Чишмэ
-16 °С
Болытлы
Бөек Җиңүгә - 80 ел
Барлык яңалыклар
Авыл хуҗалыгы
29 октябрь , 16:00

Уңыш сере – ныклы гаиләдә

Чишмә районында, җирнең һәр гектары тормыш чыганагы булган төбәктә, җиргә һәм эшкә тугрылыгы аерым игътибарга лаек кешеләрнең берсе эшли. Әмин авылыннан фермер Марсель Мөкатдәс улы Бикмәев күп еллар авыл хуҗалыгында тырыш хезмәт куя.

Уңыш сере – ныклы гаиләдә
Уңыш сере – ныклы гаиләдә

– Без, авыл малайлары, каникулларны түземсезлек белән көтә идек, – дип искә ала Марсель Бикмәев. – Комбайн штурвалы артына утырып басуга чыгасым килә иде, һәрвакыт табигать кочагында эшләргә яраттым. Шәһәр тормышын бөтенләй аңламыйм, анда ыгы-зыгы, барысы да каядыр ашыга. Ә авылда – саф һава, табигать кочагы, эш түгел, ә үзе бер рәхәтлек, – ди ул.

Аның хезмәт юлы яшьтән башлана, тугызынчы сыйныфта укыганда ук комбайнчы ярдәмчесе була. Бу җәйдә ул тәҗрибә туплап кына калмый, шактый акча эшли һәм үзенең яшьлек хыялын тормышка ашырып, тәүге «Минск» мотоциклын сатып ала.

Ә мәктәпне тәмамлаганнан соң үзе комбайнда эшли башлый. Балачактан ук мөстәкыйль булырга тырышуыһәм хезмәт сөючәнлеге аңа арытаба үз хуҗалыгын булдырып, уңышлы эшләргә ярдәм итә.

Марсель Бикмәев 2016 елда крестьян-фермер хуҗалыгы оештырырга уйлый.

Билгеле булуынча, мондый эштә ышанычлы тылдан – гаиләдән башка булмый.

– Тормыш иптәшем һәрвакыт янымда, – дип сөйләп китте Марсель Мөкатдәс улы. – Үзебезнең хуҗалыкта да маллар җитәрлек, фермерлык эшенә нигез салынганнан бирле хатыным минем белән бергә иңгә-иң куеп эшли, бухгалтерлык исәбен дә алып бара. Ул бик белемле хисапчы, – ди ул.

Бу гаилә лаеклы уллар да үстерә. Марсель Бикмәев кечкенәдән эшне белеп үскән уллары белән горурлана.

– Кайсы гына техникага утырсалар да кулларыннан килә, бу безнең кандадыр, күрәсең, – дип билгеләп үтте гаилә башлыгы. – Барлык эшләрне бергәләп башкарабыз: улларыбыз һәрвакыт безнең янда, чәчкәндә дә, уңышны җыеп алганда да булышалар.

Алар – чын хезмәт ияләре, һәркем хуҗалыкны гына түгел, гаилә бәйләнешләрен дә ныгытып, уртак эшкә үз өлешен кертергә тырыша.

Шуны билгеләп үтәргә кирәк, Марсель Бикмәев хуҗалыгы эшчәнлегенең төп юнәлеше – үсемлекчелек. Уңдырышлы сөрүлек җирләрнең 461 гектарында без-нең төбәк өчен гадәти булган бөртекле культуралар – уҗым һәм сабан бодае, арпа, шулай ук ихтыяҗ белән файдаланылган көнбагыш үстерелә. Заманча техника – аграрчыларның тугры ярдәмчеләре: «Дон-1500Б» ашлык җыю комбайны, «МТЗ-82.1» һәм «Т-150К» тракторлары, «КамАЗ» һәм «ЗИЛ» машиналары, шулай ук җир эшкәртү һәм чәчү өчен төрле агрегатлар – боларның барысы да хуҗалыкка игенчелекнең фәнгә нигезләнгән ысулларын кулланып, басуларны эшкәртү агротехникасын саклап калырга мөмкинлек бирә.

Марсель Мөкатдәс улы киләчәккә инвестицияләр салуга да зур игътибар бирә. Соңгы өч елда аларның хуҗалыгы үз акчалары исәбенә һәм кредит алып, якынча 3,5 миллион сумга техника паркын яңарткан. Хуҗалыкта уңышны саклау турында да хәстәрлек күрелә. 1200 квадрат метр мәйданлы заманча складта җыеп алынган ашлык саклана.

Тырышлыкның нәтиҗәсе дә озак көттерми. Авыл хуҗалыгы культураларын үстерүдә интенсив техноло-гияләр куллану Бикмәевлар хуҗалыгына югары уңыш алырга мөмкинлек бирә.

Марсель Мөкатдәс улы – нәтиҗәле эшләүче гади фермер гына түгел, ә кулыннан эш килгән булдыклы хезмәт иясе, үз җиренең ватанпәрвәре дә.

Ул кулыннан килгәнчә махсус хәрби операциядә катнашучыларга булышлык күрсәтә, гуманитар ярдәм җыюда катнаша, шулай ук Арслан авыл Советы биләмәсендә чүп түгү, урамнарны кардан чистарту һәм төзекләндерү эшләре кебек урындагы әһәмияттәге мөһим социаль проектларда иганәчелек ярдәме күрсәтә.

Менә шулай туган җирне ярату, хезмәт сөючәнлек, тырышлык һәм уңышка ирешергә омтылу үз гаиләңне генә тәэмин итеп калмыйча, район мәнфәгатьләрен дә кайгыртырга мөмкинлек бирә.

Автор: Дильбар Хамитова
Читайте нас