«Тирә-як мохит» номинациясендә җиңүче 4-нче сыйныф укучысы Арина Габидуллина, шулай ук призерлар – Эвелина Авдеева, Мирад Атнагулов, Данис Әхмәдиев, Азалина Әхмәтшина, Элира Баһавиева, Әскар Байков, Амалия Бәхтигәрәева, Әмир Вәлетдинов, Артем Габидуллин, Мәрьям һәм Рания Имельбаевалар, Әминә Кадыйрова, Кәрим Косимов, Артем Липатов, Аслан Нуриев, Радмир Урманов, Элиза Хәйбуллина һәм Руслан Шәмсетдинов әлеге белем бәйрәменең чын геройлары булдылар. Алар шул рәвешле тырышлык ярдәмендә уңышка ирешеп булуын исбатладылар.
Бүләкләү тантанасына Чишмә поселогы «Аленушка» балалар бакчасының «Колокольчики» төркеменә йөрүче Айлин Абшәрипова да чакырылды.
Аның тәрбиячесе Гүзәл Абдрахманова Айлинны тырыш, игелекле, һәр эшне җиренә җиткереп башкаручы, ярдәмчел, кызыксынучан һәм җаваплы кыз буларак югары бәяләде. Айлин Ирина Шевченконың рәсем сәнгате мәктәбендә шөгыльләнә, аның рәсемнәре ачык төсләргә бай булуы һәм үзен-чәлекле булуы белән игътибарны җәлеп итә.
Тантаналы чара барышында балалар дипломнар, медальләр һәм бүләкләр белән бергә Халыкара космик станция бортындагы космонавтлардан – кыю булулары һәм билгесезлеккә омтылышлары батырлыкларга һәм ачышларга илһамландыручы чын геройлардан хәер-фатихалар да алдылар.
Бүләкләнүчеләр арасында бертуганнар Арина белән Артем Габидуллиннар да бар иде. Аларның әнисе Зарина тәэссоратлары белән уртаклашты.
– Гагарин Кубогында катнашу балаларга фәннәрне тирәнрәк өйрәнергә булышлык итә. Без бу ярышларда беренче сыйныфтан башлап даими катнашабыз. Арина рус теле һәм математика буенча Бөтенрәсәй олимпиадасының муниципаль этабында өченче урын алды, шулай ук «Тирә-як мохит» фәне буенча Ю. Гагарин кубогына олимпиаданың республика этабында җиңү яулады, ул анда өченче ел рәттән призерлар арасында. Ул шулай ук Рәсәй Космонавтика федерациясенең «Юрий Алексеевич Гагарин» медале – мәктәп укучыларының иң югары наградасы белән бүләкләнде, – диде ул.
Җиденче сыйныф укучысы Артем да Гагарин Кубогына олимпиадаларда даими катнаша, төрле этапларда призер һәм җиңүче булган. Үткән елда биология буенча икенче урын яулаган, республика этабында математика һәм география буенча призлар алган, шулай ук Бөек Ватан сугышы тарихы буенча «Мин хәтерлим һәм горурланам» олимпиадасында җиңеп чыккан һәм призер булган. Быел Артем биология һәм география буенча янә призерлар исәбендә.