Чишмэ
-16 °С
Болытлы
Бөек Җиңүгә - 80 ел
Барлык яңалыклар
Авыл хуҗалыгы
2 июнь , 10:00

Коллективта һәр кеше кадерле

«Башкир-Агроинвест» җәмгыятендә чәчү кампаниясе тәмамланды. Шытымнар чыгуга чәчүлекләрне тәрбияләү буенча планлы чаралар башлана. Басулар сиптергечләр ярдәмендә эшкәртелә, чүп үләннәргә каршы көрәш бара. – Безнең хуҗалыкта төп культура – шикәр чөгендере, – диде рәт-рәт булып шытымнар күренгән басу янында предприятие агрономы Рушан Латыйпов. – Бу һәр хезмәткәр мөһим булган зур командабызның эш нәтиҗәсе. «КамАЗ» шоферлары барлык кирәк-яракларны басуларга ташый, механизаторлар чәчә, эшкәртә, ремонт цехы һәрвакыт әзер, эшнең ни дәрәҗәдә көйле баруы аларның һәркайсына бәйле. Безнең коллектив тату һәм бердәм. Биредә алты ел эшлим һәм һәркемнең эшен лаеклы бәяләргә өлгердем, – диде ул. ФОТОДА: Рәмит Ишмаев, Рушан Латыйпов, Салават Аллагулов. Дәвамы сайтта

Коллективта һәр кеше кадерле
Коллективта һәр кеше кадерле

Рушан Равил улы тормыш иптәше белән ике бала үстерә. Ул хатынына бик рәхмәтле, чөнки чәчү чорында йорттагы бар мәшәкать аның иңнәрендә, үзе исә басудан кайтып та керә алмый.

Механизатор Салават Аллагуловның да быел «Башкир-Агроинвест»та эшли башлавына ун ел булган. Ул техникага карата сакчыл мөнәсәбәттә, эшен зур җаваплылык белән башкара. Салават Салихҗан улы авыл хуҗалыгында мөһим эшләрнең берсе булган чәчүнең тәмамланып килүе турында сөйләде. Әлбәттә, эшләр арытаба да дәвам итәчәк, тәүге нәтиҗәләр күренә, шуңа күрә күңеле тыныч.

Аларның тату гаиләсендә өч бала үсә, бәләкәй уллары быел мәктәпне тәмамлый. Салават Салихҗан улы эштә дә, тормышта да җаваплы һәм төпле кеше.

Басудагы эшләр бер-берсенә бәйле. Андагы тагын бер мөһим звено – йөк транспортын йөртүче Рәмит Ишмаев.

Ул аралашучан кеше, үз эшенең барлык нечкәлекләре һәм үзенчәлекләре турында рәхәтләнеп сөйли ала.

Аның сүзләренә караганда, техника даими рәвештә яңартылып торса да, һәр яңалык – кайчандыр онытылган искелек. Ул яңа эш алымнарына бик теләп өйрәнә. Рәмит Рәдиф улы үз вакытында Башкорт аграр университетта ике белгечлек алуы турында сөйләде. Ул да «Башкир-Агроинвест»та унынчы ел эшли, быел 55 яшьлек юбилеен билгеләп үтәчәк.

1991 елда армиядән кайткач хезмәт юлымны үзебезнең районда башладым, – диде ул. – Без бит авыл малайлары, шуңа күрә җирдә эшләү күңелемә якын. Еллар узган саен кеше җиргә тартыла, диләр, шулайдыр күрәсең, – дип шаяртты Рәмит Ишмаев.

Алар тормыш иптәше белән ике ул тәрбияләп үстергәннәр, белем алырга ярдәм иткәннәр, хәзер инде балалары таралышып беткән. Бүгенге көндә икесе дә эшләп йөриләр.

Автор: Дильбар Хамитова
Читайте нас