Авыл халкы өчен мондый ярминкәләр үстергән уңышы һәм мал туары белән арадашчылар һәм алыпсатарлар катнашлыгыннан башка сәүдә итү, ә поселок халкына кышка запасларны отышлы тулыландыру мөмкинлеге булып тора. Мондый сәүдә мәйданчыкларын оештыру җитештерүчәнлекне стимуллаштырып, «Нәтиҗәле һәм конкурентлы икътисад» гомумдәүләт проекты максатларына җавап бирә.
Кыш башлану белән урнашкан салкын һава торышы авыл халкына, ит бозылыр дип курыкмыйча, сугымга терлек чалырга мөмкинчелек бирде. Бу көнне ярминкәгә чыгучылар кышка запаслар булдыру өчен кулай бәягә кирәкле бар нәрсәне сатып алалдылар. Яшелчә, җиләк-җимеш, сөт һәм ит ризыклары, хуш исле бал – кырыс ветеринария контролен узган барлык продукция үзенең сыйфаты белән сөендерде.
Бу юлы ярминкәдә шикәр комына ихтыяҗ булды, бер сәгать эчендә ул ике тонна сатылып бетте. Төбәктә зур сорау белән кулланылган товарлар – арпа белән бодайга да ихтыяҗ ким түгел иде, шулай ук утын, печән алучылар да булды.
Кызганычка каршы, көн салкын булгангамы, сатып алучылар әлләни күп түгел иде, әмма килүчеләр товарлар төрлелегеннән һәм бәяләрдән канәгать калдылар.
– Мин бер ярминкәне дә калдырмаска тырышам. Бәяләрне карап чыгам, аннары саф һавада йөрү дә сәламәтлек өчен файдалы. Бүген кипкән җиләк-җимеш сатып алдым, Яңа елга үрдәк алып куярга уйлыйм.
Бәяләре кулай, күңелең теләгән бөтен нәрсә бар! – ди 79 яшьлек Ринат Акбердин.
Ярминкәдә 2026 елга гәзиткә яздыру кампаниясе дә оештырылды. Рәхимовлар гаиләсе елдагыча район гәзитенең тугры укучылары булып кала.
Без гәзиткә күп еллар язылабыз. Ул безнең өчен мәгълүмат чыганагы булып тора, – диләр алар.
«Березка» балалар бакчасы мөдире Ирина Жукова да даими гәзит укучыларыбызның берсе.
– Мин өйгә дә, балалар бакчасына да гәзит алам. Хезмәткәрләребез дә укый, бу безнең өчен мөһим басма, – дип фикере белән уртаклашты ул.
Авыл хуҗалыгы ярминкәләре район тормышында мөһим роль уйный, аграрчыларга җитештергән товарын, үстергән уңышын тәкъдим итү, ә район халкына сыйфатлы продукция сатып алу өчен уңайлы урын булып тора.