Районга эш сәфәре белән килгән республика авыл хуҗалыгы министрының беренче урынбасары Рамил Рәмзил улы Нуриәхмәтов билгеләп үтүенчә, «Нурис» җәмгыяте, яңа үрләргә омтылып, динамик рәвештә үсә һәм ел саен яңартыла.
Республика җитәкчелеге, аны төбәкнең агросәнәгать комплексын үстерүнең перспектив юнәлешләренең берсе саный һәм районда сөт җитештерү эшчәнлегенә һәрьяклап ярдәм күрсәтә.
Исегезгә төшерәбез, «Нурис» җәмгыяте районда сөтчелек юнәлешендәге кара-чуар токымлы маллар үрчетүче хуҗалык. Биредә токымлы терлекләрнең генетик фондын яхшырту һәм мул сөт бирүче сыерлар санын арттыру буенча зур эш алып барыла.
«Нурис» җәмгыяте тарафыннан гамәлгә ашырылучы киң колачлы инвестиция проекты Сафар авылы янында маллар асрау өчен алты корпус һәм заманча сөт саву блогы төзүне күздә тота. Комплекс 840 баш савым сыерына исәпләнгән (һәр корпуста 140 баш мал асралачак). Проектка кертелгән инвестицияләрнең гомуми күләме 500 миллион сум тәшкил итә. Проектны гамәлгә ашыру маллар санын 2500гә, шул исәптән савым сыерларын 1100 башка җиткерергә, шулай ук сөт җитештерүне елга 10 мең тоннага кадәр арттырырга мөмкинлек бирәчәк. Моннан тыш, терлекләрнең продукция бирүен 9100 килограммга кадәр арттыру планлаштырыла.
– Бу проект Башкортстанның гына түгел, гомумән, Рәсәйнең азык-төлек иминлеген тәэмин итүдә мөһим әһәмияткә ия. Киләчәктә әлеге проектны гамәлгә ашыру республика халкын, илнең башка төбәкләрен сөт белән тәэмин итүдә импортны тулысынча алыштыру мөмкинлеге бирәчәк, – дип планнары белән уртаклашты район хакимияте башлыгы Ришат Мансуров.