13 яшемдә мин тәү тапкыр парашюттан сикердем, барлыгы 12 очыш ясадым. Ә 16 яшемдә Х-32 «Бекас» маркалы самолет штурвалы артына утырдым. Кызганычка каршы, ул вакытта очучылар әзерләү училищесына укырга кабул итмиләр иде, шуңа күрә Саратов хәрби училищесына (Рәсәй Федерациясе Милли гвардия гаскәрләренең Жуков орденлы Саратов хәрби институтына – ред. искәрмәсе) укырга кердем. Шул вакытта булачак тормыш иптәшем белән таныштым, ул мине, курсантны, чын күңелдән яратты, – дип елмайды сугышчы. – Юллама буенча Кавказга эләктем. Дагыстанда, Ингушетиядә һәм Чечняда хәрби бурычымны үтәдем, ә 2018 елда Сүрия Гарәп Республикасына җибәрделәр. Ике елдан соң янәдән Кавказга, ә 2022 елның февраль башында Кырымга командировкага киттем. Махсус хәрби операция башланган тәүге көннәрдән разведка бүлекчәсендә Рәсәй мәнфәгатьләрен якладым. Безнең подразделение сугышка яхшы әзерлекле иде, егетләр барыбыз да бердәм булдык.
Яугир очрашу барышында үзләре белән булган бер вакыйга турында сөйләп үтте. Разведчиклар төркеме Украина хәрбиләрен берничә тапкыр әсирлеккә алып кайткан. Бәрелешләр һәрвакыт җиңү белән тәмамланган. Дошман тылында да алышлар булган. Якташыбыз шуларның берсендә яраланган, снаряд кыйпылчыклары битенә, муенына, иңбашына һәм кулына эләккән.
– Бермәлгә аңымны югалттым. Водитель янында аңыма килдем һәм бинт алып, үземә беренче ярдәм күрсәттем. Бәхеткә, артериягә зыян килмәгән иде. Яраланган килеш төркемгә җитәкчелек иттем һәм аларны ут астыннан алып чыктым, – диде ул.
Соңыннан аны госпитальгә озаталар, тәнендә төрле зурлыктагы утыздан артык кыйпылчык булуы ачыклана.
– Мин каршы тордым, хезмәттәшләрем янына
кире кайтаруларын үтендем, чөнки эш тәмаманмаган иде бит әле. Ләкин мине беркем дә тыңламады, госпитальгә ятуымны таләп иттеләр һәм дәваланырга җибәрделәр. Шуны әйтергә телим, кайсы гына госпитальдә дәвалансам да, һәр җирдә югары квалификацияле һөнәр ияләре эшләвенә һәм яугирләр өчен уңайлы шартлар булдырылуына игътибар иттем. Безгә балалар куллары белән төшерелгән рәсемнәр бүләк иттеләр, яралы сугышчыларга чәй эчү өчен аерым бүлмәләр бар, анда якын-тирәдә яшәүче халык рәхмәт йөзеннән китергән кәнфит-печеньеләр салынган вазалар тора...
Яугир белән әңгәмә барышында ул тыл тарафыннан ярдәм күрсәтелүен ассызыклады һәм ярдәмнәре өчен барысына да рәхмәт белдерде.
– Без – Ватаныбызның лаеклы уллары, махсус хәрби операциядә Рәсәй мәнфәгатьләрен яклыйбыз. Мин гаиләм өчен тынычмын, тормыш иптәшем ышанычлы, балаларга лаеклы тәрбия бирә. Әнием алар белән бергә яши, туганым да аларга ярдәмгә килергә әзер. Һәркемнең шундый туганы булуын телим. Якыннарымны хөрмәт итәм һәм алар белән горурланам, – диде ул.