Чишмә районы башлыгы Ришат Мансуров агымдагы елның язында ук «Кече Ватан – Рәсәй көче» Бөтенрәсәй муниципаль форум барышында Мәскәүнең «Эко Ривьера» җәмгыяте («Таврос» компанияләр төркеме) белән килешү төзеп, әлеге күләмле проектны гамәлгә ашыруга нигез салды. Һәм менә берничә айдан соң «Агроавыл» проекты тиз темплар белән тормышка ашырыла башлады.
Шушы көннәрдә район башлыгы Ришат Мансуров БР авыл хуҗалыгы министрының беренче урынбасары Рамил Нуриәхмәтов бе-лән бергә төзелеш барышын тикшерде.
Нәрсә соң ул «Агроавыл»?
Бу авыл биләмәсенең яңа форматы, анда агросәнәгать тармагы хезмәткәрләренә һөнәри үсеш һәм уңайлы тормыш өчен барлык шартлар тудырылачак.
Проект торак салуны гы-на түгел, ә барлык кирәкле инфраструктура: юллар, газ һәм электр белән тәэмин итү челтәрләре, шулай ук социаль объектлар булдыруны да күз уңында тота.
«Эко Ривьера» җәмгыяте белән килешү буенча Ярми авылы янында «Таврос» компаниясе хезмәткәрләре өчен гомуми мәйданы 72 квадрат метр булган йөз шәхси торак йорт төзеләчәк.
– Бу Рәсәй Федерациясе Авыл хуҗалыгы министрлыгы карамагындагы зур федераль проект. «Таврос» компаниясе әлеге проектны ике ел дәвамында гамәлгә ашыра, тиешле финанслау ала һәм подрядчылар инде эшкә кереште, – дип хәбәр итте Ришат Мансуров.
Ул ассызыклаганча, «Агроавыл» территориясендә мәктәп төзү планлаштырыла, хәзер бу мәсьәлә буенча актив сөйләшүләр алып барыла.
Әлеге проект «Башкортстан Республикасы авыл территорияләрен комплекслы үстерү» дәүләт программасы ярдәмендә гамәлгә ашырыла башлады. Агропредприятие проектны финанслауга 311 млн сум бирәчәк, ә калган 600 миллионнан артык акча федераль, төбәк һәм район бюджетларыннан субсидия рәвешендә биреләчәк. Муниципаль контракт нигезендәге төзелешне 2026 елда тәмамлау планлаштырыла.
– Безнең аграрчыларга кыска вакыт эчендә уңайлы торак төзелер дип уйлыйм. Бу вакыйгага шатбыз, барлык проектларны гамәлгә ашыру өстендә эшлибез һәм, әлбәттә, агросәнәгать комплексында хезмәт куючы яшь гаиләләр уңайлы торак алсын өчен төзелешнең тәмамлануын өметләнеп көтәбез, – диде район башлыгы.
Ришат Мансуров Рәсәй Федерациясе Хөкүмәтенә, РФ һәм БР Авыл хуҗалыгы министрлыгына хезмәттәшлек һәм ярдәм күрсәтүләре өчен аерым рәхмәт белдерде.