Авыл хуҗалыгы белгечләре семинарда югалтуларны киметү, сыйфатлы мал азыгы әзерләү һәм аны дөрес саклау турында фикер алыштылар. Семинарда катнашучылар билгеләп үтүенчә, үләннәрне чабып алу вакыты да мал азыгы сыйфатына зур йогынты ясый. Терлек азыгының сыйфатын күтәрүнең тагын бер ысулы – сенаж салганда биологик консервантлар куллану. Бу туклыклы матдәләр югалтуны киметә һәм азыкны сыйфатлырак итәргә мөмкинлек бирә. Игорь Кузнецов, мәсәлән, сыйфатлы мал азыгы әзерләү нечкәлекләре һәм перспективалы авыл хуҗалыгы культуралары турында сөйләде. Ул үзенең күпьеллык күзәтүләре һәм чит илләр тәҗрибәсе нәтиҗәләре белән уртаклашты.
Семинарда катнашучылар барлык төп эшләрнең гамәлдә оештырылун күрделәр – люцерна үстерүлүче «Нурис» җәмгыяте кырларында булдылар, авыл хуҗалыгы техникасының сенаж әзерләвен күзәттеләр. Бу аларга еш килеп туган сорауларга җавап табарга: үлән катнашмасын ничек сайларга, урып-җыюның иң кулай вакытын, мал азыгын чапканда, ваклаганда һәм сенажга салганда төп кагыйдәләрне һәм хаталарны ачыкларга, һәм инде заманча техника эше белән сокланырга мөмкинлек бирде.
Механизатор Икром Мәхмүдов та «Заманча машиналарда эшләү – үзе бер рәхәт», ди. Аның хезмәт стажы ерак 1996 елда башланган, ә «Нурис» предприятиесендә эшли башлавына биш ел булган.
Районның авыл хуҗалыгы идарәлеге начальнигы Эрнес Кәримов безнең ватандашларыбызның авыл хуҗалыгын үстерү мөмкинлеге әле тулысынча ачылмаган, дигән фикердә. Ул яшьләр тырыш хезмәт салган шәхси ярдәмче хуҗалыкларны үз күзе белән барып күрүе турында сөйләде. Киләчәктә аларның да шулай ук ныклы һәм зур хуҗалыкларга әверелүе ихтимал. Димәк, мондый семинарлар бер-берең белән тәҗрибә уртаклашу өчен кирәк.