Әлеге мөһим вакыйгада үз эшләренең чын осталарын: тәҗрибәләре алтын фонд булган авыл хуҗалыгы тармагы ветераннарын, Чишмә районының азык-төлек иминлеге булган авыл хуҗалыгы предприятиеләре һәм фермер хуҗалыклар хезмәткәрләрен һәм җитәкчеләрен хөрмәтләделәр.
Үзләренең көндәлек тырыш хезмәтләре белән җиребезнең бәрәкәтле нигезен нәкъ менә шушы кешеләр – механизаторлар, терлекчеләр, агрономнар, ветеринарлар тудыра.
Бәйрәмдә авыл хуҗалыгы тармагы ветераннарына аерым игътибар бирелде. Тәҗрибәле аксакаллар әле булса яшь белгечләргә остаз булып, үзләренең зирәклеге һәм тәҗрибәсе белән уртаклашалар. Аларның районда игенчелек һәм терлекчелек үсешенә керткән өлеше бәяләп бетергесез.
Вәзит Богданов, мәсәлән, күп еллар «Коммунизм» колхозында эшләгән. Ул – Хезмәт Кызыл Байрагы һәм Мактау билгесе орденнары кавалеры, БАССР Югары Советының 10-нчы чакырылыш депутаты. Әхъяретдин Галикәев «Башсельхозтехника» җәмгыятендә эшләгән, хезмәт ветераны, 3-нче дәрәҗә Хезмәт даны ордены кавалеры, 1975 елгы социалистик ярышта җиңүче, унберенче бишьеллык һәм коммунистик хезмәт ударнигы. Аларның күпьеллык намуслы хезмәтләре билгеләп үтелде.
Вәзит Солтан улы Богданов агросәнәгать комплексы системасында намуслы хезмәте, ә Әхъяретдин Фәрвәзетдин улы Галикәев ветераннар хәрәкәтен үстерүгә зур өлеш керткәне өчен иҗтимагый медаль белән бүләкләнделәр.
Ришат Мансуров игенчеләр алдында чыгыш ясап, бүгенге чарага еллар һәм тәүлекләр буена алсыз-ялсыз фидакарь хезмәт иткән кешеләр җыелды, дип билгеләп үтте.
Муниципалитет җитәкчесе агросәнәгать комплексы эшчәннәренә һәм ветераннарга авыр, әмма гаять мөһим хезмәтләре өчен ихлас рәхмәт белдерде, ныклы сәламәтлек, финанс тотрыклылык һәм киләчәктә һөнәри уңышлар теләде.
Аның тәбрикләү сүзләренә авыл хуҗалыгының әйдәүче белгечләре: Башкортстан Республикасы Дәүләт җыелышы – Корылтай депутаты Илнур Уразмәтов; Башкортстан Республикасы Авыл хуҗалыгы министрлыгы кураторы, «Башплодородие» җәмгыяте директоры Эльмир Асаев; Башкортстан Республикасы сәүдә һәм хезмәт күрсәтү министры урынбасары Рөстәм Байбурин, шулай ук Чишмә муниципаль район Советы рәисе Хәлил Бикмәев та кушылып, бүләкләүдә катнаштылар.
Чара барышында Башкортстан Республикасы Авыл хуҗалыгы министрлыгының, район хакимиятенең һәм депутатлар корпусының Мактау грамоталары һәм медальләре тапшырылды. Авыл хуҗалыгы тармагының төрле һөнәр ияләре: басу-кырларда һәм терлекчелектә эшләүчеләрдән һәм механизаторлардан алып административ звено белгечләренә, шулай ук әзер продукция белән тәэмин итүче фермерларга һәм эшкәртү предприятиеләре хезмәткәрләренә кадәр югары бүләкләргә лаек булдылар.