Чишмэ
-17 °С
Болытлы
Бөек Җиңүгә - 80 ел
Барлык яңалыклар
Авыл хуҗалыгы
12 декабрь , 11:13

Уңган хат ташучы

Хатлар һәм открыткалар сирәк күренешкә әйләнгән хәзерге заманда хат ташучы күбрәк квитанцияләр таратучы буларак күзаллана. Яңа Усманнан үз эшенең остасы булган Фәнзил Юлдашбаев гәзит ташучы гына түгел, ул авылның актив, һәр җирдә, һәр эштә өлгер кешеләрнең берсе.

Уңган хат ташучы
Уңган хат ташучы

Фәнзил Тимерхан улы менә ун ел инде Яңа Усман һәм Урта Хаҗәт авыллары халкына гәзит-журнал тарата.

– Хат ташучы дигән исеме генә калды инде. Хәзер салым, суд хатларын исәпләмәгәндә, Яңа ел, 8 Март бәйрәмнәрендә күп булса 2-3 хат яки открытка буладыр. Халык элеккечә «Йәйғор», «Чишмә»-«Родник плюс», «Кичке Уфа», «Ватандаш» кебек басмаларга теләп языла – ди Ф. Юлдашбаев.

2025 елда ул 18 данә «Йәйғор» һәм 15 данә «Чишмә»-«Родник плюс» гәзитен яздырган.

Әкренләп киләсе 2026 елга гәзит-журналларга язылу бара. Фәнзилгә бу эштә авыл активистлары: Яңа Усман авылыннан Әлфирә, Зөмәйрә һәм Җәмилә Мәхмүтовалар, шулай ук Урта Хаҗәттән Зөлхиҗә һәм Йомабикә Сафиналар һәм Клара Хәмәтдинова ярдәм итә.

– Алар үзләре дә актив язылалар, башкаларны да өндиләр, – ди ул.

Фәнзил Тимерхан улы Дим бистәсендә урнашкан «Иммунопрепарат» предприятиесендә каравылчы, ял көннәрендә йөк төяүче булып та эшли.

Тирә-як авылларда берәр чара үтсә, Фәнзил анда музыкаль яктан бизәүче, чараны алып баручы, җырчы һәм нәфис сүз остасы буларак катнаша. Туйлар, юбилейлар да аңардан башка үтми.

Балачактан җырчы булырга хыялландым. Сәхнә әле дә үзенә тарта, – ди ул.

Фәнзил Тимерхан улы зур сәхнәләрдә чыгыш ясамаса да, конкурсларда, авылларда үткән концертларда катнашып, дәрт-дәрман алып яши. Авылдашларын үзенең сәләте белән сөендерү өчен төрле музыкаль аппаратуралар да сатып алган.

Ул, туган нигезен суытмыйча, апасы Фәридә Мәхмүтова гаиләсе белән бергә яши.

– 1981 елда әти-әни мәрхүм булгач, 2 сеңлемне һәм 7 яшьлек кенә Фәнзилне карарга дип Уфадан күченеп кайттык. Бүгенге көндә туганым зур ярдәмче, тормыш иптәшем авырый, түшәккә калды. Мал-туар тотабыз, 100 каз, 50-70 баш күркә, күпләп чебеш үстерәбез, бакча зур, – ди Фәридә Тимерхан кызы.

Җәй көннәрендә йорт алдын тутырып үскән чәчәкләре, тәрәзә төбендәге гөлләре дә уңганлыкның бер билгесе.

Фәнзилдән башка чараларыбыз күңелсез булыр иде, ул ямь өстәп җибәрә, бергә эшлибез, – ди «Шәрифә» агинәйләр төркеменә җитәклек итүче Йомабикә Сафина.

Халык «Чишмә», «Родник плюс» гәзитләрен теләп алдыра, минем үземә дә бик кирәкле гәзит, район тормышы, яңалыклары яктыртылып бара, кирәкле белдерүләрне, шулай ук районның мактауга лаек эшчәннәре турындагы хәбәрләрне дә гәзит аша беләбез, бәясе дә әлләни кыйммәт түгел, ди уңган хат ташучы.

 

Автор: Айсылу Габидуллина
Читайте нас