Күргәзмә экспозицияләре – Бөек Ватан сугышы фронтларыннан һәм махсус хәрби операциядән уникаль кадрлар. Рәссам ике буын геройлары арасында нечкә параллель үткәрә: гимнастеркадагы солдатлар атаклы совет машинасы «полуторка»ны ремонтлый, камуфляж кигән заманча геройлар «КамАЗ» төзәтә; яугир кызлар иске буржуйка миче янында ял итәләр, киләсе картинада бүгенге сугышчылар окоп шәмнәре кабызып җылыналар; менә солдат туганнарына пөхтә итеп бөкләнгән өчпочмаклы хат җибәрә, һәм хәзерге хәрби, балалар кулы белән язылган хатларны укып, күз яшьләрен сөртә.
Һәр кадр – үз дәверенең символы, ләкин һәр җирдә вакыйгаларның охшашлыгы күзәтелә. 80 еллык аерма булуга карамастан, картиналарда шул ук мәңгелек кыйммәтләр: гади солдатларның батырлыгы, хис-кичерешләре һәм каһарманлыгы чагыла.
Патриотик чараның төп геройлары Чишмә поселогының беренче мәктәбенең 5А сыйныф укучылары булдылар.
Алар сыйныф җитәкчеләре Динара Солтанова җитәкчелегендә чыгыш ясадылар. Арытаба укучылар лекцияне игътибар белән тыңладылар, Бөек Ватан сугышы һәм СВО вакыйгалары кагылган гаилә турында видеязма карадылар, музей хезмәткәрләре әзерләгән викторина сорауларына дөрес җавап бирделәр.
«Патриот кем соң ул?» дигән сорауга балалар төрле һәм кызыклы җаваплар бирделәр.
Эмиль Халиков фикеренчә, патриот – ул Рәсәйдә тормышны яхшырак итәргә теләгән һәм үз иленең законнарын үтәгән кеше. Аның сыйныфташы Роман Нуретдинов чын ватанпәрвәр булу өчен тырышып укырга һәм үз илеңә фай-
да китерергә кирәк, дип фикерен белдерде. Тулаем алганда, барлык балалар да ватанпәрвәр – Туган илен яратучы, аның турында кайгыртучы һәм аның үсеше һәм иминлеге өчен мөмкин булганның барысын да эшләргә омтылучы кеше, дип әлеге фикерләр белән килештеләр.
Патриотик чарада кунаклар алдында отставкадагы майор Фаил Нургалин чыгыш ясады.
Ул Нургалиннар ди-настиясенең 250 ел хәрби эшкә бирелгәнлеген билгеләп үтте.
«Әти Бөек Ватан сугышында һәлак булды. мин һәм абыйларым гомеребезне хәрби эшкә багышладык. Әлеге вакытта улым белән оныгым махсус хәрби операциядә катнаша. Шуңа күрә әлеге күргәзмә миңа якыннан таныш», – диде ул.
Район хакимияте башлыгы Ришат Мансуров Чишмә геройлары катнашлыгында да шундый фотокүргәзмә үткәрергә кирәк, дип тәкъдим итте.
– Бу күргәзмә – гади экспозиция генә түгел. Ул ике чор арасындагы тере параллель, аларны бер нәрсә: ир-егетләрнең бәяләп бетергесез батырлыгы берләштерә. Кыю ирләребез ул чорда, 40-нчы елларда һәм безнең көннәрдә, үз йортларын, балаларын һәм Ватаннрын саклап калу өчен кулына корал ала. Күпме гаиләләр үз геройла-рын озатты инде... Әтиләренең кайтуын күпме бала көтә... Болар барысы да – безнең хакка. Баш өстебездә һәрвакыт тыныч күк йөзе булсын өчен эшләнә, – дип ассызыклады хакимият башлыгы Ришат Мансуров.
Музей директоры Радик Әхмәдиев акциядә катнашучыларга заманча сәнгать белән кызыксынулары өчен рәхмәт белдерде. Фотокүргәзмә геройлар турындагы истәлекләрне саклый, бу аларның батырлыгын фотографияләр аша күрсәтүнең мөһим ысулы, дип билгеләп үтте. Ул ассызыклаганча, мондый проектлар ватанпәрвәрлекне һәм илебезне саклаучыларга карата хөрмәтне ныгытырга ярдәм итә.
Чара программасы музей буйлап мавыктыргыч экскурсия белән тәмамланды, кунаклар төрле тарихи чорларны чагылдырган экспозицияләр белән таныштылар. Махсус хәрби операция темасына багышланган зал аеруча истә калырлык булды. Анда сугыш кырларыннан китерелгән сирәк экспонатлар тәкъдим ителгән. Бу зал көчле хис-кичерешләр уятты, чөнки мондагы һәр әйбер махсус хәрби операциядә катнашучыларның батырлыгын искә төшерә, тынычлыкка һәм җиңүгә өметне символлаштыра.
Музей хезмәткәрләре «Аталар һәм балалар: Бөек Ватан сугышы һәм махсус хәрби операция» фотокүргәзмәсенең тагын бер ай эшләячәген билгеләп үттеләр. Бу мөһим вакыйганы районда яшәүче һәркем күрергә тиеш! Чөнки әлеге күргәзмәгә килүчеләр фотосурәтләрне үз күзләре белән күрә, үткән заманнарда иминлегебез өчен көрәшкән һәм хәзерге вакытта илебезне саклаган яугирләрнең бәяләп бетергесез батырлыгын тоя алачак.