авырулы төлкенең сезнең участокка үтеп керүе бар. Андый очраклар булгалый. Мал-туарыгызга прививка ясалган булса, котыру авыруы булган кыргый төлке тешләгән очракта да зыян килмәячәк;
- бу үзегезне дә котыру авыруы йоктырудан саклый. Чөнки сез кыргый хайваннарны очратмасагыз да, үзегезнең мал-туарыгызны көн саен карарга чыгасыз. Шуңа күрә йорт хайваннарына котыру авыруына каршы прививка ясау мөһим!;
- башка кешеләрне һәм хайваннарны да чир йоктырудан саклый. Чөнки сезнең этегез яки песиегезнең чит кешеләрне яки күршедәге йорт хайваннарын тешләве бар. Бу очракта аларга прививка эшләнгән булса, чир күчү куркынычы янамый;
- дүрт аяклы дустыгыз белән ил эчендә һәм аннан читтә сәяхәт итәргә мөмкинлек бирә. Котырудан прививка ясату бу очракта мәҗбүри! Ветеринария паспортында йорт хайваны, профилактик эшкәртүләр һәм прививкалар турындагы мәгълүмат күрсәтелергә тиеш. Башка төрле йогышлы авыруларга каршы вакцинация бөтен җирдә дә таләп ителми;
- сезнең йорт хайванына төрле күргәзмәләрдә катнашырга мөмкинлек бирә. Бу очракта да котыру авыруыннан прививка ясату мәҗбүри!
Йортыгызда булган башка җәнлекләргә котыруга каршы катнаш вакцина (берничә йогышлы авыруга + котыру авыруына каршы; ветеринария даруханәләрендә сатыла), шулай ук котыруга каршы моновакцина (район ветеринария станцияләрендә бушлай эшләнә) ясатырга мөмкин.
Хайваннарыгызның сәламәтлегенә игътибар итегез, аларга вакытында прививка ясатыгыз һәм паразитларга каршы эшкәртегез. Бигрәк тә башка мал-туар белән даими элемтәдә булган, шулай ук кыргый хайваннар еш очраган урманнар янында тереклек иткән хайваннарга прививка ясатырга киңәш итәбез!
Шуны онытмагыз, сезнең йорт хайванына прививка ясалуы аның гомеренә генә түгел, шулай ук сезнең, әйләнә-тирәдәге кешеләрнең һәм мал-туарларның гомеренә һәм сәламәтлегенә дә бәйле!
Мал-туарларга прививка ясату буенча кирәкле мәгълүмат алу өчен +7 (34797) 2-06-64 телефоны буенча мөрәҗәгать итә аласыз.
Безнең адрес: Чишмә поселогы, Ленин урамы, 9.