Чишмэ
-16 °С
Болытлы
Бөек Җиңүгә - 80 ел
Барлык яңалыклар
Авыл хуҗалыгы
12 июнь , 14:00

Чәчү төгәлләнде, мал азыгы әзерләү дәвам итә

Безнең аграрчылар, яз иртә килүгә карамастан, заманча технологияләр кулланып, тупланган тәҗрибәләрен һәм югары оештыру күнекмәләрен эшкә җигеп, алларына куелган бурычларны уңышлы үтәделәр. Чишмә районы хакимияте башлыгының беренче урынбасары – авыл хуҗалыгы идарәлеге начальнигы Эрнес Кәримов 2025 елда бөртекле һәм кузаклы культуралар чәчүлекләре, уҗымнарны исәпкә алмаганда, 28 мең гектардан артык мәйдан тәшкил итүе турында сөйләде. Дәвамы сайтта

Чәчү төгәлләнде, мал азыгы әзерләү дәвам итә
Чәчү төгәлләнде, мал азыгы әзерләү дәвам итә

Кузаклы культуралар өчен бүленгән мәйданнар артты. Быел борчакны 3,6 мең гектарда чәчү планлаштырылган булса да, асылда ул 5 мең гектардан артык мәйданда чәчелде. Бу борчакның туфракны ярлыландырмавы, җирдә азот туплануга ярдәм итүе белән бәйле. Моннан тыш, әлеге культура терлекчелектә аксым чыганагы буларак кулланыла.

Быелгы авыл хуҗалыгы мизгелендә безнең районда көнбагыш мәйданнары 8 мең гектардан артык, чөгендер – 6,8 мең гектар, ә соя якынча 7 мең гектар тәшкил итә.

Яз кыр эшләрен уздыруга уңай йогынты ясады. Хуҗалыклар басуларны тырмалау эшләрен уңышлы башкарып чыктылар һәм агротехник срокларда чәчүгә керештеләр.

Чәчү кампаниясендә «Нерал-Чишмә» җәмгыяте хезмәткәрләре алдынгылар рәтендә булды, алар районда чәчүне беренчеләрдән булып тәмамлады. Фермер хуҗалыклар да чәчү эшләрен уңышлы төгәлләделәр. Бөртекле һәм кузаклы культуралар 4,5 мең гектардан артык, берьеллык үләннәр 200 гектарда, ә көнбагыш 2,1 мең гектарда чәчелде. Чәчү кампаниясендә яхшы нәтиҗәләр күрсәткән Д. С. Идиятуллин, И. Т. Әхмәтҗанов һәм Ф. З. Гыйлемханов крестьян-фермер хуҗалыклары аерылып тордылар. Быел дым каплату өчен язгы кыр эшләренә 97 агрегат, туфрак эшкәртүгә – 78, бөртекле культуралар чәчүгә 61 агрегат, шул исәптән 14 чәчү комплексы һәм сөрелгән җирләрне эшкәртү өчен 60 берәмлек техника җәлеп ителде.

Район аграрчылары ел башыннан 81 миллион сумлык авыл хуҗалыгы техникасы сатып алдылар.

Күпьеллык үләннәрне печәнгә һәм сенажга әзерләү чоры җитүгә районда терлекләр өчен ышанычлы азык базасы булдыру буенча мөһим эшләр башланды. Мал азыгы культуралары мәйданнары узган елгы дәрәҗәдә калды. Бу терлекләрне кирәкле күләмдә азык белән тәэмин итү өчен дә җитәрлек, дип билгеләп үттеләр авыл хуҗалыгы идарәлегендә.

Бу эштә алдынгылар рәтендә булган «Агро-Альянс» һәм «Нурис» җәмгыятьләре үлән чаба башладылар инде.

9 июньгә районда 1500 тонна сенаж әзерләнде, 250 гектарда күпьеллык үләннәр чабылды.

Бу юллар авторы «Агро-Альянс» җәмгыятенең баш агрономы Айрат Хәмит улы Нургалиев белән басу эшләре барышы турында сөйләшеп торды, ул

6 июньдә хуҗалыкта люцерна ала башлаулары турында хәбәр итте. Терлек азыгы яңа әзерләнә башлады, бу эш актив дәвам итә.

Механизаторлар яхшы нәтиҗәләр күрсәтәләр: Виктор Кузьмин «Джон-Дир» чапкычында, ә Динар Байков ургыч һәм җыйгыч белән комплектланган комбайнда хезмәт куя. Мал азыгы ташуда тәҗрибәле тракторчылар Сергей Волобуев, Дмитрий Карпов, Николай Колбин һәм Алексей Волобуев, шулай ук «КамАЗ» водителе Венер Хәйретдинов идарә иткән биш берәмлек техника эшли. Алар – үз эшен яхшы белгән чын һөнәр ияләре, гомуми эшкә керткән өлешләре бәяләп бетергесез, ди баш агроном Айрат Нургалиев.

Хуҗалыкта бар яклап тәртип: техника ышанычлы, сынатмый. Иң мөһиме, көннәр аяз торсын. «Вакытында чабып бетерәчәкбез, бар да яхшы булыр!» диләр механизаторлар.

Авыл эшчәннәренең хезмәте мал азыгы хәзерләү белән генә чикләнми. Басу-кырларда чәчүлекләрне корткычлардан эшкәртү чаралары да актив дәвам итә, бу агротехник эшнең мөһим өлеше булып тора.

Башкортстан авыл хуҗалыгы министрлыгы мәгълүматы буенча, 10 июньдә республиканың 28 районында терлек азыгы әзерләү кампаниясе башланган.

Аграрчылар сенаж һәм печән запасларын тулыландыра, 80 мең тоннадан артык сенаж һәм 3,8 мең тонна печән әзерләнгән дә инде. Республикада 2025 елда бер баш малга уртача 25,5 центнер тупас һәм сусыл азык җыеп алырга кирәк. Чагыштыру өчен, әлеге вакытта бер баш терлеккә нибары 0,37 центнер азык запасы бар, дип билгеләп үттеләр республика Авыл хуҗалыгы министрлыгы матбугат хезмәтендә.

Искәртеп узыйк, вице-премьер һәм Башкортстан Республикасы авыл хуҗалыгы министры Илшат Фәзрахманов аграрчыларны терлек азыгы әзерләү белән активрак шөгыльләнергә һәм бу эшне кичектермәскә өндәде. Әлегә республикада һава шартлары эшләрне нәтиҗәле алып барырга ярдәм итә, дип билгеләп үтте ул.

Автор: Дильбар Хамитова
Читайте нас