Флүр Хәмзинның эшкә килүенә нибары өченче сезон булса да, авыл хуҗалыгында эш тәҗрибәсе җитәрлек. Ул «Победа», Киров исемендәге колхозларда, «Калмаш» авыл хуҗалыгы кооперативында җитәкче урыннар биләгән, юл хуҗалыгында механик булып эшләгән, шикәр заводында цех начальнигы булган, ә хәзер – Чишмә элеваторы филиалында әйдәп баручы инженер-механик.
– Безнең эш – ашлык кабул итү, аны югалтуларсыз саклау һәм кулланучыга вакытында озату. Бар көчебезне куеп, күңелебезне салып уртак җиңү өчен эшлибез. Шуны әйтәсем килә: авыл хуҗалыгында эшләүчеләрнең барысы да – чын геройлар. Бу җиңел булмаган, ләкин бик мөһим һәм тормыш өчен кирәкле хезмәт, ул бөтен җәмгыятьнең иминлеген тәэмин итә. Илнең азык-төлек иминлеген дә нәкъ менә авыл хезмәтчәннәре тәэмин итә бит, – ди ул. Механизатор Марат Әсәдуллин да аның белән килешә.
– 15 ел эшләү дәверендә элеваторда күп үзгәрешләр булды. Яңа ашлык киптергечләр төзедек, даими яңарту һәм ремонт эшләре алып барыла. Бу илһамландыра һәм тагын да тырышыбрак эшләргә этәргеч бирә. Мин һәрвакыт фидакарь хезмәт һәм һөнәри үсеш яклы, техниканың яңаруы шатлыклы, ә тырышлыгың җитәкчелек тарафыннан югары бәяләнсә һәм хупланса аеруча күңелле, – дип билгеләп үтте Марат Фәнил улы.
– Коллектив дус булганда, эш уңышлы бара, – дип сүзгә кушылды Илдар Хөснетдинов.
Ул бу предприятиедә ун елдан артык машина йөртүче булып эшли.
– Әти-әнием гомер буе колхозда эшләделәр. Мин үзем җир эшен яратам, һәрвакыт авыл хуҗалыгына тартылдым. Язгы-җәйге чорда эш арта – биш-алты ай ялсыз эшлибез, тик, үз эшеңне яратсаң, авыр түгел. Басуларда эшләгәндә табигатьнең матурлыгы белән хозурланасың. Күңел сөенә. Мин монда үз урынымда, – дип нәтиҗә ясады Илдар Хөснетдинов.
Филиалның иң тәҗрибәле шоферларының берсе – Флүр Габбасов. Аның машина йөртү стажы 47 ел, шуның 13ен ул элеваторда эшли. Ә бит ул музыкант та була алыр иде.
– Әтием механизатор иде, ул миндә һәрвакыт музыкага сөю тәрбияләргә тырышты, – дип елмайды Флүр Вәгыйз улы. – Мин кыңгыраулы саратов гармунында уйнарга өйрәндем, сигез яшемдә шактый яхшы уйный белә идем инде. Хромкам да булды. Армиядә хезмәт иткәндә машина йөртә белүчеләргә җиңелрәк, дип әйтүләрен ишетеп, мәктәптән соң военкомат аша шоферлыкка укыдым, бүген безнең сугышчылар Рәсәй мәнфәгатьләрен яклаган урында хезмәт иттем. Зур ышаныч белән тизрәк җиңүне көтәбез. Монда, тылда, сугышчыларыбызга җиңелрәк булсын өчен барысын да эшлибез, – диде Флүр Вәгыйз улы.
Аның сүзләренә караганда, эш сыйфаты коллективтагы халәткә, җитәкчелекнең хезмәткәрләргә булган мөнәсәбәтенә бәйле. Биредә дә нәкъ шулай.
– Мин монда нәкъ менә шуңа күрә ун елдан артык эшлим, – дип сүзгә кушылды катнашазык җитештерүче 37 яшьлек Ринат Камалетдинов.
– Төрле урыннарда эшләгәнем булды, ләкин беркайда да үземне мондагы кебек уңайлы хис итмәдем. Хезмәт шартлары яхшы, хезмәттәшләр һәрвакыт ярдәм итәргә әзер. Яшьләрнең авылга кайтып, җирдә эшләүләрен телим, – диде ул.