Районда, бөртеклеләрдән тыш, рапс һәм соя кебек мөһим культураларны да урып-җыю башланды. Шуның белән беррәттән җирне киләсе елга әзерләү – туңга сөрү һәм уҗым бодае чәчү буенча эшләр дәвам итә. Бу эштә «Башкир-Агроинвест» җәмгыяте алдынгы урыннарның берсен алып тора, биредә уҗым бодае 1800 гектарда чәчелгән.
Хуҗалыкта шулай ук шикәр чөгендере уңышын казып ала башлаганнар. Бу эш белән дүрт хуҗалык, шул исәптән бер фермер шөгыльләнә.
Бүгенге көнгә татлы тамырлар 600 гектарда казып алынган, уңыш һәр гектардан 400 центнер тәшкил итә. Иң күп уңыш «Башкир-Агроинвест» җәмгыятендә – һәр гектардан 580 центнер. 7 сентябрьгә Чишмә шикәр заводында 51000 тонна чөгендер эшкәртелгән.
Районда шулай ук кышкылыкка мал азыгы әзерләү дә актив бара. Хуҗалыкларда сенаж белән силоска кукуруз уру дәвам итә. Бүгенге көнгә 5110 тонна силос әзерләнгән.
Чишмә районы хуҗалыклары хезмәткәрләре, авырлыкларга карамастан, барлык эшләрне оешкан төстә алып баралар.